Лобо: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
Лобоның өере әллә ни зур түгел — бу минем һич тә башыма сыймый, миңа калса, бүреләр патшасы янында аның яраннары да бик күп булырга тиеш иде кебек. Кем белә, бәлки, өеренең зур булуын Лобо үзе теләмәгәндер, ә бәлки, аның өере бу бүренең артык усал холыклы булганы өчен ишәймәгәндер. Ләкин шунысы мәгълүм: Лобоның гомере очланып килгәндә, аның җитәкчелегендә нибары биш бүре бар, тик алар бик зур булып, һәркайсының да даны ерак-еракларга таралган иде. Мәсәлән, аларның берсе, Лобоның ярдәмчесе, гәүдәгә, кем әйтмешли, ат хәтле булыр, ләкин шулай була торып та ул, көч белән җитезлеккә килгәндә, Лободан бик күпкә кайтышрак иде.
[[Файл:Лобо һәм Бүзкәй.jpg|350px|thumb|<center>Лобо һәм Бүзкәй<br />([[w:Эрнест Сетон-Томпсон|Эрнест Сетон-Томпсон]] рәсеме)]]
Бу өер бүреләренең калганнары да нинди дә булса яклары белән аерылып торалар. Аларның берсен, аксыл йонлы бик матур бүрене, мексикалылар Бүзкәй дип атадылар, алар бу ана бүрене Лобоның гомер юлдашы итеп тә саныйлар иде ахрысы. Бүреләрнең сары йонлысы йөгерергә бик оста, сөйләүләренә караганда, ул җил аяк боланнарны да куып җигәҗитә, имеш.
 
Бу бүреләр терлекчеләр исәбенә көй күрә, югыйсә терлекчеләр аларны минут та тотмый бик шатланып үтерерләр иде. Әгәр кем дә булса Лобо өерендәге бүренең ичмаса берсенең генә баш тиресен салдырып китерсә дә, терлекчеләр аңа бүләк итеп ким дигәндә бер яшь үгез бирерләр иде. Ләкин ул бүреләрне берничек тә үтерә алмадылар. Алар аучыларны гүяки мыскыллыйлар, аларның агуларын бар дип тә белмиләр һәм, менә биш ел дәвамында инде, Куррумпо терлекчеләреннән көненә берәр сыердан ясак түләтеп киләләр. Димәк, алар, кара исәп белән генә дә, елына ике меңнән артык мал-туарның башына җитәләр, өстәвенә алар көтүнең иң көр, иң симез терлеген сайлап алалар иде.