Мифология: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Frhdkazan (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Википедия|Мифология}} МӘДӘНИ МИРАСНЫ САКЛАУДА МИФОЛОГИК АҢ Фәрһад Наиль улы Фәткуллин Татарча Википедия волонтёры, НП Викимедиа РУ (Мәскәү) һәм w:Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үс...»
 
Frhdkazan (бәхәс | кертем)
к <ref>Коръән, Бәкара сүрәсе (2): 30-35 аятьләре.</ref>
Юл номеры - 21:
Дөньяга тәэсир итү өчен төрле сәяси, дини, идеологик, иҗтимагый һәм икътисади агентлар еш мифларны тудыру ысулын куллана. Бәйле карашлар системалары кемлекләр формасын ала. Боларның колына әверелгән кешеләрнең очрашуы еш матди дөнья низагъларына китерә. Гомумән алганда, мифологик аңыбыз шәхесләр өчен файдалы. Бар яшәгән мифларны һәм яңаларны тудыру сәләтен кешеләргә үз мөмкинлекләрен үстерүдә куллану тәкъдим ителә. Бу ысул хәзер алдынгы спортсмен, җитәкче яки сәясәтчеләрнең шәхси нәтиҗәлелекне үстерүче ритуалларны булдыру өчен актив кулланыла.<ref>Джим Лоэр (Jim Loehr) һәм Тони Шварц (Tony Schwartz). The Making of a Corporate Athlete. // Harvard Business Review. - 2001. - №1. [Электрон ресурс] - URL: https://hbr.org/2001/01/the-making-of-a-corporate-athlete (14.02.2022)</ref>
 
Бүгенге челтәрле җәмгыять вәкилләрне уртак физик, физиологик һәм социаль кануннарга буйсынучы гомумкешелек мәдәни бассейн популяциясе дип күрү дөрес. Википедия күп телле онлайн-энциклопедиясенең ел эчендә иң куп укылган мәкаләләр төзмәләре бар телләрдә охшаш төр темаларның популяр булуын күрсәтә.<ref>Список самых популярных статей в Википедии по языкам https://pageviews.toolforge.org/topviews/ (14.02.2022)</ref> Җирле ММЧ, социаль челтәрләр, социаль-мәдәни һәм институциональ тәртипләр һәм мифик кыйммәтләр аерым мәкаләләрнең популярлыгына тәэсир итә. Моңа карамастан, төр ягы структурасы бер. Нәселе, яшәү иле, кулланылган теле һәм җирле мәдәни карашлар заманча шәхеснең мәдәни кемлеген билгеләүче төп фактор булып тормый дип санарга нигез бар. Хөрмәт ителгән тарихи чыганаклар да шәхеснең мәдәни феноменнарга карата әһәмиятлерәк булуын күрсәтә, димәк боларны үз кирәкләренә буйсындыруы урынлы.<ref>Коран[[w:Коръән|Коръән]], [[w:Бәкара сүрәсе|Бәкара сүрәсе]] (2): 30-35 аятьләре.</ref>
 
== Искәрмәләр==