Гелнәзек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Troncap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Troncap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
 
Юл номеры - 4:
 
 
Борын-борын заманда яшәгән, ди, Гелнәзек исемле бер эшлексез ярлы кеше. ЯрлыЯлкау вә ярлы булса да, Ходай аңа балаларны күп итеп биргән. Мондый байлык була торып, мич башында ятып булмый инде. Гелнәзек түзмәгән, нинди ялкау булса да, хәерче оясыннан урманга качарга уйлаган. Кайчандыр балаларына дип ясаган җәя белән укны алган да, аягы кая атласа, шул якка китеп барган.
 
Бара икән бу, бара икән. Бара торгач, моңа бер дию пәрие очраган. Әлеге дию нәкъ Гелнәзек ише икән — дәү булса да, үз шәүләсеннән үзе курка торганы. Ләкин дию бит! — моны күргәч, Гелнәзек тә бик курыккан. Шулай да курыкмагандай кыланган бу: җәясен күтәреп, угын күз күргән якка төбәп тора икән.
 
Куркуын җинеп, дию сораган моннан:
Юл номеры - 14:
— Мин диюләр аулаучы! — дип мактана башлаган Гелнәзек. Көн саен егерме диюне атып кына алам, — ди икән. — Бүген менә унтугызны гына аттым. Син якын тирәдә берәр дию күрмәдеңме?
 
Дию куркуыннан чинап җибәрә язган. Шулай да аңлап алган: бу аучы тәганәсе аны дию дип тә танымый, лабасакүрәмсең!
 
— Юк, күрмәдем, — дигән дию. — Аргансыңдыр, талгансыңдыр, әллә безнең өйгә кайтып, бераз ял итәсеңме?