КОРЫТ[қŏрŏт], диал. қŏрт «курут, сушёный сыр» < гом. төрки қурут id. ~ бор. ядкәрләрдә грут, грунт (В. Рубрук) – төрки-монг. күчмәннәрнең төп азыгы, к. гом. кыпч. қурт, төркм. һ.б. угыз қурут, ғурут, хак. хурут, алт. диал. қурғут id. һ.б. (ЭСТЯ VI: 156–167), к. ш. ук яз. монг. xurud, хәз. монг. хурууд < қуруғуд «эремчек, сыр». Гомумән, монг. телләрендә ясалган булса кирәк. Бу сүзне гадәттә коры-у фигыленнән дип карыйлар («корытып киптерелгән эремчек»), к. Räsänen 1969: 304; Аникин: 332–334, 629 (шунда ук бай әдәбият күрсәтелә). Ләкин, безнеңчә, бу сүз бор. төрки қур «запас азык» сүзеннән, к. як. курула-, курут- «запас калдыру». Чаг. рус. курсун, корсун, коршуны «эремчеккә җиләк-җимеш болгатып ясалган һәм кышлыкка киптерелгән күмәч-тәмәч» ~ бур. хурһан, калм. хурен < бор. монг. (Ramstedt 1935: 199) *xurisun id. ССТМЯ I: 438. [1]

диал. КОРТ II и. махс. Ачыган сөтне сүрән утта кызыл төскә кергәнче озаклап кайнатып әзерләнгән ризык; кызыл эремчек. [Айбала] Тукалның кушуы буенча, тирмәдән әле кибеп бетмәгән кортларны кояшка чыгарды, --- берничә көн буенча җыелган сөттән эремчек кайната башлады. Г.Ибраһимов. Шарлыкны чыккач, аларның азыклары бөтенләй бетте. Барлык булган ризыклары – таш кебек булып каткан алты баш кипкән корт калды. З.Зәйнуллин. [2]

  1. Тэтимол 2015
  2. Таңлат 2015-2018