Күрсәтә
АВТОР Габдулла Тукай

Күрсәтә


Ай, кеше! Тыштан үзендә изге хасләт күрсәтә,
Яхшыга — рәгъбәт, яман эшләргә нәфрәт күрсәтә.

Тик ходай хәзер урынны сайлый ул азмак өчен,—
Әһле дөньяга тышыннан истикамәт күрсәтә.

Әмре хак корсак белән каршыга каршы килмәсә,
Ул хәзер дингә вә Коръәнгә итагать күрсәтә.

Булса килмәслек үзенә тугъры әйткәннән зарар,—
Ул да чынлыкны сөя, сүздә сәдакать күрсәтә.

Алганы булса берәүдән, ахирәт истән чыга;
Биргәне булса: янарсың, ди, кыямәт күрсәтә.

Бик горурлы ул, сиңа һич ихтыяҗы булмаса;
Бер эше төшсә әгәр, балдай фәсахәт күрсәтә.

Ут кабызмый ул, төтен эчкәндә, иптәштән элек;
Әүвәле аңгар суза — икрам вә хөрмәт күрсәтә.

Дусты өстеннән эчүдә булса сакый ул әгәр,
Тип-тигез салган була,— гүя гадәләт күрсәтә.

Мин арыслан! —ди, синең малны тәләф иткәндә ул,
Син аңар калсаң: фәкыйрьмен, ди, җәбанәт күрсәтә.

Чәнчә дә ул күңлеңә явыз лисане хәнҗәрен:
Нигә кәйфең китте, дустым? — ди, мәхәббәт күрсәтә.

Тыңласаң тыштан, синең гайбәт аның аузындадыр;
Син килеп керсәң, ачык, мәгъсум кыяфәт күрсәтә.


?