Кәккүк каян барлыкка килгән? (риваять)

Ике кызның әнисе чирләп киткән икән. Әтиләре намазда вакытта бу кызлар кычкырышып уйнаганнар да уйнаганнар икән. Әниләре:

— Кызым, су бирегезче,— дип тилмереп су сораса да бу балалар ишетмәгәннәр икән.

Шулай ята торгач әниләре: «И, ходаем, кәккүк булсаемчы»,— диюе булган, кәккүккә әверелеп очып йөри башлаган. Бу балалар әниләренең кошка әверелеп очып йөрүләрен күреп:

— Әнкәем, мә, су бирәбез,— дип елаша башлаганнар.

Әтиләре намаздан кайтып ишек ачуга — әниләре очып чыгып та киткән. Ике кыз аның артыннан су тотып йөгергәннәр. Чытырманлыклар, таулар үткәннәр. Елый-елый йөгергәннәр. Боларның күз яше тамган җирдән чылтырап чишмәләр агып киткән, аяк табаннары канап үләннәргә тамган. Яланда кызыл яфраклар очратканыгыз бармы? Менә шул яфраклар аларның каннары тамганлыктан шулай кызарып калганнар.

Шуңа күрә кәккүк балаларын карамый, күкәен чит кош оясына салып китә.