Тормышмы бу?: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Новая страница: « '''ТОРМЫШМЫ БУ?''' «Бер шәкертнең хатирәләре» дигән исем берлә кулыма төшкән шул дәфтәр без...»
 
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
 
'''ТОРМЫШМЫ БУ?'''
 
Строка 33 ⟶ 32 :
Мин, бик озак йоклап, сәгать тугызда гына көчкә уяндым. Өй түбәсенә шыбыр-шыбыр яуган ягъмур танышлары йокы арасына кереп, әллә нинди төшләр күрсәттеләр. Чәйнең дә тәме булмады, әти, әни берлә дә сүз сөйләнмәде. Чәйдән соң нишләргә белмәенчә тышка чыктым. Тавышсыз яуган ягъмур, йокы арасында баса торган албасты пәрие кеби, мине акыртын гына һәр ягымнан кочаклый, изә башлады. Мин, үземнең нишләргә теләгәнемне белмәенчә, нишләргә дә кирәклеген уйлый алмаенча, келәт янына утырдым. Ихтыярсыз күзләрем суга туеп бетеп өстләре каралган җиргө текәлде. Җир йотып бетерә алмаган өстендәге су бөртекләрен, анлар остенә вак ягъмур төшеп, айларның төрле төсле селкенеп китеп, өстләренең шәүләләр берлә каплануларын карап торып, башымдагы фикеремнең шул ягъмур шәүләләре берлә каплануыннанмы, айларны сузып, артык алга җибәрә алмадым. Мин башымның уйсыз-нисез туктап торганын хис итеп, шул эшсезлеккө каршы нишләргәлекне уйлый алмадым. Менә әллә кайдан бак-бак дигән тавыш чыкты. Бер үрдәк артыннан берникадәр үрдәк балалары сөйләшә-сөйләшә почмакка җыелган суга таба барып, суда былчырана, быкырдый башладылар. Мин шунларнын быкырдауларын күреп, минем өчен шулкадәр кәефсез көннең анлар өчен бәйрәм булу ихтималы барын уйлап, төрле хайванның төрлечә яратуларын, төрлечә шатлануларын вә төрлечә кайгыруларын уйладым. Менә хәзер бу үрдәкләр кычкырышып-кычкырышып бәйрәм итәләр, сөйләшәләр, шаулашалар, шул ягъмур өчен Аллага рәхмәт укыйлар. Мин шул ягъмурдан туеп, үземне үзем кая куярга урын таба алмый торам. Шулайдыр шул, һәртөрле үзгәрүдән төрле халыкка, төрле хайваннарга файда була торгандыр. Корыдан кирпеччегә файда була, игенчегә зарар була. Иген уңудан ярлыга файда була, байга зарар була. Тагы әллә ниләр, әллә ниләр.
Никадәр йокласам да, йокы туймаган төсле күренә. Ахрысы тагы аштан соң бераз йокларга кирәк. Түбәгә шыбыр-шыбыр итеп ягъмур яуганны тыңлап бераз ләззәтләнергә кирәк.
12 нче июнь, 1895 нче ел
==7==
Кичә ягъмур туктаганга, бүген кояш бик күптән бирле шул дөньяны яктырта алмаганы өчен, шул көннәрнең казасын кылган кеби яисә аның яктылыгыннан пәрдә булып каплап торган болытларны җиңгәнгә «җиңү бәйрәме» иткән кеби, аның дөньяга сыймый торган яктылыгы, һәр караңгы нәрсәне яктырта торган нуры берлә бөтен нәрсәләрне йомшак кына иттереп кочаклаган, бөтен дөньяны нуры берлә тутырган иде. Аның ямь-яшел кырларга, моңлы-куркынычлы урманнарга, сузылып яткан ялтыраган суларга күз кысулары, айларга төрле мәгънәләр аңлата торган елмаюлары, яшел кырларның, чәчәкләр берлә бизәлгән болыннарның, һавалы урманнарның аңар каршы башларын акыртын гына иеп, аңар каршы нәфис исләре берлә сәлам җибә-рүләре; кыр тургайларының, шул сәламнәрне алып тизрәк хуҗасына бирергә ашыккан кеби, җырлый-җырлый, борылып-бормаланып кояшка таба очулары; аллы-гөлле төстәге күбәләкләрнең хәтфә кеби йомшак канатлары берлә шул саф һаваны яшелле, сарылы, кызыллы, аллы йолдызлар берлә бизәкләүләре; төрле бал кортларының матур тавыш берлә кызуланып, бер чәчәктән икенче чәчәккә күчеп бал җыюлары — һәммәсе бу көнгә бик зур бәйрәм төсе бирә, бу көнне гади көннәрдән аера иде.
Авылларның урамнарыңдагы яшел чирәмнәрендә бертуктамаенча ат-ат, куян куышы, ат карагы уеннарын уйный торган балалар һәм дә, яшел чирәмнәргә корсаклары берлә сузылып ятып, елның матурлыгыннан, яхшылыгыннан шатланып, иске елларны, иске эшләрне, авылларның януларын, атларның үлүләрен, казна өчен әйберләр сатуларын, солдатка китүләрен еойләп, иске хатирәләрен яңарта торган агайлар; урамнарда көтү-көтү тавыкларның әтәч әфәнденең командасы астында сузып-сузып кырлаулары; әтәчнең авылның башка урамындагы әтәчләр берлә кычкырышып сөйләшүләре — бу манзарәне тагы матурлата, аңар тагы күбрәк могьнә бирә иде. Мин дә, шул матурлыкка хәйран калып, шул матурлыктан ләззәтләнеп озак кына карап торганның соңында, әбиләргә барыр өчен тарантасны майлап, ат җигәргә тотындым. Ат та, бу матур көннең гади бер көн түгел икәнлеген белгән кеби, шул матурлыкның әллә нинди тулмаган җирен хис итеп, шуны тутырыр өчен кеби, бик матур итеп кешнәп җибөрде. Саф һава калтырап китеп, атның кешнәве тавышы колаклардан китәргә өлгерә алмады, авылның тагы бер тарафыннан җавап кешнәве килде. Ат, минем җигәргә маташканыма илтифат итмәгән кеби тагы башын күтәреп, тагы кешнәп куеп, шул кешнәүләрдә әллә нинди вәгъдәләр бар кеби, аягы берлә тыпырчынып китәргә тсләгөнен белдертә башлады. Мин дә, утырып чыгып, кояшка каршы шул матур кырлар, урманнар арасыннан, йомшак кына йөгерткән тарантас селкенүе берлә әллә нинди уйларга чума-чума, әбиләргә киттем. Авылны чыктым, яшел игеннәр эченнән диңгездән ярып бара торган көймә кеби, шул яшеллекне кара атым, кара арбам берлә ярып бара башладым. Кырның хуш исләре, мине каршы алыр өчен хәзерләнгән кеби кошларның оркестрлары, мин үткәндә ике тарафтан да ашлыкларның, баш иеп, миңа сәлам биреп калулары мине тәмам исертте. Мин, үземнең шатлыгыма чыдый алмаенча, үземнең кәефемне нәрсәгә сарыф кылырга белмәвенчә, шул шатлык, матурлык галәмендә йөзә идем. Әллә нинди берсеннән-берсе матур фикерләргә чума идем. Шул фикерләрне, шул фаразларны хакыйкатьтән аермаенча ләззәтләнә идем. Менә тагы ат кешнәп җибәрде. Мин йокыдан уянып киткән кеби булып алдыма, артыма карый башладым. Күктән төшкән кеби, күз алдымда француз күлмәк, француз яулык, ап-ак оекчабатадан бер хатынга җиткәнне, аның мине уздырыр өчен кырыйга басканын күрдем. Минем бөтен әгъзаларым хәрәкәткә килде. Әллә нинди зур бер эш көткән кеби, битләрем кызара, кулларым калтырый башлады. Хатынның тугрысына барып, мең төрле фикерләргә күмелеп, хатынга туп-тугры карый башладым. Хатынның матур төсле таза тәннәре минем күңелемдә тагы әллә нинди фикерләр уятты. Ул да туп-тугры карап, нидәндер көлде. Мин иреннәремне кыймылдатып, әллә ни әйтмәкче булдым. Иренм кыймылдамады, авызымнан сүз чыкмады. Мин башымны анар каерып карап уза башладым. Күңелемдә: «Утырырга чакырыйм, фәлән итим, төгән итим»,— дигән мен төрле фикерләр йөри башлады. Ләкин берсен дә мәйданга чыгара алмаенча, һаман ерагая башладым. Кыз, минем күңелемдәге бөтен фикерләремне аңлаган кеби, минем шул булдыксызлыгымнан көлгән кеби, шаркылдап көлде. Мин кызардым. Миннән көлүе өчен ачуым килеп, атны сугып чаба башладым. Ләкин тагы башымны борып карарга тотындым. Кыз кесәсеннән яулык алып селки башлады. Мин дә тагы гайрәтләнеп, атны сабырлатып, кызны көтәргә карар бирдем. Ләкин кыз якынылаша башлагач, тагы әллә нинди курку фикерләре берлә, тагы артыма карый-карый, тагы кызның көлүләреннән хурлана-хурлана киттем. Шул очрашу минем күңелемдә кырык төрле фикер уятты. Бердән, шул кыз берлә сөйләшәсем, уйнашасым килүе бөтен башымны каплады. Шуның берлә бергә үк курку фикере, «кеше күрер, кеше ишетер, яхшы түгел» фикере сугыша башлады. Шуның өстенә карарсызлык һәм дә кызның көлүеннән ачу килү кушылып, минем башымда зур сугыш ачылды. Шул фикерләрнең иң соңында үземне үзем шелтәләү уе, үземнең шундый форсаттан да файдалана белмәү уем куәтләнеп, үземне үзем: «Син нинди егет, син нинди яшь! Син кай вакыт егетлекнең, яшьлекнең ләззәтен күрәчәксең»,— дип шелтәли башладым. Шунларга җавап таба алмаенча: «Икенче тугры килсә, болай калдырмам»,—дип, үземә үзем сүз биреп, үземнең шул начар хәлемнән чыгар өчен кеби, атны куалый башладым.
Юл номеры - 73:
Бүген карабогдайларны карарга дип, кырга чыккан идем. Ни күзем берлә күрим: түбә өстендә, бер борай иире кырыенда, шәйтан таягына ил сарган. Мин әллә ни тапкан кеби, йөгерә-йөгерә өйгә кайтып әнигә сөйләдем. Әни, бер кешегә дә сөйләмә дип, бик тиз корт тубалын, битлеген миңа бирде дә, кечкенә генә шәл ябынып, кеше күрми торган җирдән су буйлап кына киттек. Судан кайта торган хатыннар минем тубалымны күреп: «Абыстай, әллә ил таптыңызмы?» — дип әйтергә теләсәләр дә, әни: «Юк, Миңлекол абзыйларга тубал төзәтергә генә илтәмез, умартамыз уйнаткалап тора»,—дип җавап бирә дә кызу-кызу китә иде. Хатыннар әнинең сүзенә ышанмыйчарак аптырап калдылар. Менә без авылдан чыгып та киттек. Мин эчемнән: «Таба алырмын микән? Урынны онытмадым микән? Ил үлмәде микән?» — фикерләре белән мәшгуль булсам да, канатлы кош кеби очам гына.
Менә түбә өстенә менеп җитә башладык. Мин алтын тау тапкан кеби, тиремә сыймый барам. Әни дә, минем арттан калмаска тырышса да, арыды, мине еш-еш: «Кызуланма! Кызуланма!» — дип туктата башлады. Менә барып җиттек. Менә теге борай, әнә теге ягы солы, аның күршесе — карабогдай. Әнә шәйтан таягы һаман сыгылып тора, ә, китмәгән икән. Менә мин хәзер барып та җиттем. Әнине көтеп торам. Әни илне күргәч, аның зурлыгына исе китеп, тирә-ягына «бисмилла» әйтеп, «күз тимәсен» дип төкерде. Үзенең битләреннән кызыл тир чыкканга, акыртын гына утырып хәл җыярга тотынды. Мин шул вакыт тубалларны хәзерләдем. Ул битлек киеп, кулларына бияләйләр киеп, җыярга хәзерләнде. Минем өчен битлек булмаганга, казакием берлә томаланып кына әнигә ярдәм итә башладым. Менә әни, «бисмилла» әйтеп, әүвәлге чүмечне алып состы. Кортлар бердән кузгалып китеп уылдый башладылар. Ул тагы берне салды, тегеләрнең уылдаулары тагы куәтләнде. Шәйтан таягыңда калганнары казан кеби кайнарга башладылар. Тубалга кергәннәре тагы кырык төсле музыка уйный башладылар. Чүмечтән очып киткәннәре әнинең башы, минем башым тугрысында әйләнеп-әйләнеп җырларга тотындылар. Шул арада берсе быж иттереп килеп, минем борынмның очына утырды. Мин төшерергә өлгерә алмадым. Борынма бик очлы, бик ачы утын тыкты. Мин кинәттән сикереп китеп кортларны куркыттым. Анлар тагы тавышлырак җырлый, тагы безнең башлар өстендә күбрәк әйләнә башладылар. Әни кызу-кызу тубалга сала башлады. Әни салган саен, тубалда гөрләү куәтләнә башлады. Шәйтан таягыннан корт шактый кимеде. Аның сыгылып яткан бер ботагы бераз башын да күтәрде. Кортлар үзләреннән үзләре дә, күпердән чыга торган хайван кеби, тубалга таба керә башладылар. Әни: «Анасы керде, хәзер бетерәмез!» — дияргә өлгерә алмады, әллә кайдан арба тавышы ишетелә башлады, һәм дә бик тиз безнең тугрыга килеп җитеп: «Ил тапканнар, ил тапканнар! Уртак!»—дигән тавышлар ишетелә башлады. Мин ул тарафка өйләнеп карап, ямь-яшел чапкан печән өстенә ат тотып утырган бер ир, ак эшләпәләр, кызыл күлмәкләр киеп утырган ике хатынны күрергә өлгерә алмадым анлар бары да бердән атларыннан сикереп төшеп «Уртак!» дип йөгереп килә башладылар һәм дә әни янына килеп, җыю мөштәрәк булып, биләү дә мөштәрәк булсын өчен, куллары берлә берәр корт салган төсле кылана башладылар. Ирләре, салыйм дигәндә манлаены бер корт чагудан кулы берлә нишләгәнен белмәенчә тубалның эченә бөтен кулын тыкты. Кортлар бердән дулый башддылар. Бер минутта әнинең бөтен башы-өсте корт оелән тулды. Бик зур тавыш күтәрелде. Теге мужик вә хатыннар кулларымы селки-селки кортлардан кача башладылар. Әни тубалны ябарга өлгерә алмады бөтен корт чыгып бетте. Анлар югарыда тагы әйләнеп-әйләнеп җырларга тотындылар һәм бер-ике әйләнгәннән сон урманга таба ага башладылар. Теге мужиклар, үзләренең ни кылганлыкларын хәзер белсәләр дә, калган-поскан кортлар айларны куып-куып йөгертеп чакканга анлар акырып-бакырып йөрергә тотындылар. Атлары элгәре-рөк тик торса да, берничә корт барып чаккач та ул да сикерә-сикерә чабып, арба артын чыгарып юл буйлап авылга таба китте. Мин, алтын тау югалткан кеше кеби, ил артынан бераз чапсам да, күземнән югалгач әни янына кайттым. Әнинең битләре, маңлае тирләп-пешеп беткән, куллары да корт угы берлә шешенеп оеткән иде. Йөзенә дә әллә никадәр ачу килү төсе чык-кан иде. Теге мужиклар, хатыннар һәммәсе дә безгә күренмәс өчен арбаларын калдырып, ашлыклар арасыннан киткәннәр иде. Без әни берлә бераз карашып торганнан соң, әни: «Каһәр сукканнар! Нинди зур илне әрәм иттеләр!»- диде дә, торып кайта башлады
Миңа бу юлы буш тубал, буш битлекне күтәреп кайту, бердән, авыр, икенчедән оят төсле тоелды Кеше күрсә: «Илеңез кая?» дияр кеби булды. Курка-курка яшеренә-яшеренә генә, буш тубалны күтәреп өйгә кайттык. 15
==15==
Тагы эш җитә, тагы җәй үтә. Мин тагы җәйдән бер файда итә алмаенча калдым. Кичләрен, иртәләрен бөтен авыл чалгы кайрау тавышы берлә яңгырый. Чалгылар хәзерләнәләр. Кызлар кызу-кызу киндерләрен агартып бетереп, тукмаклап сандыкларга җыеп, янмый торган балчык келәтләргә кертеп куярга ашыгалар. Яшь киленнәр, кызлар, урак, печән өчен яңа эшләпәләр бастыралар, искеләрен буяталар. Аркаларына тагар өчен сач такмаларын яңадан тезәләр, кулларга җиңсәләр тегәләр. Хәзерләнәләр, елыңда бер килә торган зур эш бәйрәменә хәзерләнәләр.
Озак үтмәй печәнгә төшәрләр. Аның артыннан уракка, аның артыннан орлык җитәр; аның артыннан тагы урак. Авыл халкы тәмам кыр кешесе булып китеп, өйләренә ашарга-эчөргә генә кайтырлар. Авылларда бөкре картлар, чебеш ашатырга калган карчыклар, өй сакларга калган балаларга башка безнең кеби эшсез халык кына калыр. Ул вакытта эшләргә теләсәң дә бер эш эшли алмассың. Шуның өчен, бу елны ичмасам әрәм итмәс өчен, мәдрәсәгә баргач башка шәкертләр арасында сөйләргә минем дә сүзем булсын өчен, кызларга хат язарга кирәк. Кичә бик озак кемгә язарганы уйладым. Күрше кызы Сәгыйдә бик матур булмаса да, анда кереп-чыгып йөрү уңай булганга, аңар язмакчы булдым. Ләкин ул язу таныймы, анысын белмим. Ни дип языйм? Мужик егетләренке төсле иттереп, читләрен чуарлап, бәетләр язарга миңа килешми. Шәкертчәрәк иттереп, гарәпчә кушып язсаң, аңламас. Үземнән бертөрле иттереп языйм ахрысы. «Җаным, Сәгыйдә... мин сине сөям...» Инде нәрсә язарга?.. «Кавышыйк, җаным...» Тагы нәрсә? «Гыйшык тоту Йосыф, Зөләйхадан калган». Бу килешеп бетми. Йә тагы нәрсә?.. «Мине яндырма!..» Шул гынамы? Укып карадым, бердән бик аз була, икенчедән бер дә аңлашылмый. Бу ярамый, зуррак кәгазьгә һәйбәтләп язарга кирәк. «Алтын бармагым, көмеш тырнагым»,— дип язсаң, тагы матур төсле күренми. «Сезгә газизелвөҗүд вә кәсирелсөжүд» дип башласаң, әтигә, әнигә язган хат төсле була. Юк, берсе дә ярамый, яңадан язам. «Җаным Сәгыйдә, сиңа бик чук-чук сәлам бәгьдендә сүзем шулдыр...» Инде нәрсә языйм? «Сине сөям...» Тагы?.. Сөю берлә эш бетми бит, миңа тегесе кирәк! «Кавышыйк, җаным Сәгыйдә, син кая ятасың?» Бусы килешмәс! Минем ни эшем бар кая ятуында? Шулай бетерим ахрысы. Үзе дә белә инде. «Сине сөйгүче...» Укып чыккач, бу хатны да яратмадым. Ни булса булсын, мәкъсуд — хат язу бит. Шуны җибәрәм. Ләкин ничек җибәрәм? Бербер бала аркылы җибәрергә, баласы юк. Тагы ул балага ышанырга ярыймы? Карчыклар аша җибәрергә, ул карчыкны кайдан табасың? Үзем бирергә кирәк. Таптым, мәчеләренең муенына бәйләп җибәрергә кирәк. Ләкин аны әллә кем алса, ул вакыт нишләрсең! Юк, әүвәл йортларына чыкканны саклап торырга кирәк тә ташка төреп ыргытырга кирәк. Хәзер печәнлектән аның чык-канын саклап торырга киттем.
Строка 99 ⟶ 100 :
==19==
Безнең дә эшләр бетте. Миңа мәдрәсәгә китәргә вакыт җитте. Әниләр күлмәк-ыштаннар тегәләр, миңа чәкчәкләр, майлар, баллар хәзерлиләр. Әти дә, төрлечә уйлап, мина күпме акча бирергәлегенең очына чыга алмый. Үзем дә күпме акча барлыгын, җәй буе күпме җыелдыгын хисапладым. Баргач ук һәйбәт трико казаки берлә чалбар тектерәм. Сәгать алсаң да яхшы булыр иде, ләкин акча җитеп бетмәс. Берәр атнадан китәм. Мәдрәсәгә барасы килсә дә, әллә нигә авылдан да китәсе килми. Әллә нинди хис шунда үземне бәйләп тота. Мәдрәсәдә бик кызык була инде. Бөтен шәрикләр җыелалар, һәммәсе әллә никадәр яңа хәбәр китерәләр. Әллә никадәр шатлык була. Мин, әүвәле харчевняга барып төшеп, хәзрәт берлә күрешеп килеп, харчевняда бер-ике көн торып, дуст-ишләрне, Шәрикләрне харчевняга алып килеп, пәрәмәч, сумса берлә сыйлап кына барып керәм. Кызык була.
20 нче сентябрь, 1895 нче ел
==20==
Бүген китәм. Әйберләрем һәммәсе җыелган. Китаплар, күлмәк-ыштаннар, күчтәнәчләр һәммәсе дә букчаларга тыгылган. Торырга дигән 25 сум берлә, әти казакилар алырсың дип биргән 10 сум берлә, үземнең җәйли җыйган 8 сум 38 тиен дә кәгазьгә алыштырылып, ки-таплар эченә куелган. Китәм, тагы киләсе җәйгә кайтырга булып китәм. Кыш буе, белмим, нинди үзгәрүләр булыр. Җәй буе берни булмады. Нә кызлар берлә йөрдем, нә башка бер эш эшләдем. Хәер, теге төрек тарихын, теге китапны биш-алты кат укып чыктым. Баргач та тагы шундый китаплар укырга кирәк әле.
Китүне уйлагач, күңелләр йомшарып китә, елыйсы килә. Киткәндә еламасам ярар иде. Бүген иртүк мунчага кереп, яңа күлмәкләр киенеп чыктым. Әни минем чыгуыма коймаклар пешереп, бал берлә чәй хәзерләгән иде. Бик тәмле иттереп эчтем. Әни миңа хәзер кунак иттереп карый. Минем берлә сөйләшкәндә яшь чыкмасын дип көчләнеп кенә сөйли.
Строка 300 ⟶ 302 :
— Яхшысын яхшы, абыстай, ләкин әле кара халык -кара сарык диләр бит. Анлар берлә яшәргә кирәк бит. Шуның өчен әле яна вакытта анлар теләгәнчәрәк кы-лынрга кирәк димез,—диде.
Әти дә шул фикер хакында озын сүзләр сөйләде, дәлилләр китерде. Ләкин мин буйларның берсен дә тыңламадым да, каршы жавап та бирмәдем, һәм җавап бирергә урын да юк! Бу сүзләр минем тагы бер кат алданганымны беркетте, авылда бер-бер эш эшләүдән бөтен өметемне өзде, хезмәт итәргә дәртемне бетерде. Мин, бөтен өметләрдән яп-ялангач көенчә калып, игьтикадсыз, имансыз яшәргә, яшәргә дә түгел, гомер үткәрергә мәҗбүр идекемне белдем. Башымда буңар каршы бик зур протест уянса да, күңелем эченнән еглау-дан башка бер эшкә тотына алмады, үземне үзем коткарырга бер юл булмады. Мин иртә берлә бернәрсә дә уйламаенча, мин аны сөйми, ул мине сөйми торган авылдан ул мине сөйми, мин аны сөйми торган бикәчемә киттем.
15 нче март, 1900 нче ел
==70==
Мин, зинданга ябылган кеше кеби, үземнең яшьлек гайрәтемне кая куярга белмәенчә, эчемне кайната торган гайрәт көчен бастырыр өчен, үземне үзем арытыр өчен иртәдән кичкә кадәр идән буенда йөрим. Уйланам, уйлыйм. Әллә ничәшәр катлы «иске гадәт» диварлары берлә чолганган, үземнең мәгънәви зиндандагы тормышымны төшенәм; шуның богауларын өзәргә, үземне үзем азат итәргә юллар ззлим. Буннан качып китәргә, кая булса да китәргә уйлыйм. Ләкин тагы күз алдыма әллә нинди киләчәкнең ямьсез күреншләре килеп басып, мине куркыта. Мин үзем дә, шул «гадәт» богауларын өзәргә көч юклыгын хис итеп, язмышка риза булып, шул тормышны мәгънәләтә төшүдән башка юл габа алмыйм. Ләкин ничек мәгьнәләтим? Үзем ышанмасам да, ичмасам үземне азрак алдарлык эш кайдан та-Зыйм? Мәдрәсәгә керимме? Ләкин аңда кереп, ничек эялмаенча «Төхфәтелмөлек», «Мораделгарифин» укыгып торыйм? Мәсҗедкә барыйммы? Анда барып, тагы -шчек иттереп, «Дөррелмәҗалис»тән хур кызларының матурлыгы хакында, канәгать кылу тиешлегендә үзем зарарлы дип ышанган сүзләрне сөйлим! Соң, нишлим? Бу озын кышкы төнне ничек үткәрим! Бу үгез йөреше берлә йөри торган төнге сәгатьләрне ничек уздырыйм?
19 нчы декабрь, 1900 нче ел