(«Бакырган» нан)
Ишан, ишәк өкешер,
Өкешмәктә мәгънә бар;
Ишәк әйтер: «Мин баймын,
Миндә нукта җөгән бар».
Ишан әйтер: «Үкермә,
Мин синнән дә бай әле:
Минем чалмам астында
Ат урларга җөгән бар.
Син булсаң да нукталы,
Бик мактанма, туктале;
Мин мактаныйм, син тыңла,
Минем сүзне тот әле.
Мине ишан дигәннәр
һәрберсе синдәй ишәк,
Минем изгелегемә
һичберсе китерми шәк.
Анларны мин нукталыйм,
һич кызганмыйчук талыйм;
Зур корсаклы байларны
Каезламый туктамыйм.
Булсаң син хайван надан,
Синнән бигрәк мин надан;
Ялкаулык та наданлык —
Бүләк безгә Алладан.
Без халыкны алдыйбыз,
Агуны без «бал» дибез;
Корсак тулгач, милләткә:
— Син аш-сусыз кал, — дибез.
Татарларны мин җигәм,
Минем кулымда җөгән;
Ник җикмәскә, татарлар
Җебегән бит, җебегән.
Сиңа сүзем шул, ишәк:
Яхшы булыр килешсәк;
Йөзик ялган эчендә,
Син каек бул, мин — ишкәк.
Булчы син миңа мөрит,
Мине аркаңда йөрет;
Ачыйк гамәл кибете,
Игътикяфләргә керик».