Муса Җәлил:Моабит дәфтәрләре (2 өлеш): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «СИН ОНТЫРСЫҢ Минем гомерем сулган чәчкә булып Өзелеп төшәр синең алдыңа. Син үтәрсең, аны таптап, ...»
 
MalTsilna (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
СИН ОНТЫРСЫҢ
 
Минем гомерем сулган чәчкә булып
Өзелеп төшәр синең алдыңа.
Син үтәрсең, аны таптап, яньчеп,
Көзге салкын, җилле яңгырда.
 
Син онтырсың әле күптән түгел
Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең
Гөлбакчаңны синең бизәгәнен,
Сине назлап хуш ис чәчкәнен.
 
Син онтырсың язгы алсу таңда,
Ян тәрәзәң аша сузылып,
Аның сине котлап сәламләвен,
Таң җиленнән сибелеп, тузылып.
 
Син онтырсың гөлләр арасында
Гөрләп үткән исем бәйрәмен,
Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә
Дулкынланган чәчәк бәйләмен.
 
Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга
Танышыңа үткән вактыңда,
Исеңә дә килмәс сулган гөлнең
Сыкрануы аяк астыңда.
 
Син керерсең өйгә, көздән качып,
Тәрәзәңне ябып бикләрсең.
Юк, син инде хәзер сулган гөлне
Бусагаңнан атлап кертмәссең.
 
Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,
Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.
 
Сөю, вәгүдә, антлар... Аһ, барсы да
һич булмаган кебек онтылыр.
 
 
ХӨКЕМ АЛДЫННАН