Татарстан Республикасы Конституциясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Айдар Шәйхи (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 614:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары билгеләгән чикләрдә һәм рәвешләрдә Татарстан Республикасы законнарының үтәлешен һәм башкарылуын, Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешен, Татарстан Республикасы милке белән эш итүнең билгеләнгән тәртибе үтәлешен тикшереп тора.
 
=== 82 статья ===
 
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советына җитәкчелек итә һәм аның утырышларында рәислек итә, Дәүләт Советы эшен оештыра, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка органнары һәм җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимиятенең федераль органнары, башка дәүләтләрнең парламентлары, җәмәгать берләшмәләре белән мөнәсәбәтләрдә Дәүләт Советы исеменнән эш итә, Татарстан Республикасы Конституциясендә, законнарында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында каралган башка вәкаләтләрне тормышка ашыра.