төзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
}}
{{Шигырь-баш|Яратырга ярый }}<poem style='margin-left:5ex'>
Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар,
Киемсез калтырап торган мәсакине, фәкыйре бар.
Яратырга ярый җәйне: матур ул, анда зур ямь бар,
Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар.
Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар!
''Зәмһәрир — каты салкын.''
''Мәсакин — мескеннәр.''
''Ибне адәм — адәм баласы, кеше''
</poem>{{шигырь-азак|?}}
|