Күңел
АВТОР Габдулла Тукай

Күңел


Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!
Күп сөекледер бөтеннән — тәңрегә сынган күңел.

Һәр минут миннән тели дөнья күңел җимешләрен,
Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел?

Алга сәүкъ ит сахибеңне, бул чыдауда таш кеби,
И фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!

Ялтыра, яктыр — килешсен калебе саф шагыйрә,
И моңарчы төрле тап-тутларга өртелгән күңел!

Шундый гали мотлабың — мең җан бирергә урны бар,
И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!

Игътиля итсәң, канатың ач, — вакыт җитте бугай, —
И тумыштан гарше әгъляләргә җилкенгән күңел!

Син йоларсың һәр һәлакәттән — ышаныч бар сиңа,
Яр читендә торганымда ярдәмең булган күңел!

Яхшы аңла: юк сафа инсанлыгыңны җуймыйча,
И шуны саклау юлында күп газапланган күңел!


?