Шайтан коткысына бирелеп: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Yeni bet: '''ШАЙТАН КОТКЫСЫНА БИРЕЛЕП…''' Илхат баскан урынында катып калды. Аның алдында кара смокинг кигән, кеч... |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
'''ШАЙТАН КОТКЫСЫНА БИРЕЛЕП…'''
- Син үзең бит мине чакырдың, әллә, оныттың да инде? – дип дәвам итте төнге кунак, өстәл артына ук барып утырып.
- Юк, мин сине чакырмадым! Мин бернинди Газраилне дә чакырмадым, бугай... – Егет үз-үзеннән шикләнеп куйды. “Кайчан мин сине чакырдым, белмим дә”, дигән төсле җилкәсен генә җыерып куйды.
- Җилкә селкетеп басып торганчы утыр әле булмаса, - дип кенә, салкынча әйтеп куйды. – Газраил дә түгел мин. Әйттем бит инде Газазил, дип. Газраил булырга, мин сине монда үтерергә килмәгән инде. Тынычлан да, икәү бергә, сөйләшеп- серләшеп алыйк.
- Димәк, мине чакырмадым дисең инде? – Газазилнең уң кулында, кайдандыр һавадан, бармак юанлык сигара барлыкка килде. Сул кулын сигара очына китерүе булды, сигарасы кабынып та китте.
- Тартасыңмы? – Газазил, шулай ук һавадан икенче сигара китереп чыгарды.
- Юк... ташладым...
- Дөрес эшләгәнсең! – Газазил чираттагы төтенне авызыннан һавага өреп җибәрде. – Мин дә ташлаган идем... Бер мең ел элек... Дөнья үзгәрә, менә яңадан тарта башладым. Нервалар шул, какшап беткән нервалар...
-Димәк, чакырмадың инде? – дип янә кабатлады.
- Юк, чакырмадым, - дип ныкышты Илхат та.
- Ә кем соң, күккә карап, бәхет, байлык сорый иде? Ул кеше син түгел идеңме? Монысын да инкаръ итәсеңме?
- Анысы мин идем дә ул... Тик мин бит Ходайдан бәхет сорадым, яисә дидем, әзрәк байлык, акча, дидем...
- Нәрсә сиңа, Ходай әллә акча таратып йөри дип беләсеңме әллә тагын? Хе-хе... - Озак кына көлүеннән тыела алмыйча утырды кунак.
- Һе, бәхет дисең инде, байлык дисең инде?... –дип сынаулы гына Илхатка карап куйды, көлеп туйгач.
- Әйе, байлык, бәхет! – Илхатка төнге кунакның, аның өендә аңардан көлеп утыруы охшамады.
|