Өчпочмак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Рәсем:Echpochmak-wiki.jpg|right|200px|thumb|Өчпочмак]]
==Камыр кую==
Беренче сортлы яки югары сортлы оннан ачы камыр изәләр. Моның өчен ќылыҗылы суга сөт өстәп, чүпрә, шикәр комы салалар һәм яхшылап болгаталар, йомырка, эретелгән маргарин, тоз салып тагын болгаталар. Башта камыр каймак куелыгында булырга тиеш, аннары аңа иләнгән он өстәп, камырны куерта төшәргә кирәк. Аны, өстен каплап, ќылыҗылы урында ачыталар. Бер күпереп менгәч, өстен ачып, баскалап куярга кирәк, бер-ике тапкыр шулай эшләргә мөмкин. 1,5-2 сәгатьтән камыр кирәгенчә ачыйәчи.
 
1 кг камыр өчен: 600-650 г он, 20-25 г чүпрә, 30 г шикәр комы, 1-1,5 йомырка, 50-60 г маргарин, 100-120гсөт, 150-200 г су, 10-15гтоз.
Өчпочмакны ясау. Өчпочмакны зуррак итеп тә, кечерәк итеп тә ясарга мөмкин. Ачы камырны куна өстенә салып бераз баскач, өч бармак калынлыгындагы таяк кебек итеп тәгәрәтәләр, аннары 90 г зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп, ике кул белән йомарламнар ясыйлар һәм чынаяк тәлинкәсе зурлыгында 4-5 мм калынлыкта итеп ќәяләр, өчпочмаклап ябыштыралар да матур итеп сырлыйлар. Урта бер ќирдә бармак сыярлык тишек калдыралар, аны камырдан бөке ясап каплыйлар. Әгәр теләсәң өчпочмак өстенә тугланган йомырка сөртергә мөмкин.
 
==Өчпочмакка эчлек әзерләү==