Мифология: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Frhdkazan (бәхәс | кертем)
"
Frhdkazan (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
 
Юл номеры - 17:
Белем икътисады чоры глобаль җәмгыять цифрлы Вавилонда яши – монда мәгълүмат чыганаклары күләмле, кабул ителгән карарлар һәм кылынган гамәлләр нәтиҗәлелеге тиз ачыклана. Элек изге дип саналган традицион тәртип бар юнәлешләрдә нәтиҗәле ысуллар белән алыштырыла.<ref>Фархад Фаткуллин . «Татарскую Википедию и компанию в хорошие руки татарстанцев и прочих татар». [Электрон ресурс] - URL: https://w.wiki/4mNy (14.02.2022)</ref> Шәхесләр дөньяга карашларын алыштыра, аерым этномәдәни һәм милли җәмгыятьләр дә, гомумкешелек социум да бер дә туктамаган трансформациядә яши.
 
Җәмгыять үзе дә матди булмаган концепция, коллектив мифлар тудыру нәтиҗәсе.<ref>Топорков А. Л. Мифы и мифология XX века: традиции и восприятие // Человек и общество: поиски, проблемы и решения. 1999. [Электрон ресурс] - URL: http://www.ruthenia.ru/folklore/toporkov1.htm (14.02.2022)</ref> Бар бәйләбәйле вәзгыять аерым кешенең эчке дөньясында урын ала. Шәхескә аңлы килеш һәм, аеруча, аңсыз үткән процесслар йогынты ясый. Бу шартларда мифик дөнья феноменнарының тәэсире белән таныш булу шәхси ресурларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итә, мәгълүмати басым шартларында психологик комфортны саклый һәм мәгълүмати куркынычлылык инцидентларына китерми.
 
Дөньяга тәэсир итү өчен төрле сәяси, дини, идеологик, иҗтимагый һәм икътисади агентлар еш мифларны тудыру ысулын куллана. Бәйле карашлар системалары кемлекләр формасын ала. Боларның колына әверелгән кешеләрнең очрашуы еш матди дөнья низагъларына китерә. Гомумән алганда, мифологик аңыбыз шәхесләр өчен файдалы. Бар яшәгән мифларны һәм яңаларны тудыру сәләтен кешеләргә үз мөмкинлекләрен үстерүдә куллану тәкъдим ителә. Бу ысул хәзер алдынгы спортсмен, җитәкче яки сәясәтчеләрнең шәхси нәтиҗәлелекне үстерүче ритуалларны булдыру өчен актив кулланыла.<ref>Джим Лоэр (Jim Loehr) һәм Тони Шварц (Tony Schwartz). The Making of a Corporate Athlete. // Harvard Business Review. - 2001. - №1. [Электрон ресурс] - URL: https://hbr.org/2001/01/the-making-of-a-corporate-athlete (14.02.2022)</ref>