Авызлары, борынныры җимерелгән сүзләрне яклап (Такташ): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MinnemullinBulatBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк

Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:

{{Автор/Һади Такташ}}
{{Шигырь-баш|Авызлары, борынныры җимерелгән сүзләрне яклап }}<poem style='"margin-left:5ex'">
Кабыргасыз, йомшак урыс теле,
Ничек борсаң шулай борыла,
(Башка чарасы юк)
Безнең агай-эне
Эләккән һәр урыс сүзенең
Кабыргасын тотып сындыра!
Сүз юк —
Урыс телен белү кирәк нәрсә.
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар,
Татарларга татар була торып,
Урысчалап доклад укыйлар.
Ответработниклар!
Бәлки,
Урыс теле шәп тел икәнлекне
Күрсәтүдер сезнең уегыз,
Яхшы эш ул,
Тик шулай да зинһар куегыз!
Ответ дигән сүзнең '"в'" сын ашап,
'"Әтбит'" дигән булып йөрисез,
'"Моя'" белән '"мой'"ның муенын борып,
Үтерергә, ахры, телисез.
'"Совсем'" сүзен '"чәпчим'" чәпчеттегез,
Урыс аңламаслык иттегез,
Бу ни хәл бу, '"әтбит работниклар'",

Бу нинди юл белән киттегез?!
Татар газетына урысчалап
Мәкаләләр язып бирәсез
(Секретарьга кушып яздыруны
Сизмиләр дип, ахры, беләсез...).

Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә, әйтик, яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый лабаса...

</poem>{{шигырь-азак|?}}