Өч хатын белән тормыш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
 
Юл номеры - 1:
'''ӨЧ ХАТЫН БЕРЛӘН ТОРМЫШ''' Мөкаддимә [http://tt.wikipedia.org/wiki/Гаяз_Исхакый Гаяз Исхакый]
 
«Өч хатын берлән тормыш» драмам бундан тәмам тукыз ел элек (тукыз йөзенче елның җәендә) язылганга, әлбәттә, анда мин үземнең шул вакыттагы күз карашымнан шул вакыйганы тасвир вә тәфсир иткән идем. Шул вакыттагы үземнең хак дип белгән, ышанган фикеремне укучыларга да хак-дөрест дип күрсәтергә тырышкан идем. Шул вакытта ышанган әхлак кагыйдәләрен дә ригая кылып, драмамның өсасенә «һәр җинаятьнең җәзасы була» казыясен утырткан идем. Шуның өчен безнең татар тормышыңда бик күп очрый торган, бик ямьсез вакыйгаларга сәбәп була торган күп хатын алуны үземнең шул вакыттагы ноктаи нәзарымнан тәнкыйть кылып, шуның һәр тарафыннан караганда да өйләнүчеләр өчен дә зарарлы идекен күрсәткән идем һәм дә шул ук китапта фамилия сәгадәтенең ничек булуын белдерер өчен, шул өч хатынлы тормышның мөхалифе — Ризаның бер хатын белән тормышым да тасвир иткән идем.