Мактанчык бака

(Әкият; авторы — Идрис Шәймөхәммәтов)


Түгәрәк күл буенда, камышлыклар төбендә яшәгән, ди, бер бакылдык бака. Үзе кечкенә булса да, тавышы бик еракларга ишетелгән, ди. Көн димәгән, төн димәгән, һаман мактанган. «Бакка-как-как, мине эзләп тап! Миннән оста җырчы биюче юк. Исемем — Бакылдык, үзем бер батам, бер калкам»,— ди икән.

Шулай беркөнне су астыннан өскә күтәрелгән бу бака һәм тирә-якны яңгыратып бакылдарга керешкән: «Бак-бакак, бака-как»,— ди икән бу. Шулвакыт камышлар арасында йөзеп йөргән үрдәк, баканың тавышын ишетеп, аның янына ашыккан.

Үрдәк баканың бакылдавын мактарга тотынган. Бака бик шатланган, тагын да күбрәк бакылдаган.

«Кил әле, борыным өстенә мен әле. Колакларым катырак, җырыңны бик тансыкладым»,— дигән үрдәк. Бака бик шатланган. Үрдәкнең борынына менеп атланган. Җырларга дип авызын ачуы булган — үрдәк баканы капкан да йоткан.