Меңнәрнең серен сыйдырган "Сердәш"

Рина Зарипова
Тулы исеме Рина Фәтхелбаян кызы Зарипова
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1995)


“Сердәш”

үзгәртү

Бу сәхифәне иң әүвәл минем өчен укучыларым ачты. Унынчылар. 1965 ел. Лаеш районы, Татар Сараланы урта мәктәбендә укытып йөргән чак. Татар мәктәбендә урыс теле һәм әдәбиятын укытканга күрә күбрәк урыс матбугатын укый идем. Ул вакытларда газета-журналларның 30лап төрен яздырып алып укый ала идек бит. Тәрбия сәгатенә кергәндә кызларым-егетләремне еш кына газета укып, бәхәсләшеп утырган мәлдә күрәм. Нәрсә укулары белән кызыксындым. “Татарстан яшьләре”, анда чыга торган “Сердәш”не укыйлар икән.

– Апа, газетаның “Сердәш” бите бик кызыклы: укып карагыз әле, – диделәр.

Карап чыктым. “Сердәш”. “Кызларга, яшь киленнәргә” дип куелган. Мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләре турында ихластан язылган хатлар, файдалы киңәшләр, мода...

Тора-бара авыл клубында, китапханәдә булганда да күзгә ташлана иде: яшьләр “Сердәш”ле санны кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Клуб мөдире Минҗиһан апа кайчак зарланып та куя: “Газета тегелмәсен чистый туздырып бетерәләр”, – дип әйтә торган иде. Кемнәр чыгара ул “Сердәш”не, нинди кешеләр эшли редакциядә – ул чакта аны белгән дә юк инде. Тик безгә укырга гына булсын. Алдан күрәзәлек итеп берәрсе үзеңә шунда эшләргә туры киләчәк дип әйтсә, мөгаен, ышанмаган булыр идем.

Кем уйлаган ул чагында...

үзгәртү

1969 елның 20 феврале “Татарстан яшьләре” редакциясендә минем беренче эш көнем булды. “Сердәш”не хатлар бүлегенең ул чактагы мөдире, тәҗрибәле журналист Суфия апа Әхмәтова чыгара иде.

Суфия апа атна саен редакциягә штаттан тыш хәбәрчеләрне җыя, аларга заданиеләр бирә. Мин аның белән бер кабинетта утырам, аның эш алымнарын күзәтәм. Суфия апа мине дә “Сердәш”кә тартып кертте. Урыс телендәге язмаларны миңа тәрҗемә иттерә. Тәрбия, әхлак, мәхәббәт турында мавыктыргыч язмалар эзләргә куша; ай саен чыгып килә торган “Сердәш” әнә шулай туа. Суфия апа укучы хатларына, штаттан тыш хәбәрчеләргә нык игътибарлы иде. Ярты бит язылган хатны да җавапсыз калдырмый. Ул елларда редакциядә хат культы яши иде. Редакциядән килгән хатны кыйммәтле ядкарь итеп куен кесәсендә дистә еллар буе саклап йөрткән укучыларыбыз моны яхшы хәтерли булыр (мин андыйларны беләм).

1970 елны Суфия апа пенсиягә киткәч, хатлар бүлегендә бик озак тоткарланучы булмады. Андагы тавык чүпләп бетермәслек эшне үзе эшләп караган кеше генә белә. Фәрит Хәкимҗанов (бүген ул тел галиме, ТДГИ профессоры), Галия Рәимова, Фәрит Галиев һ.б. эшләп алдылар. Аннары “Сердәш” миңа күчте.

Еллар узды, буыннар, кешеләр алмашынды, ә “Сердәш” калды. Меңнәрнең сердәше, юанычы, киңәшчесе булып, төрле буын укучыларының яраткан, көтеп алган сәхифәсе булып газета битләрендә 40 ел яши ул.

Яшәү көче кайдан?

үзгәртү

“Сердәш”не яшәтүчеләр кем? Сез, безнең кадерле укучыларыбыз. Сез аңа сүнәргә, туктап калырга юл куймадыгыз. Бер атна-ун көнгә генә соңга калып чыкса да, шундук юксынып хатлар яудырдыгыз, без башлаганны дәвам иттердегез, бәхәсләштегез, яңа темалар, адреслар тәкъдим иттегез, шатлык-кайгыларыгыз, сорауларыгызны, бөтен уй-фикерләрегезне ихластан безгә җиткезеп тордыгыз. Ничә еллар буе шулай дәвам итә. 30 елдан артык сезнең хатларны укыган, сезнең белән бергәләп “Сердәш” сәхифәсен чыгарган журналист буларак әйтәм мин бу сүзләрне. Әйе, “Сердәш”не яшәтүче – сез, хөрмәтле укучылар.

Йөзәрләп түгел, меңәрләп

үзгәртү

Килде һәм килә “Сердәш”кә хатлар. Татарстаннан, ерак чит өлкәләрдән, хәтта чит илләрдән. Кайда гына яшәсә дә адәм баласы тулган күңелен бушатуга мохтаҗ. Элек тә, хәзер дә. Шәхси архивымда сакланган кайбер газеталарны актарам. “Сердәш” нинди генә четерекле сорауларга кагылмаган. “Аерылу сагышлары”, “Т.Я.”, 3 сентябрь, 1981 ел:

“Бу кыен сөйләшүне без моңа кадәр чигерә килеп дөрес эшләдекме? Көмеш яки алтын туй шатлыгына якын торган абый-апалар, гаилә тормышы сахрасына яңа аяк баскан, әмма аның чәнечкеле сорауларын татырга өлгергән яшьләр – барыбыз бергәләп уйлансак, бәлки әлеге мәсьәләне чишү димибез, бераз җиңеләйтү юлларын таба алырбыз, ә бәлки кемгәдер какшаган бәхетен саклап калырга да булышырбыз? Сөйләшүне башлыйбыз. Сүз – аерылышулар хакында”.

Ә бусы “Т.Я.”ның 1983 ел, 15 гыйнвар саныннан:

“Бервакыт без өлкә мәгариф бүлеге инспекторы Газиз ага белән ике комплектлы авыл мәктәбен тикшерергә барган идек. Ике укытучының берсе дәрескә килмәде. Аның өенә барган укытучы күңелсезләнеп кайтты. – Ул хатыны белән аерылышып йөри, – диде. Мәктәптә эшебез беткәч без теге укытучының өенә киттек. Өйдә үле тынлык. Сораштыра торгач, ачыкланды. Рифхәт белән Галиянең аерылу сәбәпләре бөтенләй юк нәрсә икән... ... Былтыр шул вакыйгага 30 ел үткәч, теге авылга кабат барып чыктык. Безнең килүебезне ишеткәч, Рифхәт чабып килеп җитте. Кунакка чакырып сыйлады. Теге вакытта әйтергә өлгермәгән рәхмәтен әйтте. Рифхәт белән Галия җиде бала үстергәннәр, биш оныкның бәхетле бабае һәм әбисе булып өлгергәннәр..." Якуб ЗӘНКИЕВ, РСФСРның атказанган укытучысы, Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре.

***

“Мәхәббәтнең төсмерләре иксез-чиксез. Мәхәббәт хатларына конкурска килгән язмаларны укыганда шул хакта уйлап куйдым. Меңнәр белән исәпләнә инде ул хатлар. Әйтерсең, кемнеңдер күңел хәзинәләрен күздән кичерәм. Бу кадәр истәлекләр, шигъри юллар... Дөньяда бөтен кеше шагыйрьме әллә? Редакция папкасында күпме истәлек дәфтәрләре пәйда булды. Вакытлар үтә-үтә саргайган булсалар да, бу язма-истәлекләр үзе бер тарих. Гомер тарихлары. Яшьлек хатирәләре. - “Т.Я.”, 19 август, 1993 ел”.

“Сердәш”нең төп авторлары, югарыда әйткәнемчә, сез инде, безнең хөрмәтле укучыларыбыз. Әмма ишелеп килгән хатларның барысын да газетада урнаштыру мөмкин түгел иде. Андый чакта тематикасы буенча бертөрле хатларны язучыларга, төрле белгечләргә биреп укыту традициясе бар иде. Язучы Рәисә апа Ишморатова “Сердәш”нең даими авторы булды. Ләбибә апа Ихсанованың “Каенаналар, киленнәр”, Мәдинә Маликованың “Сөйкемле булыгыз, кызлар”, шагыйрь Мәхмүт ага Хөсәеннең озын толымлы кызлар турындагы чыгышлары күпме йөрәкләрне җилкендерде, ул язмалар буенча сөйләшүләр, бәхәсләр айлар буе барды.

Тәрбия эшендә кулланма яки “Сердәш” утлары “Без мәктәптә укыганда ук “Татарстан яшьләре”н яздырып ала идек. Анда чыга торган “Сердәш” безнең иң яраткан сәхифәбез булып тора. Андагы мәкаләләрне әбием дә, әнием дә укыдылар, хәзер инде алар мәрхүм, мин үзем ничә оныкның әбисе. “Т.Я.”ны гаиләбез белән укыйбыз. “Сердәш” минем үземне заманында бик зур ялгыш адымнан саклап калды, ул чакларны искә төшерсәм, йөрәкләрем чымырдап китә... Рәхмәт Сезгә. Тулы исемем бары үзегез өчен генә”. Бу юллар Сарманнан Саимә апа хатыннан. Өч ел элек ул аны шәхсән минем үземә язган иде. Шәхси архивымда андый хатлар байтак әле.

Үзенең 40 еллык тарихында “Сердәш” кемнәр өчен генә дус, иптәш, сердәш булмагандыр, кемнәрне генә ашыгычлык белән ялгыш адым ясаудан саклап калмагандыр. Бөтенесе турында яза башласаң, газета битләре җитмәс. Хәер, газетаның күпьеллык тегелмәләре моңа шаһит. Сүзне йомгаклаганда тагын бер мисалга тукталам.

Камал театры фойесында “Т.Я.”ның быелгы юбилей кичәсендә очраштык без. Җылы итеп исәнләште, кочаклап алды. Ә минем ачык чырайлы, ягымлы бу ханымны беренче күрүем. Хәмидә Гарипова диде. “Татарстан” журналының бүлек мөхәррире.

– “Сердәш” минем эшемдә кулланма булды. Яшел Үзән районының Норлат, Карауҗа мәктәпләрендә, Кайбычта эшләгәндә дә “Сердәш”тән аерылмадык. Шуның үрнәгендә мәктәптә “Сердәш” клубы оештырдык. Клуб утырышларында “Т.Я.”дагы “Сердәш”тә басылган язмаларны бергәләп укып, фикер алыштык, бәхәсләштек. Ачык дәресләр үткәргәндә, ата-аналар җыелышларында “Сердәш”не файдаландык. Укучылар бер генә язмага да битараф түгелләр иде. “Сердәш”нең ул еллардагы эмблемасы – каенга сөялгән кыз безгә аеруча ошый иде. Клубыбызга да шул эмблеманы куйдык. Укучыларны гаилә тормышына әзерләү буенча авторлык программасы әзерләп “Мәгариф” журналында бастырдык һәм җиңүче булдык. Бу эштә “Сердәш” безнең өчен төп кулланма булды. Сезнең сәхифәгез күпме яшьләрне уйландырды, бәхәсләштерде, бу катлаулы тормышта туры юлны сайлауда кыйбла булып хезмәт итте. Кыскасы, мәктәп белән бәйле хезмәтләремдә (тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, РОНО мөдире, балалар иҗат үзәге директоры) 1977 елдан 2000 елга хәтле “Сердәш” утлары һәркайда уңышлы кабынып калды...

"Татарстан яшьләре" газетасы, 29.03.2005