Wikibooks:Әкиятләр китабы: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 23:
| valign="top" width="60%" style="border: 1px solid #8FBC9A; background-color:#E0FDE7"|
<h2 style="letter-spacing:0.1em; style="border: 1px solid #8FBC9A; text-align:center; font-weight:bold; margin:0px 0px 4px 0px; padding:5px 5px {{#ifeq: Les cuisines | 180% | 3px | 5px }} 5px; font-size: Les cuisines |180%; font-variant:small-caps;color: #000000;">Әкиятләр дөньясына рәхим итегез!</h2>
:'''[[Сертотмас үрдәк]]''' <br />''([[w:Абдулла Алиш|Абдулла Алиш]] әкияте)''
Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,—дип башлап китә торган булган ул сүзен.
:'''[[Аучы егет]]''' <br />''(татар халык әкияте)''▼
Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»— дигән.
«Нигә белдермәскә кушты икән?»— дип, үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.
Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу»,—дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»— дигәннәр алар үрдәккә...
([[Сертотмас үрдәк |дәвамы]])
<h2 style="letter-spacing:0.1em; style="border: 1px solid #8FBC9A; text-align:center; font-weight:bold; margin:0px 0px 1px 0px; padding:1px 1px {{#ifeq: Les cuisines | 180% | 1px | 1px }} 5px; font-size: Les cuisines |180%; font-variant:small-caps;color: #000000;"></h2>
[[Файл:Йомры икмәк.JPG|200px|left]]
▲[[Файл:Ак бүре.jpg|200px|right]]
Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә карап:
— Карчык, икмәк пешерер идең? — дигән.
— Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.
— Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?
Әби, кечкенә генә канат белән әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он җыйган.
Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.
Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, кинәт сәке өстенә тәгәрәп төшкән, сәке өстеннән идәнгә, идән буенча ишеккә, аннан, бусага аша сикереп, өйалдына, өйалдыңнан тышкы баскычка, тышкы баскычтан ишегалдына, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән.
Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда, каршысына бер куян килеп чыккан:
— Икмәк, Йомры икмәк, мин сине ашыйм!—дигән аңар Куян.
— Син мине ашама, Кылый куян, мин сиңа җыр җырлармын,— дигән дә шунда ук җырларга тотынган.... ([[Йомры икмәк|дәвамы]])
|}
|