Мулла Чемберлен (Такташ): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MinnemullinBulatBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
(аермасы юк)

18 авг 2011, 19:45 юрамасы

Мулла Чемберлен
АВТОР Һади Такташ

Мулла Чемберлен


Инглизләр, әфган муллаларын сатып
алып, Әфганстанның берничә өлкәсен
аерып, уз кулларына кертергә маташалар.
(Телеграф хәбәре.)

«Азгын хан кулында һәлак була
Ислам кебек туры, хак бер дин,
Коткарырга кирәк, җәмәгать!» — дип,
Вәгазь сөйли мулла Чемберлен! —
«Бөтен көчне куеп маташыгыз,
Дин-шәригать җирдән бетмәсен,
Ичмасам, ди, аерып алу кирәк,
Җәләлабад дигән өлкәсен!
Ул өлкәне генә булса да сез
Динсезлектән саклап калыгыз,
Менә юллык сезгә, изге сәфәр,
Әфган илләренә барыгыз».


?