Мәдәният авылы тарихыннан


Мәдәният авылының колхоз тормышы. (Сугыш чоры)

Камалов Шәүкәт Шәрип улы.

Колхозчының кулында эш коралы булмаса, эш алга бармый. Шуңа күрә ул арбасын да, чанасын да, көлтә ташу өчен ридуанын да, тирес түгү өчен ике тәгәрмәчле үзбушаткыч арба-кутамачын да, бричке, үлчәүләр, кулёвозка(бочкалар йөртү өчен), башка коралларын да булдырган. Амбар янында орлык әзерләү өчен кул сортировкасы да бар иде. Орлык әзерләгән вакытларда төнлә мин амбар янында каравылда торганымны да хәтерлим. Караңгы төннең шомлы тынычлыгында мин куркудан сортировка мөшкесенә ятып, башны күтәрергә дә куркып ята торган идем, йокыга киткән чаклар да күп булды. 9-10 яшьлек малай чак бит. Эх, төнлә яныма я әни , я апам килеп китсәләр, төн буе куркып чыкмас идем. Килүче булмады шул.

Ул елларны авыл кырларында шалкан, киндыраш кебек культуралы үсемлекләр дә чәчәләр иде. Шалканны да чәчтеләр, яфрагы ашка тәмле иде. Ә менә киндырашны сүс (пәҗи) өчен 2 шәр га үстерәләр иде. Бу үсемлекнең буе 2-2,5м булып, башагы (орлыгы) 20 см. була торган иде. Безнең ише ачлы-туклы авыл баласына аннан да тәмле, майлы ризык юк кебек иде. Без малай-шалайга ияреп киндыраш орлыгы ашарга кыз-күлән дә бара иде. Каравылчы сизсә, кыр буйлап куа иде инде. Ләкин тотып кара без ялан тәпиле җитез малайларны! Башларыбызны сак кына күтәреп, кыргый мауглилар кебек, каравылчыны күзәтеп, башлаган сәяхәтебезне дәвам итә идек. Хатын-кызлар көлтә бәйләгәндә без дә әниләребезгә булыша идек. Безнең хезмәт: инештә көлтә бауларын юешләтеп менү. Нинди генә авыр эшләр булмасын, нинди генә шелтәләр эләкмәсен ул вакытларда, барысы да таң атканчы онытыла иде. Әмма дә ләкин кара сугышның ачлыгы, ялангачлыгы бәгырьләребезгә үтеп керде. Иске-москы киемнәрне аннна-моннан ямап, тегеп җәйне, кышны үткәрә идек. Җәен ярар, җылы кояш астында, челләләрдә, җылы яңгырларда ул кадәр үк әле үзеңнең шулкадәр ялангач икәнеңне сизмисең. Ә менә көзнең зәһәр җилләре, салкын карлы яңгырлары, кышның рәхимсез бураннары, чатнама суыклары синең кем икәнеңне кат-кат искә төшерә иде. Бик күп малайларныкы кебек минем дә тамагым юньләп икмәк күрмәде, артым җылы чалбар кимәде. Нинди чалбар! Шуңа охшаган бер кием булсын иде әле ичмаса! Ниндидер бер ни итәк, ни ыштан түгел киемне киеп ике ел Чистай белән Мәдәният арасын таптадым. Югыйсә, малайлыктан чыгып, үсмерлек чорына аяк басып килгән, Чистай шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумында белем өстәргә йөргән егет чак.

Мондый ачлыклардан коткаручы изге хайван, авыл җирләрендә ул вакытта сыер булгандыр. Чөнки хуҗалыгында сыеры булган кеше хәер сорап та, ризык сорап та чыгып китмәде. Мин бүгенге көндә әниемә мең кат рәхмәтле (Урыны оҗмахта булсын!). Нинди генә авыр шартлар булмасын, качып-почып елга-чокырлардан печән күтәреп ташу, печән чабу, киптерү, кышкыга әзерләп кую - боларның барысына да әни ничек өлгергәндер, ләкин без ипен ашамасак та сөтен эчтек. Законнары да колхозчы яклы түгел иде бит аның. Шул бер көлтә печән күтәреп кайтканыңны күрсәләр, төрмәгә үк утыртып куялар иде. Ә инде “Уфалла” арбасындагы печәнең белән тотылсаң, кайбер колхоз рәисләре арбасына ут та төртүдән чирканмыйлар иде. Мондый усал законнар 1985 нче елларга кадәр дәвам итте әле.

“Уфалла” арба-чанасын күп тартып йөрергә туры килде миңа. Ни әйтсәң дә, гаиләдә ир кеше мин идем бит. Апам өйдә кала, сеңелне карый. Сәгать 12 ләрдән соң әни мине ала да “”Кызыл сукачы” кырына печән урларга алып китә. Юллар инеш буйлап үткәнгә, боз өстеннән күренмичә, сиздермичә генә атлый идек. Бозның су чыккан урыннары да була. Менә шунда безнең киез итекләребез суланып, боз булып ката иде. Печән тартып тауны менгәндә нинди хәлләрдә калуыбызны без үзебе генә белә идек. Шуңа күрә таудан кире шуып төшмәс өчен, киез итекләребезне кулга тотып, оек өстеннән атлый идек. Безнең белән әнинең иптәше, Хатимә әби кызы, Вәлиуллина Халимә апа да бара иде. Сугыш Халимә апаны да тол иткән. Бер кызы Халидә 1941 нче елгы. Хәтимә әбинең ике кызы, Халисә белән Хадичә, тормышка да чыга алмадылар. Рәхимсез сугыш ир-егетләрне сугыш кырларына йолкып алды. Сугыш беткәнгә дә күпме еллар үтелгән. Никадәр ачы да, сагышлы да, сагындыргыч та үткән балачак, яшьлек һәм Мәдәният еллары.

Исемебез дә бит “Сугыш чоры балалары”. Г.Сафинның бер моңлы җыры исемә төшә дә, ерак үткәнемә алып кайта: Әнием иелгән, бөкрәйгән Тартадыр «уфалла» арбасын. Шул чаклар исемә төшә дә Кузгата йөрәгем ярасын.

“Уфалла” арба-чанасын гына түгел, язмыш, тормыш арбасын да җигелеп тарттык олылар белән ул елларда. Бүген менә артыма әйләнеп карыйм да, ул чорларның авырлыкларын онытып, бергә үскән якташларымны, егылып-егылып уйнаган авыл урамнарын, печән урлаганда бүредән курыккандай шүрләгән җитәкче абыйларны, арбаларны тартып менгәндә үрмәләп үткән инеш тауларын-барысын, барысын кире кайтарасым килә. Бүген менә язмышыма нәтиҗә ясагандай дусларымны, авылдашларымны, якташларымны барлап утырам. Кайда алар? Бармак белән санарлык кына калганнар ләбаса. Сугыш ветераннары түгел, сугыш чоры балалары да җир куенына кереп бетә язган икән инде. Уйлап карасаң, гомер бер китап битен ачып ябып куйган кебек кенә икән. Кичә генә булып үткәндәй ул вакыйгалар.

Сугыш! Котны алырлык, хәтерләрдә кара күләгәле, ямьсез һәм шомлы, усал һәм явыз, ач һәм ялангач, тол һәм ятим калдырган сугыш! Нәрсә алып килде ул безгә, нәрсәләргә өйрәтте ул безнең кебек әти назын күрмәгән малайларга? Күп нәрсәгә өйрәтте. Ялан аяк бозлы кардан печән урларга да, әниләребезгә ияреп кырда ашлык киптереп җыярга да , ачлыктан интеккәндә колхоз кырларында яшел борчак кузаклары урлап ашарга да, тормышка олылар күзлегеннән чыгып карарга да, ирләрчә чыдам һәм нык булырга да, ике кулны кесәгә тыгып, авызыбызга тәмәке төргән кәгазьләрне кабып, егетләрчә тәмәке тарта белергә дә - барысына да өйрәтте безне сугыш. Тәмәке тарту - авыл малайларының үзләренә күрә бер кыю адымы, “егетләрский” батырлыгы иде кебек. Уеннан башланган бу гадәтләр сабый балаларга үзенә күрә бер юаныч, уен, шөгыль булды күрәсең. Олырак агайлар да бер сүз әйтми иде, киресенчә, безнең тончыга-тончыга тәмәке суыруыбыздан шаркылдап көләләр иде әле. Бәлки алар шулай безнең дә авыр язмышыбызны бераз гына булса да тәмәке төтене белән капланыр дип уйлаганнардыр. Ә тәмәкене без, малайлар, үзебез таба идек. Елга буйларына төшеп кипкән үлән-яфракларын уып, төреп тартырга өйрәндек. Аннан, өй бүрәнәләре арасындагы мүкне дә яндырып карадык. Чын тәмәкене без колхоз идарәсе буенда таптык. Тәмәке төпчекләре! Вәт ичмаса ул шәп тәмәке иде! Борынны кытыклый, тамак төпләрен кырып ала, ашыйсы килүләр онытыла. Бер өйрәнгәч тәмәкене тартасы гына килә икән. Тавык йомыркаларына кибетче Хафиз бабайдан тәмәке алыштырып ала торган идем. Бер йомырка-дүрт сигара. Тора-бара тәмәке үстерегә дә өйрәндек. Бу шөгыльне апам башлап йөри иде. Ни өчен дисәң, дуңгыз көтүе көткәндә иркенлек, кеше күрми, ялгыз көн үтми, йортта шелтәләрдәй кеше әни тартканны белә, ир заты юк. Башкаларның әтиләре, олы абыйлары контрольдә тота. Миңа иптәшләр Фәхретдинов Илдус һәм Шәмсетдинов Тәлгать иделәр. Ә менә Яүширмә мәктәбенә укырга йөри башлагач тәмәке бәйрәмнәре бетте. Мәктәпкә килеп керүгә кесәләрнең эчен тышка чыгарып актаралар иде.

Шулай итеп тәмәкене кесәгә тыгып йөрү кыенлашты. Ә менә папирос җайлы нәрсә булып чыкты. Аның исе дә килми, кесәдә йөртергә дә җайлы. Ләкин кыйммәт. Аның да җаен таптык. Ул елларны Яүширмәдә шомран (йомран) тиресе җыя башлаганнар иде. Бер тире 50 тиен тора. Ә бер кап “Ракета” папиросы 47 тиен, “Спорт” папиросы 89 тиен тора. Әче “Прибой” белән йомшак төтенле “Норд” (“Север”) папирослары да бар иде. Шомран тиресенә “Ракета” папиросы ала идек. Ләкин аның шул ягы бар, бер кабызгач аны гел суырып торырга кирәк. Чөнки ул бик тиз сүнә. Ә кабызырга шырпы юк, чакма таш кына. Аның да көле коелса, кабызып булмый тагы. Күпме шомранның башына җиткәнбездер, белмим, ә менә күп тәмәке тарттык ул вакытларда. Юанай кырлары, болыннары шомраннарга бай иде. Без көрәкләр, чиләкләр күтәреп шомран ауларга китә идек. Беребез шомранның оясын саклый, беришеләребез елгага төшеп көтеп тора. Ничек кенә булмасын, максатыбызга ирешә идек. Бер кап “Спорт” папиросы алырлык ике шомран тиресен алып кайтып тапшыра идек тә, ике көнгә җитәрлек төтен рәхәте кичерә идек. Авыл башындагы сарайга яшергән папиросларыбызны мәктәптән чыгуга яңадан авызга ала идек. Ризык эләкмәгән аш казаннарыбызга үрмәләгән папирос төтененең тәме май булып ята иде дә, ач тамакларыбызны туедыра иде. 1947 елда акча алышынды. Товар бәяләре дә ун мәртәбәгә кимеде.

Колхозда эшләгән өчен хезмәт көннәре язылып бара иде. Ә ул көннәр өчен 50-100 гр. ипи (он, бөртек) бирелә. Шул 50 гр. икмәкне алу өчен авыл кешесе алны-ялны белми эшләде. Без, балаларга да шул граммнар өчен күп йөгерергә туры килде. Миңа да әни күп йомыш тапшыра иде: Яүширмә авыл Советына язулар тапшырырга, кирәкле язуларны алып кайтырга, төнлә амбар каравылларга, дуңгыз сакларга һәм башкалар. Әнинең сыер сауган вакытларын да хәтерлим әле. Миңа ул вакытларда биш яшь булгандыр. Әни көне буе эштә булганга күрә, күзәтеп, карап торучы да булмаган. Бервакыт әбигә үпкәләп әтинең әнисе янына кыш уртасында галоштан китеп барганмын. 400 метр ара. Һәм мин юлда барганда аякларымны туңдырганмын. Бәхеткә, аякларым туңып бетмәгән булган, кар белән угач җылынып исән калдылар. Шуннан соң әби бездән кызы Галиягә күченде. Бу-1941 елның декабре иде.

Яшелчә бакчалары колхозыбызның керем кертә торган икенче мәйданы иде. Анда да әни белән хезмәт күрсәтергә туры килде. Үзебезнеке булмагач, бер вакыт бүрек колагына кыстырып ике суган алдым. Ә авылда усаллыгы һәм явызлыгы белән дан казанган Фәтхетдиновлар, Җамалетдиновлар нәселе бар иде. Шул чагында Нурулла бабай малае Илһам очрап, бүреке колагындагы шул ике суганымны да алып калды. Ул көтеп торган, әтисе кушкан..

1944 нче ел көзе әни дуңгызлар фермасында эшли башлады. Кул арасына керерлек ир заты булганга, әни миңа да ышанып эш тапшыра иде. Минем өчен бу хезмәт бәйрәм иде. Ник дисәң, җәен, кышын дуңгызларга мин “хуҗа”, кырларга мин “хуҗа”. Ләкин дуңгыз дуңгыз инде ул, ни әйтсәң дә, дуңгызлыгын эшләми калмый. Җәй айларында дуңгызларны чирәмгә чыгара идем. Көтүче хәлен көтүче генә беләдер. Иртә таңнан күзләрне ера-ера дуңгызларны чирәмгә чыгарам. Кояш җылысына башны салып изрәп киткән чаклар да күп була иде. Дуңгыз заты шуны гына көтеп торган кебек, ач тамагын туендырыр өчен бәрәңге бакчаларына тарала, колгымда кемнеңдер: ”Шәүкәт, тор! Дуңгызларың бакчада”, -дигән тавышына сискәнеп күзем ачам да, бакча буена таралган дуңгызларны җыярга йөгерәм. Каян юлын тапканнар? 10-15 төп бәрәңгене казып та өлгергәннәр, юньсезләр. Мин кеше-фәлән күргәнче дип, җиргә таралган исән бәрәңгеләрне яңадан казып җир астына күмеп куям.

Кырлар ашлыктан бушагач, дуңгызларны калдык-постыклар белән тукланырга шунда алып чыгам. Кырда ялгызым, вакыт үтми. Туфракны өеп куям да мич ясыйм, учак ягып җибәрәм. Ике кесә тулы тәмәкене кырын ятып рәхәтләнеп төтәтәм. Күп иде тәмәкем ул вакытта. Чөнки әни белән апа мин, көтүче малайга, тәмәкене үзләре чәчеп, үстереп бирәләр иде. Бүгенге кебек атны үтерерлек никотин бар дип аңлатып та, куркытып та тормаганнар. Дуңгызыңны көтсәң, шул җиткән, иде. Ул тәмәкедән төтенгә тончыгып күпме бала үскәндер, ләкин, ходай рәхмәте, сугышта һәлак булган әтиләребезне алыштырырга кирәккәнбездер инде, исән үстек, сау булдык. Авыл агайлары да 9-10 яшьлек булуыбызга карамастан, тәмәке төпчекләрен биреп калдыралар иде. Тимерчегә эшкә йөрүче Галиулла абый безнең тыкрыктан эшкә йөри иде. Мин аның эшкә барганын көтеп торам да, тәмәке төпчеген тиз генә барып алам. каршысына елмаеп чыгып басам. Хәтерлим, бизгәк тоту чире белән авырый башладым бервакыт. Шул килеш вак йомышларны үтәргә дип авыл советына кәгазьләр итәргә Яүширмә авылына чыгып китә идем. Юлда хәл бетә, бизгәк башлана, җиргә ятып йокыга китәм. 1,5-2 сәгать йоклый идем. Сәгать 8 дә чыгып китеп, 11 гә барып җитә идем. Бу хәләтем еш кабатлангач, аякка басмагач, мине Чистай шәһәренең Урицкий урамындагы балалар хастаханәсенә илтеп куйдылар. Чистай малайлары белән дуслашып, тәмәке тартуымны дәвам иттем. Җиденче сыйныфта укыганда тәмәкене ташлап торырга туры килде. Өченче курста яңадан башладым. 1965 нче елларда тәмәкене ташладым. Грипп белән авырдым.