Муса Җәлил:Моабит дәфтәрләре (2 өлеш)

ХӨКЕМ АЛДЫННАН

Муса Җәлил
Тулы исеме Муса Мостафа улы Җәлил
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Совет берлеге каһарманы

ЧЕРЧЕТЛӘР ХАНЫ

(«Кылыч хан» трагедиясенә) Хөкем җитте, безне чыгардылар әм тезделәр бер буш урынга Кояш батты, ахры, теләмәде Бу хурлыкка шаһит булырга

Үлән юеш иде әллә чыктан,

Әллә җирнең зарлы яшеннән, Урман, таулар, күлләр... Бар да

куркып Томан арасына яшренгән.

Тышта салкын, бары аяк белән

Тойдым җирнең таныш җылысын. Җир йөрәкне минем җылытмакчы, Анам төсле өреп сулышын.

Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас, Синең өстә чакта аяклар. Аныц исме белән ачылган тел, Үлгәндә дә Аны кабатлар.

Менә алар, черчет хакимнәре, Кызыл күзле, юеш танаулы. Тик белсеннәр: алар түгел, ә без Гаепләүче бүген аларны.

Җиз балтасын җәллад кайраганда, Эт ләззәтен тоеп канында, Черчетләргә каршы соңгы сүзне Без әйтербез хөкем залында.

Килер ул көн, халык хөкем итәр, Карар булыр кискен һәм кыска. Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаепләү акты фашистка.


СӨЕКЛЕМӘ

Еллар буе, бәлки, хатым булмас, Хәбәр булмас минем турымда, Туфрак күмәр баскан эзләремне, Үлән үсәр киткән юлымда.

Төшләреңә, бәлки, кара киеп, Кайгы баскан килеш керермен. Еллар юар әзен йөрәгеңнән Сине соңгы үпкән көнемнең.

Беләм, сиңа чиксез авыр булыр, Ялыктырыр сине бу көтү. Кирәк төсле булыр күңелеңә «Ул юк» дигән уйны беркетү.

Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдән Кыйбат булган сөю хисеңнән Мәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә, Мин чыгармын синең исеңнән.

Аңла, бәгърем, менә шул вакытта, Шул вакытта күңлем кимсенер. Шунда гына үлем җиңсә җиңәр, Кайтыр юлым, бәлки, киселер.

Мин моңарчы синең көтү белән Көчле булдым сугыш кырында, Синең сөю, серле тылсым булып, Саклап килде йөргән юлымда.

Егылсам да, «җиңәм» дигән антым Хәтеремдә минем һәркайчан. Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит, Илгә җиңү алып кайтмасам.

Көрәш озак, юлы урау булыр, Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне! Уттан, судан исән алып кайтыр Мәхәббәтең сөйгән егетеңне.

ГӨЛ КАБЕРЕ

Өзелеп төште бер гөл сабагыннан Төньягыннан искән җил белән. Озакламый җилнең канатына Төялешеп карлар килделәр.

Мамык карлар гөлгә кәфен булды, Кабер булды бакча түтәле, Шунда үскән ялгыз бер ак каен Кабер ташы ролен үтәде.

Кар бураны яңа корбан эзләп Бөтерелә койма буенда. Гөл уянмас татлы йокы белән Изелеп йоклый җирнең куенында.

Тик яз килгәч, гөлнең каберенә Яңгыр явар, уйнар яшеннәр, һәм, түтәлне тутырып, таң алдыннан Чәчәк атар яңа яшь гөлләр.

Сулган гөл күк, мин дә кышны көтәм, Йоклар өчен ябынып юрганын. Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым.


АНА БӘЙРӘМЕ

— Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп, Сагыш белән кипкән анага: Кайда йөри минем улларым? Ана күңеле тели белергә: Кая илтә язмыш юлларын, Җиңүгәме әллә үлемгә?


Көньягыннан очып күгәрчен Кайтып керде ана йортына.

— Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең, Салма мине сагыш утына.

Сөйлә дөресен, кая зур улым? Дөньядамы бәгърем, күз нурым?

— Кайгы сиңа, ана, Кырымда Улың үлде сугыш кырында.

Катып калды ана, дәшмәде, Ярсып чыкты кайнар яшьләре. Кайгысыннан өлкән улының Көмеш төсле булды чәчләре.

— Өч улымны, очар кош итеп, Мин очырдым ерак далага. Әйтсәгезче, якын дус итеп, Кайгы белән сулган анага.

Кайталмады өйгә зур улым, Сугшып үлде бәгърем, күз нурым. Уртанчысы, бәлки, исәндер, Җил аңардан миңа исәдер?

Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә Нидер әйткән төсле кылынды.

— Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә Күрмәдеңме минем улымны?

— Кайгы сиңа, ана, уртанчы Улың үлде сугыш кырында. Соңгы йөрәк тибеше тынганчы Алмаз кылычы булды кулында.

Ауды ана, таеп һушыннан, Парчаланган йөрәк түзмәде. Елый-елый улы сагышыннан Сукырайды аның күзләре.

— Өч бадамдын очар кош итеп, Мин очырдым шомлы далага, Әйтегезче, зинһар, үз итеп, Хәсрәтеннән көйгән анага.

Ике улым үлде сугышта, Бер өмитем калды тормышта: Күрмәсәм дә бергә өчесен, Мин күрермен, бәлки, кечесен?

Никтер очмый күктә күгәрчен, Җил дә тынган, йоклый, күрәсең. Тик яңратып урман буйларын, Ишетелә быргы уйнавы.

Таң алдыннан ана уянды — Җир тетрәткән тояк тавышына. Тәрәзәгә килеп таянды, Чик-чама юк аның сагышына.

Шыңгырдатып тавышын даганың Бер ат килә, ярсый йөрәге. Ат өстендә улы ананың, Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.

Күкрәгендә медаль алтынлы, Кулларында җиңү байрагы. Каршы ала котлап батырны Таң нурлары, кошлар сайравы.

Күрмәсә дә, ана улкаен Күңеле белән сизеп таныды.

— Балам! — диеп, елап, ул аның Күкрәгенә килеп сарылды.—

Кайттыңмы, улым, алтыным! Куанычым минем, актыгым! Карт ананың көмеш чәченә Алтын яше тама батырның.

— Я, тынычлан, анам, борчылма, Сиңа улың — синең актыгың Алып кайтты алмаз кылычында Ил саулыгын, җиңү шатлыгын.

Абыйларым канлы сугышта Җиңү юлын сызып үлделәр. Гомерләрен соңгы сулышта Мәңге үлмәс данга төрделәр.

Калдырсам да күмеп еракта Абыйларның батыр гәүдәсен, Алып кайттым данлы байракта Каннарының алсу шәүләсен...

Ана алды алсу байракны, Күзен сөртте — күзе ачылды: Каршысында тора гайрәтле, Киң күкрәкле батыр лачыны.

— Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. Сез килегез, якын дус итеп, Күп кайгылар кичкән анага.

Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп, Мин өч лачын илгә үстердем. Батыр көрәп: җырын өйрәтеп, Кошларымны кырга очырдым.

Ике улым кире кайтмады, Кешнәп йөри кырда атлары, Мин аларга бирдем канымны, Алар аны ерак калдырды.

Изге Ватан өчен агызып, Җиңү таңын җиргә кабызып, Алып кайтты илгә ул таңны, Кече улым, батыр лачыным.

Ал медале аның путаллы, Куандырды анай карчыгын, һич үлмәгән төсле улларым, Өем тулы кызлар, егетләр, Туя алмыйм тыңлап җырларын, Минем балаларым кебекләр.

Бер кайгырсам, ике шатланам. Ь.әр тамчысы хәләл сөтемнең; Илдә мәңге үлмәс ат белән Үлә белгән уллар үстердем.

Сез килегез бу шат анага, Аның бүген туган бәйрәме. Агыла аңа картлар, балалар, Өе тулы чәчәк бәйләме.

Ил шатлыгы белән төзәлде Йөрәгенең авыр ярасы. Ил түрендә, гөлләр эчендә Өч батырның туган анасы.

ЮЛЛАР

Юллар, юллар! Мине, туган йорттан Аерып, ерак алып киттегез. Җитәр инде, озак кунак булдым, Хәзер кире өйгә илтегез.

Бик сагындым таныш кырларымны, Урманымны, күпер башымны, Бик сагындым мине өзелеп сөйгән Нечкә билем, кара кашымны.

Көн яңгырлы иде мин киткәндә, Карап калды боегып сердәшем, Юешләтте аның керфекләрен Яңгыр түгел, назлы күз яше.

Читен дә соң читкә киткән чакта, Ярты җаның калса өзелеп! Ярый әле, сөю белән бергә Бар йөрәктә корыч түземлек.

Юллар, юллар! Сез бит барыгыз да Менә шундый каты, аяусыз! Я, әйтегез, кемнәр үтте сездән, Салындыгыз башлап каян сез?

Минем кебек кайсы шашкын йөрәк Беренче кат шуннан атлады? Кемне шулай өмит, дәртләндереп, Еракларга илтеп ташлады?

Беләм, дәртләр ташый, безне шулай Яшьлек куша кыдырып йөрергә! Сезне, юллар, аяк әзе түгел, Йөрәк хисе салган бу җиргә.

Кая гына ләкин китсәк тә без, Сукбайлыкка яшьли салышып, Шул юллардан кире алып кайта Туган йортка йөрәк сагышы.

Юллар, юллар! Мине, илкәемнән Аерып, ерак алып киттегез. Яна дәртләр, яңа хисләр белән Сөйгәнемә кире илтегез.

КҮЛМӘК

Җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, Кулларында көмеш инәсе. Җырлар түгел, җилләр җитә алмас Ерак җирдә күлмәк иясе.

Кулы йөгрә ефәк сатин буйлап, Тирән сагыш уйчан йөзендә. Ефәк чигеш булып ятып кала Йөрәк сере инә эзендә.

Атлас белән кайый ул якасын, Ука белән тота җиң очын. Шул күлмәккә җыйнап биргән төсле Йөрәгенең бөтен җылысын.

Нәр чигештә күпме яшь тамчысы, Күпме сагыш һәрбер җөендә. Шул күлмәкме булмас яшь егетнең Йөрәк дусты йөргән җирендә!

Җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, Күлмәккәем дусын тапсын дип. Шул күлмәкне киеп, сөйгән егтем Сугышлардан җиңеп кайтсын дип.

Тагын бизәк... Аннан күлмәк әзер. Тик тагасы кала чукларын. Көлемсерәп Дилбәр карап тора Үз эшенә үзе сокланып.

Тәрәзәдән сузылып кояш карый, Күк күлмәктә алсу шәүләсе. Кояш булып, күлмәк үтәсеннән Күренә төсле егет гәүдәсе.

Ашыгып шунда берәү килеп керде, Хат тоттырды Дилбәр кулына. Хатта язган: «Егтең батырларча • Үлде, диеп, сугыш кырында».

Озак торды Дилбәр, сүзсез катып, Каны качты юка ирненнән. Тик күкрәге еш-еш күтәрелде, Күл тирбәнгән кебек җил белән.

— Юк, ышанмыйм... —диде,

тавшы чыкты

Калтыранып, авыр көрсенеп. Ике генә тамчы яшь чылатты Гөл чуклары төсле керфеген.

Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итеп Төрде дә ул зәңгәр күлмәкне, Китте ашгып почта бүлегенә,

— Алыгыз,— диде,— минем бүләкне!

— Ул бит үлгән.

Ничек илтик аңа?

— Сез илтегез, үлгән булса да! Кигерегез аңа бу күлмәкне, Тәнен туфрак күмгән булса да.

Ул терелер, кигәч бу күлмәкне, Йөрәк уты тагын кабыныр. Мин бит аны сөйдем чын күңелдән, Мин бит аны көттем сагынып...

Тыңладылар аны. Сөйгән кызның Сүзе чындыр кебек күренде. Һәм күлмәкне илтеп яшь егеткә Кигерделәр... Егет терелде.

Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә, Ул ашкынып көтә сөйгәнен. Егет кайта, йөзе кояш төсле, Ә өстендә зәңгәр күлмәге.

— Әкиятме бу?

— Әйе.

Тик әйт миңа, Йөрәгемнең назлы иркәсе, Син түгелме сөю нурың белән Кабызучы гомрем иртәсен?!

Азмы күрдем окоп алларымда Мин үлемнең кыргый биюен, Йөз үлемнән мине тартып алды Синең керсез, кайнар сөюең.

Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнән Терелеп бастым аякларыма. Яшең белән чиккән күлмәгеңне Киеп кайттым менә яныңа.

СОҢГЫ ҮПКӘ

Эчем тулы каргыш, үпкә белән Китәм инде җирнең өстеннән. Мескен әни мине юкка гына Күз нурларын түгеп үстергән.

Юкка гына күкрәк сөтен имзеп, Бишек җыры җырлап тирбәткән. Дөньясына нәфрәт, каргыш булып Чыкты ул җыр минем йөрәктән.

Әйтче, дөнья, синең газабыңа Түзмәдемме хәлем җиткәнче? Түзмәдемме... иксез-чиксез сабрым Яшем белән агып беткәнче?

Һ.әр хәшәрәт җирдә теләгәнчә Суда йөзде, суда җебенде. Ә мин менә соңгы сулышымда да Чылаталмыйм кипкән ирнемне!

Мин күрмәдем дуслык... дус урнына Богау кысты минем кулымнан. Кояш... ул да үләр минутымда Мәхрүм итте мине нурыннан.

Үләм, дидем, ярый, тик кайгырдым, Күреп үлсәмче, дип, кызымны! Анам кабре — туган туфрагыма Куеп үлсәмче, дип, йөземне!

Нигә миңа төрмә кабер булды, Ник кан юды йоклар урнымны? Җирне әллә артык сөйгән өчен, Җылысыннан мәхрүм булдыммы?

Дөнья, сине Ләйлә төсле күреп, Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым. Ә син минем керсез йөрәгемне Вәхши этләреңнән талаттың.

Аерып мине анам-Ватанымнан, Кай җирләргә китреп ташладың. Еласам да үксеп, үз илемнең Туфрагына таммый яшьләрем.

Туган илем, үксез улың булып, Үләм инде читтә тилмереп. Яшем барсын сиңа елга булып, Каным шытсын кызыл гөл булып.

ЯЗ ӨМӘСЕ

Без кояшка килдек өмәгә, Кардан-боздан җирне арчырга. Вакыт инде кышка үләргә, Яз батырга юлны ачырга.

Кыш кергәннән бирле капкадан, Җир җитәрлек күрде «явызлык». Багор белән ваклап, ваткалап, Җибәриек кышны агызып.

Елгаларны япты, бикләде, Дулкыннарны итте ирексез, Чишмәләрнең юлын чикләде, Болыннарны итте күрексез.

Ул киптерде нәфис гөлләрне, Бакчалардан куды кошларны, Сызганыек, дуслар, җиңнәрне, Ломга алыйк әрсез «дошман »ны.

Боз астыннан чыксын елгалар, Дулкынланып ташып аксыннар, Торкылдашып күктән торналар Көмеш күлгә кире кайтсыннар.

Җир тын алсын, кардан арынып, Баш калкытсын чирәм кырларда, Эшлик, дуслар, ярсып, кабынып, Көч һәм корал безнең кулларда.

Кояш кадый алтын сөңгесен, Җир дә туйган инде бураннан. Гөрләвекләр гөрләп йөгерсен, Себер әйдә кышны урамнан!

Кыш җиңелде. Ломны, көрәкне Иңгә салып, язгы үләннән Атлый-атлый дәртле, йөрәкле, Без кайтабыз җырлап өмәдән.

Җилбердәтеп җитен чәчләрен, Умырзая безгә елмая; Кар астыннан суза чәчәген Бүләк итеп безгә җир-ана.

ЯШЬ АНА

Авыл яна... шәфәкъ нуры булып, Уйный күктә янгын шәүләсе. Күмерләнгән өйнең тупсасында Аунап ята ана гәүдәсе.

Алты айлык бала елый-елый , Капшый аның сулган күкрәген! Ятып суыра, туктап карап тора, Үксеп уа аннан күзләрен.

Палач үзе кача көн[батышка], Өстерәлә ватык көймәсе. Куа аны арттан, ядрә булып, Ана каны, бала күз яше.

Күрше кызы Сәрвәр базда иде, Иштеп чыкты бала тавышын. Кинәт, куркып, сүзсез катып калды, Үлгән килеш күреп танышын.

Ул баланы алды кочагына, Яшен сөртте, үпте, юатты. Алып кайтты, җылы сөт эчерде, Кулларына алып уйнатты.

Ул сикертте аны тезләрендә, Ана дәрте анда кабынды. Бала көлде, аннан: «Әннә!» — диеп, Күкрәгенә аның сарылды.

ВӘХШӘТ

Алар... Алар җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар. Казыттылар чокыр, ә үзләре Читтән, көлеп, карап тордылар...

Ә аннан соң чокыр кырыена Тезделәр дә хәлсез халыкны, Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле Исрек майор өскә калыкты.

Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе Этә-төртә кургаш болытлар Иелделәр җиргә...

Юк, бу көнне, Бу көнне мин мәңге онытмам!

Үзем күрдем, үз күзләрем белән, Үкреп акты ничек елгалар; Балалар күк ничек үкси-үкси Яшен түкте ярсып җир-ана.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш, Болыт аша җиргә сузылып, Үксеп үпте үксез балаларын, Соңгы кабат кысып, суырып.


Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан Көзге урман шашып шаулады. Ишетелде калын бер имәннең Авыр сулап җиргә ауганы.

Яшь балалар, куркып, аналары Итәгенә елап ябышты. Мылтык таушы кисте карт ананың Йөрәгеннән чыккан каргышны.

Бер кечкенә бала, яфрак төсле Калтыранып, төелеп яшенә, Анасының итәк арасына Бөдрә чәчле башын яшерә.

Ул сарыла шашкан анасына, Нәни күңеле сизә, күрәсең!

— Аталар бит, әнием, яшер мине, Әнием, бәгърем, килми үләсем!..

Ана, иелеп, ике кулы белән Күтәрде дә җирдән баласын, Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка Каршы тотты йөрәк парәсен.

Бала кинәт аңа ыргытылды, Ачы тавыш өзде йөрәкне:

— Мин яшисем килә, әнием, җибәр, Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми...

— Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә, Йом күзеңне, күзең күрмәсен!

Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та. Палач тереләй җиргә күммәсен!..

Бала йомды күзен...

Ак муеныннан

Кызыл тасма төште салынып. Ауды җиргә бергә ике тормыш, Бер-берсенә ябышып, сарылып.

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды, Җир елады кысып тешләрен. Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!.. Нишләдең син, җирем, нишләдең?

Әйт син миңа, миллион еллар яшәп, Син бакчалы, күлле, чәчәкле, Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!

Күтәр, илем, хаклык байрагыңны, Буяп җирнең канлы яшенә, Үлем булсын нуры, ана канын, Бала канын эчкән вәхшигә!

АВЫРУДАН СОҢ

Авыру үтте. Башны айлар буе Чолгап торган томан сүтелде. Маңгайда тир... гүя җәйге таңның Беренче саф чыгы шикелле.

Мин күземне ачтым, дөнья якты, Шатлык аңкый һәрбер сулышта. Шундый сәер миңа, беренче кат Аяк баскан төсле тормышка.

Хәят, яшьлек, сөю һәм бәхетнең Шат сурәте булып каршымда Басып тора көләч больниц кызы,

Мамык кулы минем башымда.

ЮАТУ

Илгә кайткач, урының түрдә булыр, Яшь балалар алыр уратып. Кайгы сине хәзер кыерсытса, Шатлык назлар, җиңү юатыр.

Син сөйләрсең җанлы әкият итеп Безнең авыр яшрен көрәшне. Бу әкияттә күпме ялкын барын Зирәк яшьләр әллә күрмәсме?!

Без әйтербез, безгә кирәк түгел Мактау, бүләк, чәчәк бәйләме. Иң зур бүләк безгә: барыбызга да Илнең уртак җиңү бәйрәме!

Өйгә кайткач, тагын кунак-кунак Йөрешербез әүвәлгечә без. Бер, ичмасам, утырып үз илебезнең Аракысын, кымызын эчәрбез.

Килер ул көн, дускай, тик борчылма, Бары өметең сүнә күрмәсен! Алыштырыр Казан Кремле Тиздән шакшы мыррман төрмәсен.

Маскат килер, безне азат итәр, Казан килеп кулдан җитәкләр. «Челюскин»ны боздан коткарган күк, Кул кысарлар котлап иптәшләр.

Бәйрәм булыр, дускай, бу бәйрәмгә Безнең дә бит тулы хаккыбыз. Иң данлысы — керсез һәм нык килеш Кайтты илгә изге антыбыз.

ДУСКА

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип, Без алмадык сатып гомерне, Үзебезчә яшәп, үзебезчә Без чиклибез аны түгелме?!

Билгеләми гомер озынлыгын Еллар саны, картлык җитүе. Бәлки, менә шушы үлем безгә Мәңге бетмәс яшәү китерер?!

Мин ант иттем җанны кызганмаска, Саклар өчен халкым, илемне. Йөзәү булса гомрең, син барсын да Шушы юлга бирмәс идеңме?

Шатландыра безне көн дә илнең Бер-бер яңа уңышын ишетү; Нинди зур көч читтә үз-үзеңне Халкың белән бергә хис итү!

Мин тиремне саклап исән калсам, Үлем миннән аша сикерсә, Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп, Ил битемә минем төкерсә?!

Юк, теләмим мин бу «исәнлекне», Йөрәк минем моңа үчекмәс. Кешеме мин илем үги иткәч, Җирдә миңа эчәр су беткәч?!

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер Ил гомренең тик бер чаткысы, Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан Арта бары аның яктысы.

Батырлык һәм илгә турылыкны Шушы үлем белән белдерик. Безнең яшьлек шушы хисләр белән Данлы иде, көчле иде бит!!

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең Эзсез сүнә диеп уйлама! Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп, Шулай үлсәң иде дөньяда!

ҮЛЕМГӘ

Ничә тапкыр синең тырнагыңнан Котылдым мин, үлем. «Беттем» дигән чакта, тормыш тагын Сузды миңа кулын.

Синең белән ләкин тартышудан Һич бизмәде күңлем. Батырам дигән саен, мин упкынның Эченәрәк кердем.

Син: «Соңгысы булсын бусы»,— диеп Шелтәләдең мине. Аның саен булдым мин тискәре, Аның саен кире.

Синең белән уйнау, беләм, үлем, Күңелле эш түгел. Җирдә тыныч, гамьсез көн итүдән Бизәрмени күңел?

Мине әллә яшәү биздердеме, Бу бунтарьлык нигә? Юк, үләсем килми минем бер дә, Бик яшисем килә.

Давыллардан әгәр читтә булсаң, Шундый тыныч, аулак. Юк, мин килдем сиңа давыл аша, Чын тормышны даулап.

Әле менә тагын килеп ләктем Синең тырнагыңа. Богау салды җәллад бу җырларны Язган кулларыма.

Тиздән сүнәр гомрем, йөрәгемдә Тоеп ялкын көчен. Үлсәм үләм бөек хаклык өчен, Сөйгән халкым өчен!


Шуның өчен бит мин ничә тапкыр Синең кулга төштем, Гел очрадым сиңа, юри сине Эзләп йөргән төсле.

Нишлисең бит, бөек хаклык юлы Шундый тайгак булгач? Көрәшчегә бары җиңү яки Үлем генә юлдаш.

Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек, Соңгы яшәү көчем. Үләм, ләкин бөек хаклык өчен, Илем, халкым өчен!

ТАУ ЕЛГАСЫ

Ник ярсый бу елга, Ник шаша, ник таша? Тын акса ни була, Җай гына, уртача?

Нигә бу дулкыннар, Нигә бу күбекләр? Нидәндер куркынган, Котырган кебекләр.

Бер ага җәелеп, Киңәеп, кинәнеп. Ярларга бәрелеп, Нәрсәдер сөйләнеп.

Бер кинәт, котырып, Сикерә ташларга. Бер тагын, онтылып, Чокырга ташлана.

Бу нинди наян су! Кем айкый соң астын? Ник болай ул ярсу, Ник болай ул шашкын?

Түзмәдем, ахрысы, Сорадым елгадан:

— Ник,— дидем,— сабырсыз, Тынычсыз син һаман?

— Мин,— диде,— бик озак Яттым җир астында. Иреккә, ди, сусап

Һәм йончып салкынга.

Мин булдым коллыкта, Тарлыкта, хурлыкта, Мин хәзер кинәнәм Җир, һава муллыкка.

Елларча җыйналган Нәфрәтне һәм дәртне Мин хәзер чыгарам Гайрәтле, йөрәкле.

Мин көчле, ирекле, Дулкынлы, күбекле. Алдагым өметле, Бүгенгем күрекле!

Мин котлыйм кояшны, Мин хурлыйм җир астын! Шуңарга мин ярсу, Шуңарга мин шашкын!

ТЕРЕЛҮ

Мин авырдым... Күрше аптеканың Бар даруын эчеп бетердем. Аның саен киптем, аның саен Каны качты сулган битемнең.

Интектерде мине айлар буе Эчем пошуы, йөрәк януы. Кирәк иде миңа тәннән бигрәк Җан даруы, күңел даруы.

Сизде моны зирәк больниц кызы, Ул үлчәде йөрәк көчемне. Дару итеп назлы күз карашын, Елмаюын миңа эчерде.

Мин яшермим, бәлки, тәнемдә дә Бер-бер төрле чирем булгандыр, Кайсы чирнең миндә көчлелеген Доктор үзе сизә торгандыр.

Рәхмәт сиңа җылы назың өчен, Татлы сүзең өчен, күреклем! Шулар белән мине кеше иттең, Шулар белән мине терелттең.

БУЛА КАЙЧАК

Була кайчак гаҗәп күңел каты, Бернәрсәгә җүнләп ис китми. Үлем җиле исә күңел гөленә, Яфрагын да ләкин селкетми. Йөздә бары мәгърур көлемсерәү, Уйдан ерак дөнья мазасы. Шул вакытта менә әллә нигә Тик язасы килә, язасы!..

Үтерсәгез, әйдә, үтерегез! Котырыгыз аннан, биегез! Тик шагыйрьгә кара китерегез Һәм кулына каләм бирегез!

КАТЫЙЛЬГӘ

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Кирәк икән, үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның.

һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.

ЧӘЧӘКЛӘР

Барыгыз болынга, балалар! Йөгрегез, уйнагыз, көлегез! Елмайсын күреп шат аналар, Юансын боеккан күңлегез.

Болында күп матур чәчәкләр, Барсы да татлы хуш ислеләр. Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.

Җил көйләп тирбәтә аларны, Иркәли кояшның нурлары. Алар бит изге җир-ананың Сөекле кызлары, уллары.

Бу җирдә күп булды сугышлар, Янгыннар, явымнар, давыллар, Киселде күп батыр тормышлар, Янды зур калалар, авыллар.

Ил өчен барды бу зур көрәш, Давыллы, дарылы елларда. Сеңде бу туфракка күпме яшь, Күпме кан тамды бу кырларга.

Шул каннар һәм яшьләр аркылы, Ил бөек җиңүгә иреште. Яз килде; дулкынлы, ялкынлы, Чәчәккә төренде җир өсте.

Бу гөлләр шытты җир-ананың Яралы йөрәге түрендә. Ничек ул йөрәкнең янганын Мин күрәм аның һәр гөлендә.

Җыегыз, балалар, сез җирнең Бу нәфис һәм иркә гөлләрен. Китрегез данлыклы хөр илнең, Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен.

Сезнең дә, бәлки, бу сугышта Үлгәндер атагыз, анагыз, Хәтерләп сезне соң сулышта... Һәм бардыр йөрәктә ярагыз.

Сез назлап үбегез гөлләрне, Хуш истән күңлегез ачылсын. Җир бирде сезгә шат көннәрне, Йотып тир, кан һәм яшь тамчысын.

Балалар, сез гөлләр үзегез, Чыктыгыз калкып җир карныннан. һәм чәчәк аттыгыз, үстегез Атагыз, агагыз каныннан.

Сез безгә шулкадәр кадерле, Шулкадәр ягымлы, сөйкемле! Ал таңы алдагы дәвернең Йөзегездә чаг ладыр шикелле.

Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр, Дәрт биреп безнең шат күңелгә. Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр Бит җиңеп алынган гомергә.

ЫШАНМА

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Байрагыма каным белән язган Антым чакра алга барырга, Хаккым бармы минем абынырга, Хаккым бармы арып калырга?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен Автоматым асып аркама. Илемне һәм сине алмаштыргач, Җирдә миңа тагын ни кала?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Муса инде үлгән»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне?

ҖЫРЛАРЫМ

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз! Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хаклык кушканны. Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт, Вак тормышның чуар пәрдәсе, Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю — Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигъремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Ьәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып.

ХЫЯЛ

Ялыктырды инде бикле тормыш, Көне-төне һаман бертөрле. Ирексезлек, тарлык йөрәктәге Бар өметне, дәртне үтерде.

Таш диварлар алды шатлыгымны, Биреп картлык, кайгы, ютәлне. Ишегемә барсам, ишек бикле, Тәрәзәмә килсәм — челтәрле.

Һәр таң көтә мине дар агачы, Кайгы арта кайгы өстенә. Яшәү миңа татлы хыял гына, Шатлыкларым авыр төш кенә.

Сирәк-мирәк тимер челтәр аша Таң нурлары күктән коела. Ал яулыгын ябынып минем янга Бәхетем килә төсле тоела.

Сөйгән кызым кебек елмаер да, Үбәр төсле үрелеп ирнемнән. Һәм чакырып ирек бәйрәменә Ул җитәкләр төсле җиңемнән.

Әйтер төсле: «Мине юкка гына Көтмәдең син көн дә зарыгып. Килдем сиңа, ирек, яшәү алып, Гомрең таңы булып, кабынып».

Хыял, хыял!.. Нинди ләззәтле син, Ташламыйсың мине һичкайчан. Бу тарлыкта ялгыз нишләр идем, Ярый әле син бар, ичмасам!

Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа, Бар хыялым шунда табылыр: Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп, Җиңү таңы тиздән кабыныр.

СӨЮ

Өзелеп сөйде егет,

Кыяр-кыймас

Ачты аңа беркөн йөрәген.

— Сөям... — диде, ләкин назлы кызның Ишетмәде: «Миндә!»—дигәнен.

Кыз яратып юри әйтмәдеме Әллә чынлап яратмадымы?! Тик көчәйде егет йөрәгенең Сөю белән канатлануы.

Сугыш килде... Аерып иркәсеннән, Ут чүленә тартып китерде. Сөю аны алга җитәкләде, Ярасыннан канын киптерде.

Кызы өчен, туган йорты өчен Ул алдында булды көрәшнең. Егетлеген шунда күрсәтмәсә, «Егет!» диеп аңа кем дәшсен?

Сөю белән үзен көчле сизеп, Ул атлады дәртле, өмитле. Җиңү таңы җирдә кабынганда, Ядрә екты ахыры егетне.

Ул саташты соңгы сулышында, Үлем исе аны исертте.

— Сөям...—диде, һәм ул иркәсенең:

— Мин дә! — дигән тавышын ишетте.

БҮЛӘГЕМ

Тоткынлыкта танышкан бельгияле дустым

Андре Тиммерманска

Кайтса иде гөлләр арасында Гөрләп үткән көләч көннәрем, Дускай, сиңа бүләк итәр идем Илкәемнең иркә гөлләрен.

Бер нәрсәм юк минем монда хәзер, Йортым, бакчам, хәтта иркем дә. Гөлләр монда бар да кибеп сулган, Җирләр монда читләр иркендә.

Тик бар минем кара уйлар белән Тапланмаган керсез йөрәгем. Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле Җыры булсын сиңа бүләгем.

Үзем үлсәм, исмем, җырым үлмәс, Ул яңгырар илнең кырында. Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә Чәчәк аткан дуслык турында.

КАР КЫЗЫ

Кышкы бер җиләс кояшлы көндә, Авылның данлы «Көмеш тавында». Эрер-эремәс соңгы кар җирдә Күз яшен сыгып яткан чагында,

Шаян балалар карда тәгәрәп Нәм кар атышып уйнап туйдылар. Шуннан җыйнаулап, карны әвәләп, Бер кыз сурәте ясап куйдылар.

Кич булды, салкын карны катырды, Балалар арды һәм иректеләр. Кар кызын тауда ялгыз калдырып, Җылы өйләргә кайтып киттеләр.

Төн буе, кызны иркәләп, назлап, Исте көньяктан апрель җилләре, Батыр кояшны һәм язны мактап, Җил кызга серле әкият сөйләде:

«Син әле, диде, белмисең безнең Ут тәнле, кайнар Кояш батырны; Таң кала һәркем күреп ал йөзен, Яндыра җирне аның ялкыны».

Кыз әйтте, көлеп: «Кояшыгызга Һәм языгызга һич китми исем, Нәрсә ул ялкын карга һәм бозга, Карбикә белми мәхәббәт хисен.

Мин мәңге салкын, юк миндә ялкын, Мин кыш иркәсе, әллә белмисең? Мин боз йөрәкле, миңа кирәкми, Теләсә Кояш үзе баш исен!»

Таң атты, Кояш көчле, ялкынлы, Чыкты елмаеп урман артыннан. Кар кызын ымлап язга чакырды, Тапшырды букет нурдан, ялкыннан.

Кар кызы, кинәт карап, ымсынды, Ярсытты аны бу көләч иртә. Сөю ул шундый, серле, тылсымлы, Боз йөрәкне дә үбеп эретә.

Карбикә ярсып язга ашкынды, Ул гашыйк булды көчле Кояшка. Кузгатты җилләр язгы ташкынны, Кудылар бозны яз килгән якка.

Кояш кар кызын назлый, иркәли, Яндыра аны кайнар кочагы. Иелеп үпте ул Карбикәне, Тартты үзенә бозлы көч аны.

Кем булса да, туфрагында Җир саклаган аның тирен. Һәм карт имән гомре белән Бүләкләгән бу эш ирен.

һәр көн юлдан дистәләгән Юлчы уза, тузан туза. һәм һәр юлчы — моңлы җырчы Имән җырын тыңлап уза.

Җилле көнне юлчыларны Имән саклый җил-яңгырдан. Җылы биреп җил-су үтмәс Яшел чуклы юрганыннан.

Күләгәсе ял иттерә Кырда эшләп арганнарны, Кавыштыра айлы кичтә Яшрен утта янганнарны.

Юл күрсәтә адашканга Имән кышкы бураннарда. Җәен татлы дымын эчерә Кырда урак урганнарга.

Бәхетле син, ерак илдәш, Хезмәтеңә мин баш иям. һәйкәл булып яшьлегеңә Үскән монда бу карт имән.

Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып.

АЛМАН ИЛЕНДӘ

Синме соң бу — бөек Маркс иле Һәм давыллы Шиллер ватаны? Тоткын итеп сиңа китерде дә «Кол» дип мине немец атады.

Әйт син миңа: утлы, «Рот-фронт»лы Көннәреңне кая югалттың? Нигә мине — Клара әбисенең Сөйгән улын — кыйнап елаттың?

Шулай дипме сине белә идем Гете белән шашкан чагымда? Бетховенның кыю симфониясе Ник яңрамый мәрмәр залыңда?

Хөр йөрәкле Гейне гашыйгына Хуҗаң тимер богау кигезде. Карл белән Роза каны тамган Төрмәләрнең бозын имезде,

Мин күрмәдем синдә кояш нурын, Баскан аны канлы тузаның. Тик таныдым батыр Тельман яткан Подвалларның авыр йозагын.

Шулай укмы Карл Либкнехтны һәм Розаны буып үтергән Бурзайларың бер көн алып чыгып Ыргытырлар мине күпердән?

Кая соң сез, Гейне һәм Марксны Тыңлап үскән мәгърур егетләр, Алар бакчасында үскән гөлләр, Вильгельм Телль, Энгельс кебекләр?

Арагызда кем бар — Цеткин улы, Тельман егетләре кайсыгыз? Ишетегез корыч ирек таушын, Төрмәләрне безнең ачыгыз!

Саф-саф булып, тагын 19 нчы Елгы төсле җырлап килегез. Һәм күтәреп өскә уң йодрыкны, «Рот-фронт» дип җавап бирегез.

Борыгыз муйнын комсыз карчыганың, Кояш чыксын Ал ман җиренә. Күтәрелсен Тельман трибунага, Маркс, Гейне кайтсын иленә.

Арагызда кем бар — Цеткин улы, Тельман егетләре кайсыгыз? Ишетегез бөек хаклык сүзен, Төрмәләрне безнең ачыгыз!

БАТЫРЛЫК ТУРЫНДА

Беләм, егет, синең җырыңда Күп илеңә сөю, якынлык. Тик әйт: авыр сугыш елында Син күрсәттең нинди батырлык?

Син бастыңмы сафка, кыенлык, Кайгы йөген илең тартканда? Кыенлыкта күренә кыюлык, Ил батырны сыный батканда.

Ирлек сорый көрәш егеттән, Ирешер өчен бөек өмиткә. Ирек китәр, качсаң ирлектән, Ирлек белән иреш иреккә.

Коткарырмы ялыну, елаулар, Тоткын итсә дошман йөрәкне? Буа алмас ләкин богаулар Кылыч йөртә белгән беләкне!

Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә.

Ил онытмас, бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә. Хаин каны тама чиләккә, Батыр каны тама йөрәккә.

Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык.

СЕРЛЕ ЙОМГАК

Әкияттәге серле йомгак булып Тәгәрәде тормыш сукмагым, Озак бардым; ахры, көн батканда Шушы йортка арып туктадым.

Әкияттәге дию патшасыдай, Йорт хуҗасы чыкты каршыма. Балта аскан, бөркет үләксәсен Бүрек итеп кигән башына.

Әкияттәге төсле тимер капка, Күз кадәрле тишек капкада. Дию карап һәр көн шул тишектән Корбаннарын санап мактана.

Дию өчен көн дә йөз учакта, Кәбаб кыза адәм итеннән; Шушы йортта икән кара бәхтем, Мине илдән тартып китергән.

Эх сез, шомлы әбием әкиятләре, Кая сезгә җитү чынлыкны?! Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны!

Кая гына аяк атласаң да, Саклый монда дию тозагы. Һәр тыкрыкта үлем күләгәсе, Һәр ишектә коллык йозагы.

Шундый тәртип монда: акылы барның Балта белән башын чабалар. Ишекләре бикле килеш яна Карт аналар, бала-чагалар.

Дию өчен зифа билен бөккән, Мәхрүм булып аштан, иректән, Илләреннән куып китерелгән Хөрмә кебек кызлар, егетләр.

Йөрәк елый таныш яңакларда Канлы яшь һәм сулган төс күреп, Күргәннәрем шомлы әкият кебек, Кичергәнем авыр төш кебек.

Нәүбәт җитәр миңа, тик мин үлгәч, Җырларымны минем кабатлар Мин юлымда туктап назлап үткән Гөлҗимешләр, гөлләр, наратлар.

Әкияттәге серле йомгак булып, Җырым калды сүтелеп юлымда. Сез табарсыз килеп шушы эздән Мине соңгы йөрәк җырымда.

Моны да кара

үзгәртү

бб