«Яңгыр илә кояш (Тукай)» битенең юрамалары арасында аерма

1843 байта добавлено ,  10 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к
 
 
}}
{{Шигырь-баш|Яңгыр илә кояш }}<poem style='margin-left:5ex'>
Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын
Вә бер дә батмамын, янып торырмын».
 
Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләр, елгалармын».
 
Кояш каршы диде: «Син бик юешле,
Явасың былчыратып һәммә төшне.
 
Суыңнан анда баткак, монда баткак,—
Синең бар белгәнең җир былчыратмак.
 
Юешлектән иген, ашлык черидер,
Мужиклар яумасайде дип телидер».
 
Диде Яңгыр җавапта: «Син кызасың,
Игенне яндырасың һәм кырасың».
 
Ачуланды Кояш бу сүзгә, кызды,
Ачудан эсселектә хәдтән узды.
 
Диде: «Мин бит җимешләрне пешергән,
Нурымнан җанлы-җансыз файда күргән».
 
Диде Яңгыр: «Аларны син пешерсәң,
Ә мин бит үстерәм һәм су эчертәм.
 
Әгәр мин яумасам, багълар шиңәрләр,
Болынлыклар, яшеллекләр кибәрләр».
 
Кояш Яңгыр белән күп кычкырышкач,
Бере-берсен яманларга тырышкач,—
 
Татулашты, килештеләр ахырда
Бу көннән сүз көрәштермәскә бер дә.
 
Шулай бетте боларда сүз вә тартыш,
Күрергә булдылар нәүбәт белән эш.
 
Кояш әйтте: «Кызам үз нәүбәтемдә,
Ә син яу рәхмәтеңлә нәүбәтеңдә».
 
Кояш, Яңгыр әле бу көнгә чаклы
Бозып эш кыйлмыйлар бу иттифакъны.
</poem>{{шигырь-азак|?}}