Лобо: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Автор
| исем =[[w:Эрнест Сетон-Томпсон|Эрнест Сетон-Томпсон]]
| рәсем =Replace_this_image_maleErnest Thompson Seton.svgjpg
| рәсем_зурлыгы =
| alt = Эрнест Сетон-Томпсон
| alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
| рәсем язуы =Эрнест Сетон-Томпсон
| рәсем язуы =Бу шагыйрьнең фотосүрәте юк. Зинһар, фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итегез
| тулы исем ={{lang-en|Ernest Thompson Seton (Ernest Evan Thompson)}}
| һөнәр = Язучыязучы-анималист
| бүләк һәм премияләр =
| сайт =
Юл номеры - 23:
 
Лобоның өере әллә ни зур түгел — бу минем һич тә башыма сыймый, миңа калса, бүреләр патшасы янында аның яраннары да бик күп булырга тиеш иде кебек. Кем белә, бәлки, өеренең зур булуын Лобо үзе теләмәгәндер, ә бәлки, аның өере бу бүренең артык усал холыклы булганы өчен ишәймәгәндер. Ләкин шунысы мәгълүм: Лобоның гомере очланып килгәндә, аның җитәкчелегендә нибары биш бүре бар, тик алар бик зур булып, һәркайсының да даны ерак-еракларга таралган иде. Мәсәлән, аларның берсе, Лобоның ярдәмчесе, гәүдәгә, кем әйтмешли, ат хәтле булыр, ләкин шулай була торып та ул, көч белән җитезлеккә килгәндә, Лободан бик күпкә кайтышрак иде.
[[Файл:Лобо һәм Бүзкәй.jpg|350px|thumb|<center>Лобо һәм Бүзкәй<br />([[w:Эрнест Сетон-Томпсон|Эрнест Сетон-Томпсон]] рәсеме)]]
 
Бу өер бүреләренең калганнары да нинди дә булса яклары белән аерылып торалар. Аларның берсен, аксыл йонлы бик матур бүрене, мексикалылар Бүзкәй дип атадылар, алар бу ана бүрене Лобоның гомер юлдашы итеп тә саныйлар иде ахрысы. Бүреләрнең сары йонлысы йөгерергә бик оста, сөйләүләренә караганда, ул җил аяк боланнарны да куып җигә, имеш.
 
Юл номеры - 40:
Ниһаять, сабыры төкәнгән Лобо үзенең калкулыгыннан сикереп төшә дә, калып тавышы белән үкереп, көтү өстенә ташлана. Хайваннар куркып ике якка аерылалар, ә инде Лобо уртадан бәреп кергәч, бомба шартлаган кебек, як-якка чәчриләр. Күздә тотылган әлеге бозау да чабарга керешә, ләкин егерме биш адым да китеп өлгерми, Лобо аны куып җитә. Ул бозауны муеныннан эләктереп, аңа шундый китереп баса, бозау йөгергән хутына шундук сырты белән әйләнеп барып тешә. Лобо да егыла егылуын, ләкин ул елт кына сикереп тора. Калган бүреләр бичара бозауны шундук басып алалар, күз ачып йомганчы эшең бетереп ташлыйлар. Лобо монысына инде катнашмый. Үзенең корбанын җир өстенә егыл салганнан соң, гүя ул: «Нишләп сезнең берегез дә шулай эшли алмады? Никадәр вакытны бушка уздырдыгыз!»— дип, аларга өстән генә карын.
 
Бу хәлне күреп торган ковбой, җикеренеп, алар өстенә ыргылгач, бүреләр кайсы кая качып китә. Ковбой кесәсеннән стрихнин* салган шешәсен чыгара да, бозауны өч җиреннән агулап, бу тирәдән шундук юкка чыга. Бүреләр бозауны үзләре үтергән булгач, алар монда яңадан килеп чыгарлар дип уйлый ул. Ковбой иртәгесен үзенең корбаннарын карарга дип килсә, алар-дан күптән инде җилләр искән. Бозауны ашаганнар ашавын, ләкин ашар алдыннан агулы өлешләрен умырып алып читкә ташлаганнар.
 
Курыкканга куш, койрыгы белән биш, диләр. Дәү бүре торган саен терлекчеләрнең котын ала барды. Ә инде аларның куркулары арткан саен, Лобо башы өчен билгеләнгән бүләк тә елдан-ел арта барды, ниһаять, мең долларга җитте — үтерелгән бүре өчен мондый бәйне бервакытта да куйганнары юк иде әле.
Юл номеры - 69:
Ковбой хикәяләренә мин гомумән ышанып бетми" идем. Ләкин 1893 елның көзендә, әлеге хәйләкәр юлбасар белән якыннан танышып, аның турында күп кенә нәрсәләрне белеп алганнан соң, минем әлеге хикәяләргә карата карашым үзгәрде.
 
Әле Бинго исән чагында ук, берничә ел элек, мин бүре ауларга йөргәләдем. Ләкин хәзерге вакытта минем шөгылем бүтән иде инде — мин өстәл белән урындыкка кадаклап куелгандай булдым. Бу эштән үзем дә ялыгып беттем, инде килеп, бер якын иптәшем, Куррумпо-дагыКуррумподагы ферма хуҗасы, син шул юлбасарлар оясын туздыра алмассыңмы икән дип, бик үтенеп хат язгач, мин бу тәкъдимгә шундук күндем.
 
Әлеге бүреләр яшәгән төбәк белән танышу өчен, мин беренче көннәрдә иртәдән кичкә кадәр ат өстендә йөрдем. Юл өйрәтүчем вакыт-вакыт әле тире кисәкләре дә кибеп бетмәгән сыер сөякләре өеменә күрсәтеп: «Шул мәлгуньнең эше инде бу!»—дип әйтеп куйгалый.
Юл номеры - 203:
 
— Син аны эзләп йөргән идеңме? Сез менә хәзер мәңге бергә,— диде.
 
== Искәрмәләр ==
{{Reflist}}
 
 
[[Төркем:Эрнест Сетон-Томпсон әсәрләре]][[Төркем:Балалар өчен әдәбият]]