Караңгы төннәрдә (Такташ): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MinnemullinBulatBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
(аермасы юк)

18 авг 2011, 19:35 юрамасы

Караңгы төннәрдә
АВТОР Һади Такташ

Караңгы төннәрдә


Уем зәкъкум булып агыла
Коры, кансыз тамырлардан;
Хыялым бер тирән сахра,—
Суык җилләр исә анда.

Йөрәгем мәңгегә сүнде
Кылыч, уклар ярасыннан;
Үләм мин дә китәм инде
Явыз «җеннәр» арасыннан.

Калыгыз инде иркендә...
Китәм мин, ташлыймын җирне.
Фәхеш җир! Куеныңа шомлы
Еланнар ояласын инде!

Очам күккә — кайда пакьлек,
Керәм анда җуеп эзне,
Йөрермен анда мин ялгыз
Ләгънәтләп мәңгегә сезне.

Китәм, юк, төшми калмас бу
Минем каргыш, сагышларым,
Тыныч бирмәс, ерактан
Иштелер ямьсез тавышларым.

‘’Зәкъкум — агу’’


?