Күгәрчен
АВТОР Габдулла Тукай

Күгәрчен


(Русчадан)

Бер урманда агач астында, яшьрен,
Качып утыра иде мискин Күгәрчен.

Якыннан шул вакытта узды Лачын,
Җәеп, селкеп канат атлы колачын.

Эченнән сөйләде шунда Күгәрчен:
«Бу Лачын нинди көчле кош, күрәмсең?

Көче күп, тырнагы үткен, явыз ул,
Зәгыйфьләрне ашар, канлы авыз ул.

Вәләкин мин ризамын язмышымнан,
Ходай кыйлган мине көчсез кошыннан:

Зәгыйфь, корбан булу артык, ходаем,
Булудан андый көчле һәм дә залим!»


?