Өч хатын белән тормыш: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Yildiz (бәхәс | кертем)
Новая страница: «'''ӨЧ ХАТЫН БЕРЛӘН ТОРМЫШ''' Мөкаддимә «Өч хатын берлән тормыш» драмам бундан тәмам тукыз е...»

кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 510:
Шәкүр (бераздан соң, акрын гына). Йоклады. Бераз хәл җыйсын.
Кәрим (кузен ачып). Уф-ф. Эссе... Ишекне ачыңыз.
Шәкүр. Чын да, монда һава бозылды. Без китик. Хуш, абыстай! Рәхмәт, иреңне шулкадәр ихлас белән каравыңа рәхмәт! (Әсма җылый.) Хуш, Кәрим абзый!

Габбас (торып). Рәхмәт, килен бикә, ирлек хакын иттең! Риза, сиңа да рәхмәт! (Кәрим янына барып.) — Хуш бул, Кәрим, сәламәтлән: эшне тагы да рәтләрмез.

Кәрим (авыру тавыш белән). Хуш, бәхил бул! (Җылап.) Сине дә рәнҗеттем, бәхил бул! (Кулыны үбә.) Икенче күрә алмам. Шәкүр, зинһар, минем хатынымның хәер хаһы булыңыз! Риза, синең хезмәтләреңне кайтарып бетерә алмыйм. Гафу кыл мине, зинһар! Әсманы яхшы тәрбия кыл, сиңа тапшырам! Синең яхшылыгыңа ышанып, миннән соң, ичмасам, рәхәт күрер дип үземне җуатам!

Әсма җылый. Тегеләр дә катып торалар. Риза башыны иеп жавап бирә. Һәммәсе дә: «Хуш бул!», дип чыгып китәләр.

Әсма (Кәрим янына бара да кулыны тотып). Азрак йиңеләймисеңме?

Кәрим. Юк, бәгырем, үләм, бәхил бул! Аллага шөкер, сине дә бөтенләй мохтаҗлыкта калдырмыйм.

Әсма. Минем өчен бер дә хәсрәтләнмә. Бар хәсрәтем шул гына: синсез калам. (Җылап кулын үбә.)

Кәрим. Каласың, бәгырем, каласың, бәгърем! (Туктап торып.) Су бир! (Әсма чәйнек белән су бирә. Кәрим су эчә да.) Җайлап яткыр! Үләм! (Әсма җылый-җылый кыйблага йөзе белән яткыра. Кәрим Әсманың муенына кулын салып.) Актык сәгатьләрем, актык сәгатьләрем! Сәламәтлектә онытмадың, үлгәч тә онытма!..

Әсма. Онытмам, җаным, онытмам.

Кәрим (телләре бәйләнә-бәйләнә). Бәх-и-ил бу-у-ул!

Бөтен тәне селкенергә тотына. Әсма тик тора. Кәрим тагын бераз тына да, бик авырлык белән: «Алла»,— ди, тагы бераздан: «Хуш!» — ди. Тәннәре тагын калтырый. «Алла» ди дә, кулларын сузып, жаны чыга.

Әсма. И Раббем! Ниләр күрде, ниләр чикте! Актык гомерләрендә рәхәт күрә алмады! (Кулын үбеп.) Үлде, үлде!

Шул арада Риза килеп керә.

Риза (апасының җылаганын күреп). Үлдемени? Әсма. Үлде, үлде!

Пәрдә акыртын гына төшә.

[[Төркем:Китаплар]]