Космодром һәм сессия, космонавт Әгъләм

Ниһаять, безнең урамга да бәйрәм килде. Русия президенты Казанда Татарстанның илбашы белән чираттагы очрашуында: «Нишләп татарлар космоска очмый, дип тинтерәттегез, менә хәзер сезгә ирек, күпме телисез, үзегездә шулкадәр космодром төзегез!» —диде. Әлеге очрашуга ниндидер юллар белән килеп эләккән бер татар агаена хәбәр гаять тәэсир итте. Ул, дулкынлануын яшерә алмыйча, җиңелчә калтыранган куллары белән үз башындагы түбәтәен алды да Русия президентының тузганактай ак башына батырды. «Өлкән туташның моңа бик тә күңеле булды. Ул балкып елмайды һәм «Спасибо, россияне!» диде. Аннан соң, уң кулын йодрыклап, өскә чөеп алды...

Казан трамвайларында акчасыз халыкны шаккатырып йөргән Русия президентына мылтык чехолы, машина утыргычы япмасы, Арча башмагы, кукмара киез итеге, ау өчен махсус тегелгән мех чалбар һәм Казан сырасы, Буа шикәре, Азнакай карабодае, Минзөлә аракысы ише хисапсыз бүләк-күчтәнөчлөр биреп, китәр алдыннан Чистайның «Гимаев» аракысы белән сыйлап, аны көч-хәл белән озатып җибәргәч, атна саен чит илләргә барып, аларның пляжларында, супер-кибетләрендә ике як өчен дә бик файдалы булган эшлекле сөйләшүләр уздырып кайткан җитәкче депутатлар һәм гади депутатлар Дәүләт Советының чираттан тыш үткәреләсе сессиясенә җыелдылар. Сессиянең көн тәртибенә бер генә мөһим һәм төп мәсьәлә куелган иде: кичекмәстән космодром төзү. Мәсьәлә, артык җитди булуга карамастан, ул гадәттәгечә бик тиз хәл кылынды: депутатлар Болгарнур (матур яңгырашлы бу исемне депутат Ренат Харис тәкъдим итте) космодромын «Татарфильм» киностудиясенә моннан биш-алты ел элгәре бүлеп бирелгән җирдә төзергә, дигән бердәм фикергә килделәр. Шуннан соң депутатлар галәмгә беренче булып очарга тиешле татар космонавты кандидатурасы хакында, аерым алганда, атаклы тракторчы яки көненә һәр сыердан уналтышар литр сөт савып алган алдынгы савымчы кандидатурасы турында кызыклы әңгөмә-бәхәс куертып җибәрделәр. Шулай ике көн дәвамында бәхәсләшкәннән, дустанә чәкәләшкәннән соң, бер мәшһүр татар шагыйрен җибәрүдән дә отышлысы булмас, дигән фикергә тукталдылар. Тик менә кемне җибәрергә?

— Галәмгә урыс телен һәм Дәрдемәнд иҗатын тирәнтен белгән шагыйрь очарга тиеш! — дип, барча депутатка да аңлаешлы итеп, урысча кистереп әйтте депутат-шагыйрь Ренат Харис һәм, мөмкинлектән файдаланып, пөхтә кәчтүменең түш кесәсеннән Дөрдемәнднең уч төбе хәтле китабын тартып чыгарды, аннары алдан ук үзе билгеләп куйган бер битен ачты да мәгълүм шигырьдән өзек китерде:

...Чыкты җилләр, Купты тулкьш — Ил корабын җил сөрә!..

Әлеге шигъри юлларны татарча укыгач, Ренат Харис өзекне урысчага тәрҗемә итеп бәян кылды.

— Дәрдемөнднең бу шигырьдә татарның беренче космик корабы турында сүз алып барганлыгы инде һәркемгә дә аңлашылгандыр, шәт?! — диде депутат-шагыйрь. Ренат Харистан соң мөнбәргә тагын бер депутат-шагыйрь — Роберт Миңнуллин күтәрелде. Ул да сүзен урысча шома гына башларга җыенган иде, өлгермичә калды, залдан икенче Миңнуллин-ның — депутат Туфан Миңнуллинның көр вә гаярь тавышы ишетелде:

— Телебез бетә бит, җәмәгать! Шул хакта сөйләшик! Югыйсә без һаман сарыклар хәлендә!

Сессия барган залның бер кумырыгында — журналист халкы өчен билгеләнгән урыннарның берсендә утырган Риман Гыйлемханов иртәгә «Татарстан яшьләре» гөзитендә чыгасы мәкаләсенең тәүге җөмләсен язып куйды: «Туфан абый, гадәттәгечә: «Сарыкларга тел кирәкми!» — дип, бик образлы итеп әйтте...»

Залны үзенә каратып торудан җиңелчө ләззәт кичереп алганнан соң, депутат-шагыйрь Роберт Миңнуллин сүзен татарча башларга булды:

— Үтә җитди, үтә мөһим мәсьәлә хакында сөйләшә башласак, Туфан абый сүзне гел шулай читкә алып китә инде ул,— диде.—Аның хәлен аңларга була: ул бит —драматург...

Шулай диде дә депутат-шагыйрь сүзнең мөгезеннән эләктерде:

— Хөрмәтле коллегалар, депутат иптәшләр! Ренат Мөгъсумович дөрес әйтте. Чыннан да, балалар шагыйрьләре моңарчы гел рәнҗетелеп, кыерсытылып киленде. Инде менә ничә еллар аларга Тукай бүләге бирелгәне юк. Исеме чит илдә дә билгеле булган балалар шагыйрен галәмгә очырасы иде. Андыйлар бездә бар. Алар икәү. Икесе дә халыкара Андерсен бүләге лауреатлары. Берсе — инде шактый олыгайган булуына карамастан, һаман да шәп шигырьләрен язып, балаларны куандыручы Шәүкәт абый Галиев, икенчесе... Анысын әйтмәсәм дә беләсез инде!—диде ул һәм, сүзләрен раслап-җөпләп дигәндәй, депутат-шагыйрь балалар өчен әле генә тәнәфестә урысча иҗат иткән «Энекәш кирәкми миңа!» дигән шигырен укыды.

Депутат Туфан Миңнуллин «Нинди остроумный шигырь!» дип башын чайкап куйган мәлдә, президиумда көчле кул чабу тавышы ишетелде. Р.Миңнуллин, сөенеп, артына борылып-күтөрелеп карады: каты кул чабучы Югары Совет рәисе иптәш Лихачев үзе икән! Ул татарча шәп белүен әнә шулай дәртле алкышлап раслады.

«Шигырьне татарчага хәзер үк тәрҗемә итәргә!» дигән катгый фикергә килеп, депутат-шагыйрь үз урынына барып утырды да кулына шигъри очлы автокаләмен алды...

— Без ел саен елның иң яхшы китап авторын ачыклыйбыз,— дип, махсус татарча сүз башлады шулай ук янә депутат-шагыйрь, республикабыздагы китапханәләрнең башлыгы Разил Вәлиев.—Әле күптән түгел генә, узган ел нәтиҗәләреннән чыгып, җиңүчеләрне билгеләдек. Минем тәкъдим: кайсы авторның шигъри китабы җиңеп чыккан — шуны җибәрәсе иде галәмгә!

Ул, итагать саклаптыр инде, үз китабының менә ничә ел рәттән беренче урын алуы хакында әйтүне кирәксенмәде.

Разил Вәлиев сүзен тәмамлауга, мөнбәргә депутат-шагыйрь-компози-тор Илсур Хөснетдинов сикереп менде. Татар телен шәп белгәнгәдерме, ул сүзен урысча башлады:

— Вот туты наши паеты... Татарски паеты гаварили... Туты... Они сказали... Ну инде... Гаварили о том... потом... что летать-то надо кому-то... космосу... И туты я должен гаварит... Пает далжен быть ишчо замечательный композитором, и ишчо популярный певецом... и... ни... деньги надо иметь... Туты...

— Галәмгә очарга өлгерербез. Телне кайгыртырга, телне коткарырга кирәк, җәмәгать! — дип, янә залга реплика ташлады депутат-драматург Туфан Миңнуллин.

«Татарстан яшьләре» хәбәрчесе Р.Гыйлемханов, ошбу сүзләрне ишетүгә, алдындагы кәгазенә иелде: «Галәмгә очу өчен тел белү кирәк!» — дип, Туфан абый дөрес әйтте...

— Ветераннар, пенсионерлар арасында татар телен яхшы белгән шагыйрьләр дә бар. Аларны да онытып бетермик! — дип, Т.Миңнуллинның сүзен җөпләп куйды депутат Фәндәс Сафиуллин.

Ул, нишләптер депутат булса да, ни шагыйрь, ни драматург, хәтта соавтор-композитор да түгел иде. Депутат-прозаик Ринат Мөхәммәдиев, озын буйлы булуына карамастан, сүзне кыска тотты:

— Безнең Язучылар берлегендә өч йөздән артык чамасы әгъза бар. Щуларның яртысы — шагыйрьләр. Ярты, дигәннән... Галәмгә кайсы гына шагыйрьне җибәрсәк тә, аларның да, безнең дә йөзебез кызармаячак. Мин бу хакта үзем Мәскәунең югары даирәсе белән еш очрашкалап-гәпләшеп йөргән вакытта Русия президентына да әйткән идем. Минем тәкъдимем: галәмгә шагыйрь Мөдәррис Әгъләмне очырырга кирәк! Ике дә уйламыйча очырыйк аны! Без моның белән отачакбыз гына. Ул галәмнән кире кайтып тормаска да мөмкин. Бу ни дигән сүз? Бу, Мөдәррис Әгъләмгә фатир бирү мәсьәләсе уңай хәл ителде, дигән сүз!

Илбашы да Язучылар берлеге рәисенең тәкъдимен хуплады. Илбашы үзе хуплагач, башка депутатлар да ризалашты. Баксаң, илбашы Әгъләм белән бик нык таныш икән. Президент сабантуе карарга дип Теләчегә баргач, Мөдәррис исә Казан оргсинтез берләшмәсе төтенен бөркәнгән Аккош күлеңдәге дачасына — алачык-фатирына кайткач танышканнар икән. Мөдәррис бу хакта кемгәдер сәгатьләр буе сөйләп торган, диләр...

«Иртәгә Мөдәррис Әгъләмне сессиягә җитәкләп булса да алып килергә, үзе белән конкрет сөйләшергә, ризалыгын алырга» дигән карарга килеп, депутатлар кайсы-кая таралыштылар.

Әмма ни кызганыч: Мөдәррис Әгъләм Казанда юк икән. Дачадагы алачыгына барып карадылар — анда үзе түгел, эзен дә тапмадылар. Чебен гөмбәсе җыеп йөрми микән, дип, урманны айкап чыктылар — юк Мөдәррис. Бакчадашы, мичче-маляр-шагыйрь Сафуан Муллагалидә шигырь язышып ятмый микән, дип, аңа сугылдылар — юк тек юк. Шулай ук бакча-дашы шагыйрь-прозаик-журналист Ркаил Зәйдулла һәм редактор-язучы Зиннур Хөснияр бакчаларында чүп утап, суган йолкып, бәрәңге казып ятадыр, дигән өмет белән аларга да кагылып чыктылар — юк Мөдәррис, юк... Әйтерсең лә Мөдәррисне җир упкан. ...Инде М.Әгъләм кандидатурасы бераз онытыла төшеп, сессиядә бәхәс депутат-шагыйрь Ренат Харисның «Татар космонавты шагыйрь булу, Дәрдемөнд иҗатын белү өстенә, рәсем дә ясарга тиеш!» дигән тәкъдиме тирәсендә әйләнгәләнгән көннәрнең берсендә М.Әгълөмнең кайдалыгы ачыкланды.

Бу хактагы мәгълүматы белән сатирик-язучы Фәнзаман Баттал матбугат аша уртаклашты. Ул, радио тыңларга бик хирыс кеше буларак, чит ил радио тапшыруларыннан шундыйрак хәбәр ишеткән: галәмнең кайсыдыр төпкеленнән Җиргә җибәрелгән татарча сигналлар алган икән Америка галимнәре. Бу сигналларны радиотыңлаучыларга да ирештергәннәр. «Мөдәррисегезне алып китегез!» дип чәрелдәп кычкырган еламсак тавыш арасыннан Мөдәрриснең дә тавышын танып алган Ф.Баттал. «Алып китегез Мөдәррисегезне! Мондый Мөдәррисләр үзебезнең планетада да муре!» дигән ялварулы чәрелдек тавыш янәшәсендә Әгъләмнең «Еракка китеп кара син, еракка китеп кара!» дигән шагыйранә тавышы коточкыч каты ишетелә иде...» дип язган гәзиттә Ф.Баттал. Парламент халкы аптырашта калды: Мөдәрриснең галәмгә ничекләр очуы, әлеге планетага ничекләр эләгүе хакында беркем дә анык кына әйтә-анлата алмады.

Хәзерге вакытта парламент та, халык та беренче татар космонавты Мөдәррис Әгъләмнең кабат җирдә пөйда булуын зур түземсезлек белән көтә.

Редакциядән. Соңгы сессияләрнең берсендә депутатлар космодром мәсьәләсенә янә кайтып алдылар: «Татарфильм» киностудиясе төзеләсе урынга салынырга тиешле Болгарнур космодромы нигезенә яңа суверен Шәрәф мәчетен вакытлыча торгыза башларга, дигән бердәм фикергә килделәр алар. Халыктан тагын акча җыясы гына калды.

Автор:Ләбиб Лерон 1997