Конструктор карга (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

КОНСТРУКТОР КАРГА үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Кара тактада

Рәсем ясалган:

Чаба ак карга

Асма басмадан.


Чаба ашыгып

Озын басмадан,

Канат астына

Дәфтәр кыстырган.


...Карале, кара!

Мондый язма бар

Дәфтәр тышында:

"ЧАБА х АК = КАРГА".


Чаба ак карга,

Үзе уйлана:

- Кирәк язмага

Саннар куярга.


"КАРГА" сүзендә

Яткан санда болт

Ясарга тиеш

Бүген үк завод.


Ныгытыр идек

Асма басманы,

Шул болтлар белән

Боргычлап аны...


...Йә, күрсәт, энем,

Син дә тырышлык,

Табып бир әле

Тапкырчыгышны.


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.