Безнең як элек-электән кыстыбый, өчпочмак, манты сатып дан тота. Әлеге сату урынын уены-чыны белән бергә "Кыс­тыбый базары" диләр.

Без гаиләбез белән камыр ризыкларын бик яратабыз. Миңа аларны әзерләгәндә кечкенә кызларым да булыша. Бүген сезгә кыстыбый пешерүнең ике төрле юлын тәкъдим итәргә булдым.

Юл өстендә сатыла торганын без үзара "Яке кыстыбые" дип йөртәбез. Аны әзерләү өчен әчегә куелган камыр кирәк булачак. Камыр күтәрелгән арада бәрәңге әрчеп, боламык ясыйбыз. Аннан соң кечкенә тәлинкә формасында камыр җәеп, эченә бәрәңге салып, як-якларын бөреп куябыз. Табага май салып ике ягын кыздырабыз.

Рәсемдәге кыстыбый болайрак пешерелә. Савытка җылы су, майонез, чеметеп тоз һәм сода салып камыр басабыз. Эчлек өчен бәрәңге боламыгы әзерләнә. Бәрәңгене ике очракта да җылы сөт салып төяргә кирәк. Аннан соң камырны җәеп табага әз генә үсемлек мае салып, як-ягын кыздырып алабыз. Эченә боламык салып кыстыбыйны сыер мае белән майлап табынга бирәбез.