Маймыл ярата банан (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

МАЙМЫЛ ЯРАТА БАНАН үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Маймыл ярата банан.

Мин дә ким түгел аннан,

Мин дә яратам банан.

Һич тә сөйләмим ялган -

Яратмас идем банан,

Тәмлерәк ул суганнан.


Әйе! Сөйләмим ялган,

Маймыл тезгән бананнан:

«МАЙМЫЛ - ЯРАТА = БАНАН».

Укымышлы ул булган -

Хәрефләр цифрлардан

Торганын әйткән алдан.


...Иң шәбен ребуслардан

Чишеп кара, юраман.

Җавап тапсаң, берзаман,

Бәлки, бирермен суган.

Юк! Суган түгел - банан!..

Банан түгел - барабан!!!


 

 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.