«Эшкә өндәү (Тукай)» битенең юрамалары арасында аерма

912 байт добавлено ,  10 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к
 
 
}}
{{Шигырь-баш|Эшкә өндәү }}<poem style='margin-left:5ex'>
''(Плещеевтән)''
 
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
 
Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.
 
Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,
«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.
 
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
 
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
 
''Иҗтиһад — тырышлык.''
</poem>{{шигырь-азак|?}}