Күңелле Чыпчык белән күңелсез Карга

Күңелле Чыпчык белән күңелсез Карга

(Калмык халык әкияте)


— Чыр-чыр, чыр-чыр! — иртәдән кичкә кадәр пырхылдап оча да оча бу Чыпчык. Шулай ул күңел ача. Үзе кечкенә, ару-талуны белми. Монда бөртек каба, тегендә суалчан таба. Шулай яши дә яши. Күңеле көр, кайгыра белми.

Агачта бер карга утыра. Төсе кара, чырае сытылган, үзе тәкәббер. Бер күзен кыйшайтып кына чыпчыкның шаяруын күзәтә, аның шат күңелле булуына ачуы килә, көнләшә. Чыпчык очып китә дә яңадан килеп куна. Чыр-чыр итә. Чыр-чыр! «Кыланчык,— дип уйлый карга,— түзәрлек түгел».

— Чыпчык, әй чыпчык, хәлләрең ничек? Ашарга ничек табасың? — дип чыпчыкка сүз куша карга. Ә чыпчык бер минут та тик утыра алмый. Я очып китә, я бер урыннан икенче урынга сикерә.

— Менә шулай камыш чукыйм,— ди Чыпчык очып барганда.

— Әгәр тамагыңа тыгылса нишләрсең, үләрсең бит? — ди Карга.

— Нигә үләргә? Тырнакларым белән тартам да чыгарам,— ди Чыпчык.

— Әгәр канаса нишләрсең?

— Су эчәрмен, су белән юармын. Шулай итсәң, кан туктый ул.

— Аякларыңны чылатсаң, туңарсың, салкын тидерерсең бит. Аякларың авырта башласа нишләрсең?

— Чыр-чыр, чыр-чыр! Учак ягармын, аякларымны утта җылытырмын. Шулай итсәм, терелермен.

— Әгәр янгын чыгарсаң, нишләрсең?

— Канатларымны җилпермен. Шулай итсәң, ут сүнә ул.

— Әгәр канатларыңны яндырсаң, ничек очарсың?

— Врач чакырырмын, ул мине дәвалар. Карга сорый да сорый:

— Әгәр врач килмәсә, нишләрсең? — ди.

— Чыр-чыр, чыр-чыр! Бөртек табармын, суалчан ашармын, оя ясарга җайлы урын эзләрмен, эссе кояшта кызынырмын, җиләс җил исәр. Врачның кирәге дә булмас, терелермен!

Чыпчык шулай ди дә оча да китә. Карга аның койрыгын гына күреп кала. Карт карга көнләшүдән каурыйларын тырпайта, күзләрен акайта, томшыгын шакылдата.

Тормыш бик күңелле, гаҗәп матур ул! Тик борыныңны гына карга кебек салындырма. Чыпчык кебек шат күңелле бул!