Син, Чемберлен агай, карап торам,
Безнең ишене ишкә куймыйсың,
Аркосны да кереп карап чыктың,
Үзең болай,
Куркытканмын диеп уйлыйсың.
Карап-карап сиңа торамын да
Тагын карап алам үзеңә:
Килеш-килбәтең дә әйбәт бугай,
Монокль дә килешә күзеңә,
Ләкин...
Менә «ләкин» сүзе белән
Күп вакытта башны җуялар,
Матур гына мактап киләләр дә,
Иң ахырда
«Ләкин»...
Сүзен кыстырып куялар.
Синең дә әле менә ноталарны
Һәр кояшлы көнне алабыз;
Ләкин...
Ләкин дибез дә шул,
Башны гына селкеп калабыз.
Әйтче, зинһар, кайдан шулкадәрле
Төрле хатлар кулга эләсең?
Коминтерн дигән нәрсәсе дә
Тыныч бирми үзеңә, күрәсең.
Мин нотамны сиңа «җәнаб гали»,
Фәлән-төгән диеп башламыйм,
Мужик булып язам,
Йөрәктә дә
Англиягә ачу сакламыйм.
Шулай булгач, инде дус кешеләрчә
Турыдан-туры эшкә күчиек:
«Нота» бик күп яздың,
Инде
Ультиматум дигәнеңне кайчан көтиек?
Их, син, шайтан борын,
Кызып киттең соңгы көннәрдә;
Йокың качкан бугай,
Шулайдыр шул,
Бөркү була кайбер төннәрдә.
Үзем теләп, унбер тәңкә биреп
«Чемберленга җавап» фондына,
Нота язам янган йөрәк белән
Англиянең мәгърур лордына.
«Сиңа җавап фонды» — миллионнарның
Берәр тиененнән җыелыр,
Сиңа каршы булган аэропланнар
Гади алюминнан коелыр.
Ләкин...
Шул тиеннәр биргән миллионнарны,
Сугыш ачсаң, —
Сугыш сафында
Очратырсың әле тагын да!
Гаскәрләрең көчле, Тик шулай да
Ул гаскәрләр безне җиңәлмәс!
Сөнгеләрең үткен,
Ләкин бел син:
Алар безгә каршы юнәлмәс!