Көтмәгәндә (Тукай)

Көтмәгәндә
АВТОР Габдулла Тукай

Көтмәгәндә


Кар-томаннан көтмәгәндә килде чыкты Шүрәлем.
Дәшмимен. Тып-тын торам. Нишләр икән, дим, күрәлем.

Иң элек төртте озын бармакларны ул бүркемә;
Бармагы үтми аның, күрде, башымның күркенә.

Сузды шуннан соң кулын, биттән минем эзләп кытык;
Кайда ул көлмәк, кытыкланмак миңа — йөзләр чытык.

Муйныма сузды, кытыклармын дип, ул тырнакларын;
Мин шарыф берлән аны куйган идем чорнап калын.

Белде капшап соңра инде арканың да ул хәлен;
Җәйге күк күлмәк түгел шул: үтми бармак — тун калын.

Бик кирәкле эш кеби күкрәкләремне капшады:
Ул кытык эзләп маташты; булмагачтын — ташлады.

Мин бөтенләй бер кәбестә: бар кием ун кат минем,
Бу киемнәр йөклеген икърар итәрлек ат минем.

Ул, алып кулларны күкрәктән, минем билдән тота;
Һич тә бер шәйтан чишалмаслык минем билдә пута.

Ул, табан астын кытыклыйм дип, аякка кул ата;
Бармагын сизми аның, әлбәттә, җансыз ул ката.

— Әмма бәйләнчек тә син урманда, кырда, Шүрәле!
Йөрмә монда булмаганга, бар, эшеңне күр әле!

Син түгел, тәнгә тиялми китте инде күп суык,
Төлке эчле тун җибәрде күп суыкларны куып.

Кертмәгәч тәнгә, суык абзаң миңа дошман әле,
Миннән үч алмак өчен эшкә буран кушкан әле.

Шул сүземнән соң томанга батты, гаиб булды ул,
«Чи-и-и!» итеп бер әллә кайда, бик еракта көлде ул.

Ул көлә, һәм көлке эзләүдә үтә кич, иртәсе;
Кем кыеп әйтсен аңар сүз, ул — табигать иркәсе!


?