ҺӘЗА КЫЙССӘИ ЙУСЕФ ГӘЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛЯМ

Бисмилляһи-р-рәхмани әр-рәхим

Әлхәмдү шөкер вә сипас ул әхәдә,

мөлке даим би-зәуаль ул самәдә,

мөлкәт эчрә биля шәрик ул әхәдә,—

аны баки зүл-җәлял белдек имди.


Андан соңра — аның дусти Мөхәммәдә,

пәйгамбәрләр гөзидәси ул әхмәдә,

ңабу-ңәүсәйен мәңамли ул әхмәдә,—

аның үзрә тәлим дөруд улсун имди.


Андан соңра — ә ү ү ә л сиддик, сахибе гар,

гар эчендә Мостафани дутди ул йар,

йар улмагә хазир кэлди, дутмади гәр,—

аның сидкы ңамулардан артук имди.


Андан соңра — дәхи Гөмәр Хәттаб углы,

галәм эчрә мәшһүр ирди аның гәдле,

йүз бең ирдән артык ирди аның фазле,—

түрт бең түрт йүз мәсжед бина кылмыш имди.


Андан соңра эзги Госман шәһиди вар,

аның васъфен Көръан эчрә үкди җәббар,

зәһи диккәт рәта вирмеш аңа гәффар,—

җәмиг Көръан хәтасызин дүзмеш имди.


Андан соңра — хәшәмгир Рәли кәррар,

йүз бең Һәзар рәскәр үзрә сәйасәткәр —

мәшһүрлеки “ля-сәйф илля Зөлфекар —

ля фәта илля Гәли кәррар” имди.


Аның күңли дүшән-меш ики йегет,

дин мөрәүүәт икиләси ики рашид,

берси Хәсән, берси Хөсәйен — ики шәһид —

шөббан әһле җәннәт анлар имди.


Андан соңра — хөләфаи рашидин-ләрә,

ғөләмаи, шөһәдаи табигин-ләрә,

әүлиа вә әткиа һәммәи динләрә,—

җөмләсендән халик рази улсун имди.


Андан соңра—ул бәхтиар ирәнләрә,

хак хәбибе Мостафани күрәнләрә,

һич эксәксиз утуз үч мең ирәнләрә —

барчасени мөктәда беләлүм имди.


Андан соңра бер ир кубмыш ғилем кяни,

аның берлә мөзәййән бу ислам дини,

заһир-гәйан белүрмүсиз сезләр ани,—

Сабит углы Ногман аңа дирләр имди.