Кырык карак әкияте (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

КЫРЫК КАРАК ӘКИЯТЕ үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Кырык карак әкиятен

Кайсыгыз укымаган,

Телевизордан кайсыгыз

Мультигын карамаган!


Хәзинәләр читтә торсын,

Ял итсен кырык карак,

Табышмагым әкияттән

Тагын да кызыклырак.


Җавабын таба алмассың

«Сим-Сим, ачыл!» дип кенә,

Чөнки яңа код куелган

Мәгарә ишегенә.


«КЫРЫК + КАРАК = ӘКИЯТЕ»

Тигезлегендә ята

Һәр хәрефкә туры килгән

Цифрлар яңа кодта.


Табышмакны әзерләдем

Бары тик сиңа атап,

Белем дөньясына илткән

Капканың ачкычын тап.


Мәгарәдәге җәүһәрләр

Тиң булса иде әгәр

Баш эшләтеп, хезмәт түгеп

Яуланган хәзинәгә!!!


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.