Бавырсак пешерү серләре: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «Татар халкының кунакчыллыгын күрсәтүче иң тәмле милли ризыгы чәкчәк санала. Вак-вак итеп турап,...»
 
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 7:
Кызганыч, бавырсак пешерә белүчеләр көннән-көн кими бара. Элек татар авылларында һәр йортта диярлек бавырсак остасы булган, хәзер исә – бөтен авылга бер-ике хатын-кыз. Шуңа да бүгенге туй-мәҗлесләргә бавырсак пешерергә шуларга заказ бирәләр.
 
Безнең гаиләдә электән бавырсак пешерүче – Зәмзәмия әбием булды. Аңа тиздән 72 яшь тула. Дөньяда иң тәмле бавырсакны, минемчә, ул пешерә. Хәтерлим: туйларга әзерләнгәндә аның бертуган апалары безгә килеп, төн буена бавырсак пешерәләр иде. Карап торышка бик тә җиңел тоелган эш, чынлыкта зур түземлелек һәм осталык таләп итә. Мин моңа үзем шаһит. Күптән түгел бәйрәм ялларында әбиемнән бавырсак пешерергә өйрәтүен сорадым. "Бавырсак пешерә белүчеләр бетеп бара, өйрәним әле, бер һөнәрем булыр, пенсия­гә чыккач, заказ буенча бавырсак пешерермен", – дип шаярттым.
 
Бавырсак пешерүнең беренче сере: камыр ясар өчен йомыркаларны туңдыру мәҗбүри. Әйтик, зур табынга түгел, ә үзеңә 1-2 килограмм бавырсак пешерү өчен камырны биш йомыркага басу җитә. Йомырканы туңдырсаң – камыр уңа диләр. Кыш көне аларны тышта, җәен суыткычта туңдырырга мөмкин.