Комсызлык бәласе

Комсызлык бәласе

(Венгр халык әкияте)


— Бирегез, үзем бүлеп бирим,— дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган да.

— Берсе зур, берсе кечкенэ! — дип кычкырышканнар аю балалары.

Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе.

Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел, диешкәннәр.

Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган.

— Кечкенә булса да тигезләр!—дигән Төлке, шаркылдап көлеп. — Ашагыз, тәмле булсын!

Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да сыр тигез булмас төсле күренгән аларга.

Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар.

Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була ул.