Эштән чыгарылган татар кызына (Тукай): юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 25:
}}
{{Шигырь-баш|Эштән чыгарылган татар кызына }}<poem style='margin-left:5ex'>
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең;
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?
Аз шул бездә байлар, кайсысы кем
Фәрештәдән канат каермас;
Алсын гына шайтан иманыңны,
Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас!
Күрдем әле синең залимеңне:
Һаман кәеф сөрә, типтерә;
Рәхәтләнә, кяфер! Сине шулай
Баганага сөяп киптерә.
Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын,
Синең болай мискинләнгән хәлең
Аның күңлен ничек өзгәнен!
''Мәэюс — еметсез.''
</poem>{{шигырь-азак|?}}
|