Мигъраҗ
АВТОР Габдулла Тукай

Мигъраҗ


Ярты төн булган чагында, китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән, иңде нурдан бер пырак.

Хәзрәти Җибрил бәшарәт әйләде, дип: «Иа рәсүл,
Хак тәгалә хәзрәте тәгъйинләде бу кич вөсул.

Мөнтәзыйрләр, ля мәкяннәр, бар мәляикләр сиңа,
Гарше әгъля килде, атлансаң, аягың астына».

Садрулды шул вакытта хактан әмер: көн фәякүн!
Шундый изге йөк белән гаршулды күкләргә рәуан!

Дөньяда һәр нәрсә дә үз аелына бер әйләнә:
Ашты кодрәтлә сәмавәткә бу кич Коръән янә.

Бәхре вәхдәт асты-өсткә килде шунда, кайнады,
Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады.

Калмады сурәт, бары тәбдил ителде мәгънәгә;
Әүрелеп мәгънәгә, дөнья сәҗдә кыйлды мәүлягә.

Күрде алланы пәйгамбәр, сәҗдә кыйлды, баш иде;
Ушбу җир булды бөтен мәсҗедләрен. дә мәсжеде.

Булды саф-саф, кыйлдылар сәҗдә мәляикләр бары;
Җәмгулып һәрбер нәби, Муса вә Гайса җаннары.

Булды заһир, белмәделәр җир йөзе мөнкирләре:
Монда габдият, гыйбадәтнең илаһи серләре.

Үтмәде керпек кагып та күз ачып йомган заман,
Мәккәгә иңде, фирашы җып-җылы ирде һаман.

Нә саташмак, нә гөман бу, нә хыял, нә төш иде,—
Бер илаһи вакыйга, могъҗиз вә серле эш иде.


?