«Шигърият һәм нәсер (Тукай)» битенең юрамалары арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
к
 
 
}}
{{Шигырь-баш|Шигърият һәм нәсер }}<poem style='margin-left:5ex'>
«Ямьле кичтә күл буенда ултырам.
Балкыйдыр ай, ялтырап тын күл ята».
— Бай абый! Бирче хәер! бик ач торам,—
Йөз чытып, бай бер тишек акча ата.
 
«Күк йөзендә нурлы ак йолдызлары
Ялтырыйлар: шау-шусыз, тып-тын кичә».
Җиңгәчинең төн буе бар кызлары
Хаҗи байны сый итәләр төрлечә.
 
«Якты кичтән айрылалмый җан минем;
Сандугач сайрый турымда, моңлана».
— Бәдбәхетләр! Сез талап, дөньям минем
Гүр кебек,— дип, бай малайдан шомлана.
 
«Сайрый кош иркен гомер, хөр дөньяны;
Мин аның җыр, моң-зарын нәкъ аңлыймын».
Иске корсактан килә өн: мин яңы!
«Әссәлам!» берлән тотам ислам динен!
 
«Мәңге шул төн булсачы! ямьле ничек!
Җанкәем дә килсә — бит оҗмах була!»
Акчага мөмкин «сыйрат» күпрен кичеп,
Акчага Гыймуш та хур кочмак була.
 
«Күлнең артында берәү моңлап көйли:
Җыр белән су каушалар — китте үбеш!»
Бер тәрәкъкыйче имам фикрен сөйли:
— Ишмиләр юкка түнәр, булса сугыш!
 
«Төн буе мин аллага әйтәм хәмед,—
Тын галәмне бар кыйлучы тәңремә».
Мактана Ишми: «Кидердем бит камыт!
Күп җәдитне мин җибәрдем кабренә».
 
«Күп тә тормый, атты әкрен якты таң,
Нурлы йолдызлар берәмләп сүнделәр».
Бер «кара көч» әйтте: «Аклыкны ватам!»
Бәндәләр «төнгә» ахырда күнделәр.
 
«Каршылады таңны сайрап сандугач;
Башка кошлар да кушылды, сайрыйлар».
Хаҗитарханда Камил булган агач;
Сәйяр «артистлар» да корсак кайрыйлар.
 
«Күктә шаулап кошлар үтте бер көтү,
Тиз булыр күл һәм кояшның каушуы».
Бетмәде шул «Мөхбире» дә, «кых, тефү!»
Һәм Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы.
 
''Хаҗитархан — Әстерхан.''
''Тәрәкъкыйче — прогресс дип йөрүче.''
''Хәмед — мактау сүзе.''
</poem>{{шигырь-азак|?}}