Кәҗә белән сарык хикәясе (Тукай)

Кәҗә белән сарык хикәясе
АВТОР Габдулла Тукай

Кәҗә белән сарык хикәясе


Борын заман бер Ир белән Хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;
Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык,—
Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн Ире: «Кара монда, Хатын! —
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын,—
Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык».

Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

Нишли инде мискин Кәҗә белән Сарык?
Булмый хуҗа кушканына каршы барып.
Икесенә бер зур гына капчык тегеп,
Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара,—
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,
Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,—
Баш янында болар икәү тора куркып,
Әйтешәләр бер-берсенә: «Син тот, мин тот!»

Кәҗә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк».
Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк».
Бүре башын кулга тотып кузгатырга
Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,
Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,
Башны икәү тотып ике колагыннан,
Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

Бара болар. Тукталмастан һаман бара.
Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.
Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:
«Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә килалмаслар,
Безнең анда кунганлыкны белалмаслар.
Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде:
«Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде».

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,
Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә:
Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,
Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка.

Кәҗә, Сарык, күргәч ушбу тамашаны,
Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны.
«Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр!» —
Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле.

Куаналар өч-дүрт Бүре, моны күргәч,
Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч:
«Ашыйбыз, дип, бу икәвен тотабыз да,
Менә ничек ит таптык, дип, буткабызга!»

Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!»

Сарык шунда капчыктагы башны ала,—
Барча Бүре куркуыннан шашып кала;
Өч-дүрт Бүре хәйран калып торган чакта,
Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана.

Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики!
Капчыктагы Бүре башы бит уники!
Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
Моннан зуррак Бүре башын китер табып!»

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,
Капчыктан ул алып килә шул ук башны.
Өч-дүрт Бүре чынлап инде куркыттылар,
Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.

Түгел хәзер Бүреләргә ашау кайгы,
Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.
Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын? —
Һәрбер Бүре шуңар салган бөтен уен.

Торып әйтә шул арада Өлкән Бүре,—
Картайган һәм күп эшләрне үткән Бүре:
«Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим,
Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры».

Шулай итеп, Өлкән Бүре суга китә.
Кайтмый ләкин, озак кына заман үтә.
Кайтмый Бүре — эзе дә юк, исе дә юк,
Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә.

Бүреләрне тагы каты курку басты,
Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.
Тагын берсе суга таба китте торып:
«Туктагыз, мин эзләп кайтыйм»,— дигән булып.

Мәгълүм инде, бу Бүре дә кача шулай,
Хәйлә берлән качарга юл ача шулай.
Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә,
Мәҗлес халкы көтә һаман, көтә, көтә.

Өч-дүрт Бүре берсе соңра кача берсе,
Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.
Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык
Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,
Болар инде тәмләп кенә ашый бутка.
Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына
Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

Иртә берлән иртүк торып, таң аткач ук,—
Кулларында Бүре башы салган капчык,—
Тагын болар урман буйлап сәфәр итте.
Нәрсә языйм?.. Хикәям дә шунда бетте.


?