Күкнең күтәрелүе (риваять)

Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән дә кагылырга мөмкин булган.

Шул заманнарда бер балалы хатын баласының артын салам белән чистарткан да, пычранган саламны күккә кыстырып куйган. Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җирдән агрылып, югарыга менә башлаган. Күкең болай эшләвенә кешеләр бик куркышканнар һәм күккә: «Китмә, күк, тукта!»— дип ялвара башлаганнар. Ләкин күк аларны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән ераклашуын дәвам иткән. Күкнең болай китеп баруын күреп, эт белән мәче дә бик борчылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварганнар. Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин җиргә элекке якынлыгына кайтмаган.

Шуннан бирле кешеләр эт белән мәчене кадерләп үз йортларында тота башлаганнар, ди.