Мәдәният тарихыннан

Мәдәният тарихыннан

Туган авыл, яшәү тамыры, тормыш башы, кендек каны тамган урын- кеше язмышының гомер итү дәвамында күңеле һәм йөрәгенә сеңеп, мәңге онытылмас эз калдырган иң изге, якты һәм газиз хәтирәләрнең берседер ул. Нинди генә язмыш кичерсә дә, үткәненә ләгънәт укыса да, балачак елларын ачлы-туклы уздырса да, туган җиренең җылы кояшын, назлы җилен, тузанлы юлларын, көтүле болынлыкларын, салкын агач мәктәпләрен, киң басу кырларын сагынып искә алмыйча калмыйдыр. Яшь чактагы уен-көлкеле мизгелләр, гаилә корып күңелле мәшәкатьләр белән балалар үстерү, алны-ялны белми колхоз эшләре белән чабу –болар барысы да күпмедер вакытка үзеңнең кем икәнеңне, кайдан икәнеңне, бу дөньяга нигә килгәнеңне оныттырып тора. Еллар үтеп, эшләгән эшләреңнең нәтиҗәсен күреп, гомер йомгагыңны чорнап куйганда, артка әйләнеп карарга да вакыт табасың. Еллар, юллар... . Ә анда...

Авыл тормышы һәм күмәкләшү зарурлыгы.

Авыл кешесенең яшәү чыганагы-җир. Ә җир кешесе (крестьян) –ул, нигездә, игенче һәм терлекче һөнәрләренә ия булган кеше. Яшәү өчен, тормыш итәр өчен үзе тапкан продукция белән көн итә торган халык катламы ул. Авыл кешесе игенче һәм терлекче һөнәрләрен генә түгел, тракторчы, комбайнчы, шофер, агроном, зоотехник, мал докторы, төзүче, сатучы, бухгалтер, эретеп ябыштыручы, слесарь, агач остасы, экспедитор, йөк төяүче һәм башка бик күп һөнәрләрне дә белергә тиеш. Шуларны белмәсәң, яисә эшли алмасаң, авыл тормышын алып барып булмый, эшләгән эшеңнең дә нәтиҗәсе түбән була.

Күмәк хуҗалыклар (колхозлар) төзелгәнче авылларда аерым хуҗалыклар хөкем сөрә. Һәрбер авыл гаиләсенең үзенең 7 га дан 10 га га кадәр имана җире (пай) була. Крестьян имана җирләрен үз мөмкинлекләреннән, хәленнән чыгып эшкәрткән, чәчкән, урган. Ә инде мондый мөмкинлекләре булмаса, арендага биреп торган. Ә хәллерәкләре, киресенчә, җир эшкәртү өчен батраклар яллаганнар, кул көчен арттырып, керемнәрен баетканнар. Батрак яллаган крестьян кешесенең кул көче арту сәбәпле, җирләре дә зурайган, уңышы да арткан. Ә җирсез калган крестьян үзенең имана җирен саклап калыр өчен, гаиләсен, туендырыр өчен , ялланып көн итәргә мәҗбүр булган. Билгеле, үңышы мул булган гаиләнең хуҗалыгы да баерак, гаиләсе дә туграк, мал-мөлкәте дә күбрәк була. Озакламый, уңыш яхшы керү нәтиҗәсендә, бу тырыш крестьян, әкренләп кенә техника булдырган, чәчү орлыкларын яхшырткан, тегермән корган. Шундый тырышлыгы нәтиҗәсендә бу авыл агае, чын мәгнәсендә бәйсез хуҗа булып киткән. Ләкин, илдә тарихи үзгәрешләр башлану сәбәпле, бу аерым хуҗалыкларны кулак дип йөртә башлыйлар. Рус теленнән кергән бу “йодрык” сүзе гаиләсе белән очын-очка ялгап тормыш алып барган крестьянга бик усал, явыз, саран, талап көн итүче авыл бае итеп күренгән. Тора-бара бу күренешләр ике янәшә яшәүче крестьян арасында фетнәләр дә тудырган. Моңа мисалларны без тарих китапларында да, бик күп әдәби әсәрләрдә дә күрә алабыз. И.Газиның “Онытылмас еллар” трилогиясе, М.Хәсәновнвң “Язгы аҗаган” романы, Т.Гыйззәтнең “Чаткылыр” драмасы һәм башка бик күп әсәрләрдән мисал китереп булыр иде. Мисал өчен, “Чаткылар” драмасына күз салыйк. Авылның хәлле крестьяны Сабир үз җирләрен киңәйтеп, эшкәртеп, мул уңыш җыюны максат итеп куя, тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып тора. Хәтта хуторга да ия булырга уйлый. Авыл хуҗалыгы министры П.Столыпинның чыгарган законыныа нигезләнеп эш итмәкче була ул. Әсәрдәге Рамайлар, Мочтаклар, тимерче Гаязлар үз көчләрен ялланып хезмәт итүгә сарыф итәләр, акча сорап Сабир янына киләләр. Ләкин эшләгән хезмәтләре өчен әзсенеп, Сабирның әнисе Фәрханәдән акча яулыйлар. Ә Фәрханә болай дип җавап кайтара:

-Ике тырма, бер көрәкне сындыргансыз, эшегез начар,-ди. Ашаган өчен дә акча басып кала. Билгеле, кеше малын кадерли белмәгән, үземнеке түгел, кешенеке жәл түгел, дип көн күргән Рамайларга бу ошамый. Алар тавыш күтәрәләр, үзләренә эш биргән, тамак туендырган Сабир кебекләрне имансызлар дип сүгә башлыйлар. Мондый хәлләр авыл җирләрендә бик еш күзәтелә ул елларда. В.И. Ленинның да кулакларга каршы кискен бәяләмәсе дөнья күрә: «Кулаки самые зверские, самые грубые, самые дикие эксплуататоры. Эти кровопийцы нажились на народной нужде во время войны (сугышны кулаклар башлый мени?) Эти пауки жирели на счет разоренных войною крестьян, на счет голодных рабочих. Эти пиявки пили кровь трудящихся, богатея тем больше, чем больше голодал рабочий в городах и на фабриках. Эти вампиры подбирали и подбирают в свои руки помещичьи земли, они снова и снова кабалят бедных крестьян. (В.И.Ленинның ХХIII томы, 206, 207 нче битләр)

Ни өчен 1927-30 нчы елларда яңа 20-30 йортлы авыллар төзелә башлый соң? Бу еллар күмәк хуҗалыкка күчү еллары. 1930 нчы елның ахырларына 50% крестьян хуҗалыгы колхозларга кушыла. Бу акрын барган үзгәрешләр, колхозларның бик авырлык белән төзелүе Сталин өчен дә үлем (проваливать) белән бер була. Ләкин Сталин сәясәте белән килешмәүче, кулакларның эш-гамәлләрен яклаучылар да булмый калмый.

Шулардан без Н.И. Бухарин, А.И.Рыков, Г.Е.Зиновьев һәм башкаларны атап үтәр идек.

Зур авыллардагы хуҗалыклар колхозларга керәм дип, дәррәү тормый, үзенең аерым җыйган азмы-күпме малын да илтеп тапшырмый. Ярлылар да шикләнеп карый, курку кебек хисләр дә читләп үтми аларны. Җитмәсә, эш кораллары юк, булганы да эшкә ярамый, кырлар чәчелми кала, мал-туар юк. Бу хәлләр, билгеле, илне баетмый, дәрәҗәсен күтәрми. Сталинның яңа политикасы (ВКП(Б) ҮК, нигезендә зур авыллар җирлегенә кечкенә авыллар торгызу көн үзәгенә куела. Яңа хәйләкәр сәясәт дулкынында кайбер хуҗалыклар төзелеп килүче кечкенә авылларга килеп утыра башлый. Аларны, беренчедән, иркенлек кызыксындырса, икенчедән, хөкүмәтнең имана җир биреп ярдәм күрсәтүе кызыктыра. Шулай итеп, зур авыллар тирәсендә кечкенәкечкенә авыллар үсеп чыга башлый. Мисал өчен Чистай районының Яүширмә авылын алыйк. Колхозлашуга кадәр бу авылның 12000 га дан артык мәйданы була. 1928 нче елда Яүширмәдән аерылып өч авыл “Мәдәният”, Кызыл Коллектив”,

“Кызыл Сукачы” авыллары, соңрак “Александровка”, “Наратлы” кебек кечкенә авыллар барлыкка килә. Шул сәясәт нигезендә Яүширмә җирлегендә алты колхоз төзелә. Яүширмә авылы үзе дә икегә бүленә. Аның сул ягы (Көнбатыш) “Андреев”исемле колхоз, ә уң ягы (Көнчыгыш) “Мололтов” исеме астында күмәк хуҗалык булып яши башлый. Бу аңлашыла да, чөнки мондый кечкенә авылларны күпләп аякка бастыру, беренче чиратта, колхозлаштыруны күз алдында тота. Икенчедән, җирдән файда алу бик нәтиҗәле була. Өченчедән, дәүләт тә ярдәмне аерым хуҗалыкларга түгел, күмәк хуҗалыкларга бирә. Дүртенчедән, иң әһәмиятлесе, дәүләт икмәкне кулактан түгел, йөкләмә биреп колхоздан ала. Шулай итеп авылга хөкүмәт баш булып куя. (Устав буенча колхозчылар). Шулай да сорау туа: кирәк булдымы икән колхозлар төзү ул чорларда? Әлбәттә, кирәк булган дип уйлыйбыз.

СССР да колхозлар төзү елларында (1927-1930 еллар) игенчелектә дә, терлекчелектә дә продуция алу кими.

Сталин бу хәлне колхозлашу чорында кулакларның да, урта хәлле крестянның да терлекләрен суюы, игенчелектә түбән хезмәт күрсәтелүе, икмәкләрне яшерү кебек күренешләрне сәбәп итеп ала. Җитмәсә, бу елларда икмәк җитештерүчеләр, күпләп мал асраучылар кулаклар исеме алып авыллардан куылган иде. Шуннан соңгы канлы бәрелешләрне, сәнәк сугышларын, баш күтәрүләр, үтерешләрне барыбыз да белә. Ә дошманнар булып кулак һәм кулак яклылар саналды. Хәтта Ленин да бит аларны “канечкечләр” дип атады. Моның, әлбәттә, үз сәбәпләре бар иде. Ленин революция ясарга әзерләнә. Кулаклар кулындагы мал-мөлкәтне, җирне бары тик шул үзгәрешләр генә уртак хуҗалыкка әйләндерә ала. Ленин да, Сталин да крестьяннарны аларга каршы баш күтәререгә һәм көрәшкә өндәде. Ә бу, баерак күршеңенең, авылдашыңның тырышып җыйган мал-мөлкәтен, байлыгын тартып алырга бер этәргеч бирде. (1918 елгы ярлылар комитеты). Сүз уңаеннан, бүгенге көндәге авыллардагы хәлләрнең торышын язып үтү дә, бәлки, урынлы булыр. Ил җитәкчеләренең “җиңел” кулы белән чәчәк аткан колхозларны банкротлыкка чыгаруны, (“раскулачивать итү”ләрне )безнең буында күреп калды. Колхозчыларның тир түгеп тапкан малларын, колхозларның 75 ел җыйган байлыкларын законсыз-нисез хәллерәк, дәрәҗәле кешеләр узара бүлешеп үзләренә үзләштерделәр. Базар системасына “йомшак” кына керәбез дип, халыкны каты итеп артларына утырттылар. Авылдагы “раскулачиваниянең” ничек барганын язучы Фоат Садриев “Авылдан хатлар” дигән китабында тәфсилләп язды. Бу әсәре өчен автор Тукай премиясенә дә лаек булды. Алтын таулар вәгъдә иткән “инвесторлар” колхозларга басып алучылар буларак килеп керделәр дә, аның җыйган байлыгын урлап, таратып, авыл халкын бер тырмасыз калдырдылар. Бүген дә, Ленин язганча, авылда өч катлам вәкиле барлыкка килде:

1.Кулаклар-фермерлар;

2.Урта хәллеләр- төрле эшмәкәрләр (кибет тотучы, гаилә фермасы, шофер единоличник һ.б.);

3.Бернинди эш коралы да, шөгыле дә булмаган ялланып эшләүчеләр, көнлекчеләр.

Мәдәният авылы тарихыннан. Авылның (колхозның) матди байлыгы. Камалов Шәүкәт Шәрип улы.

Чистай районына кергән Мәдәният авылы сугышка кадәр унике ел яшәп килә. Шул вакыт эчендә колхозда сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары, атлар араны, ындыр табагы төзелә. Кибет, тимерче өе (алачагы), мунча салына, ике силос базы, ике бәрәңге подвалы, икмәк склады аякка бастырыла. Инеш аша олы юлга (Юанай авылы) чыгу өчен күпер салына. Миңа җиде-сигез яшьләр булгандыр (1944 ел) әле дә хәтерлим, күпер биек, ян-яклары тимер юл күпере кебек тоткан иде. Ләкин су ташуы башлангач күперне сүткәннәрен дә хәтерлим. Ләкин аны баребер саклап кала алмадылар, агып китте. Бу күпер урынына яңа күпер салынмады. Шуңа күрә машиналар Мәдәният авылы аша йөриләр иде. Авыл малайлары кызык табып машина юлына такталарга кадаклар кадаклап куя идек. Кадаклар авыштырып кагыла. Кайсы яктан килсә дә, кадак машиналарның резинасын тишә. Андый хәлләр бик еш кабатлана иде. Бүген шуларны уйлыйм да, зыян күрүче шоферларны күз алдыма китерәм, алардан бүген гафу сорыйсым килә. Күз алдына китерүе дә авыр: шоферга балонын сүтеп, камерасын ямау өчен Чистайга хәтле барырга кирәк. Шулай да үзебезнең кыек эшләребез өчен кечкенә генә булса да җәзасын алдык. Чистайдан килгән шофер безне утыртып китте дә, Андреев авылына җиткәч куып төшерде. Унбишләп чакрым юлны йөгереп кайттык. Нигә мондый җәза бирелгәнен мин еллар узгач кына аңладым.

Мәдәният авылы биеклектә утырган. Тирәндә грунт суы. Су алыр өчен авыл халкы шунда бораулап сиртмәле кое ясаганнар. Маятник кебек ясалган кое суны 60 м тирәнлектән чыгара иде. Ул маятникны икешәр кеше хәрәкәткә китерә иде. Ындыр табагы -авылның югары очында (көньякта) иде. Анда ике ташлы тегермән, ике сугу машинасы (МКС-100, БДО маркалы) бөртек чистарткыч бар. Тегермәнне, сугу машинасын бик зур, бер пешкәкле чи нефть белән эшләүче двигатель хәрәкәткә китерә иде. Двигательне суыту өчен ике зур су чаннары тора иде. Ул чаннарның диаметры 2,5 м, ә биеклеге 2 м булып, андагы су двигатель аша чыгып 50-60 градуска кадәр җитә иде. Эш беткәч ындырдагы ир-ат халкы, көннәр буе тирләп-пешеп йөргән урам балалары шул җылы суда рәхәт күрә идек. Аның рәхәтлекләрен тел белән генә сөйләп бетерә торган түгел!

Авылның нәкъ уртасында зур клуб тора иде. Ләкин ул клубны ахырына кадәр төзеп бетерә алмаганнар, сугыш башланган. Шулай да бу клуб төзелешендә күп авылдашларымның өлеше бар. Ишеткәннәремнән чыгып шуны әйтәсем килә: башлап йөрүчеләр, төзүчеләр минем әтием Камалов Шәрифулла, туганнары Хатыйп, Хабиб, җизнәләре Мәхмүтов Исмәгыйль, Шәфиков Хатиплар булганнар. Ул елларда терлек фермаларында 30 баш сыер, бозаулар, 60 башлар чамасы (балалары белән бергә) дуңгыз, 300 баш сарык, бәрән, 700 баш тавык, 50 баш ат, тай бар иде. Хәтта атларны дизинфикцияләү өчен газ камералары да эшли торган иде. Авыл тирәсе рәшәткәләр белән тотылган, авыл башларында, тыкрыкларда капкалар (кыркапка) бар иде. Авылның түбән очында (төньякта) 1 га алма, 0,3 га чия, 0,4 га карлыган, 0,3 га яшелчә бакчалары сузылган иде. Бу җиләк- җимеш, яшелчә бакчаларының зур уңыш бирүенә, гөрләп чәчәк атуына авыл халкының бетмәс-төкәнмәс кул көче, хезмәте, тырышлыгы, фидакарьлеге кергән. Әни сөйли торган иде: “ Без яшь чакта (әнигә 18 яшь) алмагачлар корымасын дип инештән, 20 м тау астыннан язын, көзен 20 шәр көянтә (80 чиләк) су ташып сибә идек”. Ул вакытта авылда яшьләр дә бик күп булган. Күченеп утырган елларда 33 өйдә 90 кеше була. Аннан соңгы елларда 210 га җитә. 1941 гә кадәр.

Табигать белән авыл кешесе һәрвакыт гармониядә яшәгән. Олысы, кечесе күмәкләшеп инеш буйларына бер чакрымнан артык таллар, Яүширмә белән Мәдәният аралыгына посадка (кыр ышыклау өчен) агачлар утырткан. Акация агачларының орлыгын - “бояр кузагын” мин дә җыйганым бар әле. Чөнки аларны җыеп тапшыруны халыкка йөкләтәләр иде. Бу хезмәтләрне, әлбәттә, колхоз акчасына гына булдырып булмый. Зур өлешне хөкүмәт үзе кертә иде. Ләкин материалларны алып кайту, төзү эшләренең барысын да колхозчы үзе башкара. Эш хакы юк диярлек, булса да бик түбән. Колхозчы хезмәтенең бәясе хезмәт көне белән (трудодень) белән бәяләнә иде. 1960 нчы елларда гына колхозларда хезмәт өчен акча түләнә башланды.

Менә шулай итеп, көнне төнгә ялгап, ялсыз-нисез, акчасыз, бүләксез хезмәт күрсәткән авыл халкы 5-6 ел эчендә һәр яктан җитеш, матур, камил колхоз төзегән. Мәдәният дигән яңграшлы матур исеме дә җисеменә туры килгән.

Колхозның Ленинградта чыккан бер Фордзон Путиловец маркалы тракторы (15 ат көче, керосин белән эшли), жатка-самосброска, ургыч лобогрейка (маңгай җылыткыч), ике тагылма печән чабу машинасы (косилка), бер чәчкеч, печән җыю өчен аркылы ат тырмасы, тырмалар, сугу машиналары да бар иде. Лобогрейканы күп кеше белми дәдер әле. Ул ургычны ике ат тарта, канатлар игенне егып плотформага (сәкегә) сала, төшерү кул (сәнәк) белән. Бу бик күп хезмәт, кул көче сорый торган эш. Менә шуның өчен аны “лобогрейка” дип атаганнар да инде. Хуҗалыкта Америка хәтле Америкадан кайткан бәрәңге алу (казу өчен) машинасы да бар иде. Сугыш башлангач, шул Фордзон тракторы 1943 нче елның язына кадәр тик торды. Чөнки тракторга утырырдай ир-егетләр барысы да фронтта иде. 1943 нче елның февралендә авыр яраланып, бер күзен югалткан Сираҗетдинов Нуретдин фронттан кайтты. Авылның бу көчле техникасына ул хуҗа булды. Тракторга ике ат сабаны тагып җир дә сукалады, печән җыю вакытларында икешәр косилка тагып печән дә җыйды ул. Без, фронтовик балаларына эш җитәрлек иде колхозда. Чөнки син кеченә дип, кызганып өйдә калдырмыйлар иде ул вакытта. Ат бышыннан тоту, печән тырмалау, печәнне сәнәккә кую кебек хәлдән килгән эшләрне безгә дә кушалалар иде олылар. Авыл малаен нәрсә кызыксындыра инде авылда тәгәрәп үскәч. Билгеле, ат һәм трактор. Шуңа күрә олылар сукадан кайтканда ат сорап йөдәтә идек. Ә ул эш атларын бик куарга ярамый, шуңа күрә, бераз уйнарга, йөгереп алырга шулай да, рөхсәт бирәләр иде. Ә менә трактор! Ул безгә тәтеми иде инде. Эх, ул тракторга кызыгып йөргән малай чаклар! Нуретдин абый шул зур бәдәнле Фордзон тракторында без малай-шалайны кызыктырып тизлеген арттырып безнең белән ярыша иде. Без дә трактор артыннан калмаска теләп авыл, кыр буенча йөгерә идек. Ул вакытта Нуретдин абыйга бары 36 гына яшь булган.