Таш тауларны эретердәй шәфкать нуры
Балкый төпсез күзләренең карашында,
Фәрештә ул; сөйгән өчен адәм халкын
Ята шунда дүрт диварның арасында.
Кара болыт чәчкәйләре тәнен япкан;
Озаеп, дулкынланып җиргә яткан;
Ак тәннәре зифа аның; зур күзләре
Тегәлеп бер ноктага уйга баткан.
Тулган айның, ак нурлары бары бергә
Җыелып, төшкән шәүләсе ак йөзләренә.
Тәрәзәсе ачык аның; күк дөньясы
Онытылып карый серле күзләренә.
Ул да шулай кайчандыр бер күк кызы иде,
Янып торган күкнең шәфкать йолдызы иде.
Түзалмагач җир өстендә аккан канга,
Килеп күкнең патшасына башын иде;
Иде дә ул, сорады күк алласыннан:
«Бетсен, — диеп, — җирдә коллык, күз яшь һәм кан!»
Нәрсә диде аңар каршы күк алласы?
— «Хаинә — син! Синең урның — суык зиндан!»
Әйе, ул бер сөрелгән; шунда күптән инде
Онытылган. Сөрелеп ул күктән инде
Газапланыр өчен җиргә, тар зинданга.
Үтә еллар... Хәятыннан бизгән инде...
Чү, Газраил канатларын селкеп алды,
Таратты бар болытларны офыкларга;
Киң күк йөзе шыр ялангач булып калды;
Мәһабәт ул килеп басты биек «дар»га,
Канатының очларыннан каннар тама;
Канга баткан зур күзләре уттай яна.
«Әҗәл җитте бу кызга!» дип, тәңре хөкмен
Укыды ул галибанә бар дөньяга.
Барып, зиндан ишекләрен ачып керде.
Нәрсә күрде?!—Зәһре бетте йөзләрендә,
Иң беренче, канатлары хәлсез калып,
Рәхим, шәфкать ишетелде сүзләрендә.
Иң беренче, таш йөрәге каннар сыгып,
Күз яшьләрдән битләрендә күренде юл;
Онытты да тәңре хөкмен, белештерми,
Күк кызының аягына ташланды ул.
Ташланды, ах! Мискинәнең ак йөзләре
Агард куркудан йомылды күзләре.
Күп тә үтми газраилнең колагына
Ишетелде күк кызының шул сүзләре:
«Килмә якын зәһәрләнеп өсләремә!
Ерткычлык чыккан синең йөзләреңә!
Канатларың канлы синең, килмә! Куркам;
Кан йөгергән, агу, зәһәр күзләреңә.
Кай җирләрдән кан агызып килдең, әйтче,
Нинди шомлы сер сөйләргә минем янга?
Кем син үзең?
Юл кисүче?
Иблис мәллә?
Буялган, әйт, канатларың нинди канга?»
— Адәм каны тама канат очларымнан —
Җан алучы фәрештә мин!
Кинәт нәрсә?
Шәфкать кызы, бер селкенеп, шул минуттук
Керфекләрен йомды, мәңге күтәрмәскә...
Ак тәннәре кара ташка әүрелделәр
Газраилнең каты тимер кулларында.
«Ант бозучы бөек хаин — газраил!» дип,
Уттан сүзләр язылды күк юлларында.
Чү, Газраил ачу белән сикреп торып,
Зур кылычын кара җиргә ташлады ул;
Ташлады да, канлы кулын күккә сузып,
Дәһшәт, ачу белән сөйли башлады ул:
«Оҗмахларың минем өчен булсын хәрам;
Кайтмыйм, явыз, хаин алла, күкләреңә!
Үкенәмен моңа кадәр алданып күп,
Хаксызга адәм каны түккәнемә!
Кимсенәмен, басмыйм аяк моннан ары
Мәлганәтләр тулган фахирле гаршеңә!
Куйма юкка хур кызларың, җәннәтләрең,
Зур сәнгатең белән нәкышләп, каршыма!
Мин беләмен, бар күкләрең, гаршең синең
Энҗеләнгән җирдәге күз яшь, кан белән!
Хәзер белдем, бар фәрманың, хөкмең синең
Тулган алдау, канлы үлем, ялган белән!
Моңа кадәр алданып, күп каннар түктем;
Шуның өчен, белдем, урным күкләр иттең,
Бер минутлык шәфкатемә түзалмадың;
Бар биргәнең тартып алдың да кимсеттең.
Китәм хәзер канлы үлем кырларына!
Сөйлим хаклык мәзлум адәм улларына!
Биреп канлы кызыл байрак кулларына,
Ачам сугыш, салам киртә юлларыңа!
Галибанә — җиңгән сыман булып.
Зәһре — зәһәре.
Мәлганәт — бозыклык.
Фахирле — мактаучы.
Гареш — дини мифология буенча күкнең иң югары, алла тәхете урнашкан тугызынчы каты.
Мәзлум — җәберләнгән.