Күл Черкене авылы тарихы


Мин тумышым белән (Буа районы Күл Черкене) малае. "Кайсы Черкен ?", - диеп сорасагыз,-"Мин гади генә Черкеннеке",-дип әйтәм.- Безнең өчен  андый исемдәге авыл  башка юк.

Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов

Йорт  “уба” башында урнашкан. "Нәрсә соң ул “уба”?",- дисәгез, "Ул кулдан казылган күл. Безнең өчен бик зур күл. Диңгез дә алай зур була алмагандыр, чөнки үзебез бик кечкенә идек. Күлнең бөтен булмышы  безгә,кәтүк хәтле малайларга, көне буе су коеныр өчен, олыларга анда юкә  агач кабыгы батырып куеп, җәй ахырында юкә мунчаласы ясар өчен, ә инде меңләгән бакаларга шул кабык утрауларына утырып сайрар өчен кирәк иде. Ул бакаларның иртә-кич сайраулары еракларга ишетелеп, безгә сандугач сайрауларын алыштырды.

Моннан 70 ел элек Черкен үзе һәм халкы нинди иде? Ул тулысынча натураль хуҗалык-37 гектар алма бакчасы,5-7 гектар яшелчә,,яярма ясау,җил һәм су тегермәне тотты. Шулай ук  биредә көнбагыш мае  сыгалар, каймак  ясыйлар иде. Әйе ,аларның күбесе кулаклардан алынган . Тик ул кулаклар да Черкеннеке булган бит. Алар халык белән бергә эшләгәннәр, тир түккәннәр,бергәләп ашаганнар.

Сүзем күлдән ерак түгел урнашкан ике “завод” турында иде. Аның берсен,тимер юлга якынрак урнашканын,без,малайлар, “дегевитель” дип атый идек. Ул нишли иде диярсез. Ул тегермәндә ярма ясыйлар иде. Тарыдан ярма, ә гымбактының  ( безнеңчә көнбагыш) кабыгын салдырып, мәмиен чыгаралар. Анысыннан икенче заводта май сыгалар. Сүзем әлегә беренчесе турында. Аңардагы механизмнар 1912 елда Америкада ясалган. Ул нефть (мазут) ягып эшли,бер ягыында тонна авырлыкта маховигы.яныында 5-6 тонналы чаннан “су эчеп” суынучы кап-кара машина әйләнә. “Паш-пош” эшләп утырган бу әкәмәттән алкаланып зәп-зәңгәр төтен торба аша урамга чыга. Авыл абзыйлары башта машинаның башыындагыы зур  тимер шарын паяльниклар беләнозак итеп кыздыралар,ул кып-кызыл төскә килгәч,,маховикка киертелгән,механизмнарга тоташа торган зур калош киңлегендәге каештан тартып кабызалар. Озак азапланалар,тик барыбер кабызалар. Процесс башдана...

Хәлле авыл кешесеннән күчереп салынган көнбагыш,киндер мае сыгу “заводы” безнең бакча башында гына иде. ”Насыртдин тирмәне” булып халык телендә сакланган бу искитмәле җайланма бер ат көченә ия. Ярма тегермәнендә кабыыгы салдырылган гымбакты мәмие бу заводка килә. Билгеле, хезмәт көненә бирелгән симәнкә маен күбрәк ясар өчентуган-тумача,тирә-күрше берләшәләр.Эшләп җыыелган хезмәт көненә 2-3 капчык кына орлык бирелә.Дистәләп кеше берләшкәч,шактыый чимал җыела. Заводта төөп фигура-ат. Мәми салынган зур казанның астында утын яна,чимал җылытыла.Казан төбенә утырмасын,көймәсен өчен аның эчендә болгаткыч тора. Менә шул болгаткычны хәрәкәткә китерә торган агач тәгәрмәчләрне түгәрәк буенча тартып ат әйләндерә.Ул тәгәрмәчне тигез тартсын өчен артыннан куып йөрүче дә була. Бу минем кебек 8-10 яшьлек малайлар өчениң мәртәбәле эш урыны.көн дәвамында кружка төбенә салып җылы май бирәләр.Бераз икмәгеңдә булса,манып ашап була. Ә майны сыгып алганнан соң калган түбен туйганчы ашау мөмкинлеге бар.

Завод эчендәге абзыйлар казандагы мәми пешеп җитәр алдыннан бу массаны пресска салалар һәм озын агач күсәк белән 4-5 кеше винтлы прессны әйләндереп май сыгалар.шулай итеп еллык көнбагыш мае ясала иде.