Кеше гомере ничек корылган (риваять)

Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар әле генә яши башлаганда барысы җыелып киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирергә киңәш иткәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, һич кайгысыз яшәргә дип әйткәннәр. Атка кырык яшь куйдылар, ди. Ат: «Миңа кырык кирәкми, егермесе дә җитәр, мин кеше кулында йөрим»,— дип әйтте, ди.

Адәмгә атның егерме яшен бирәләр, ул кырык яшь гомерле булды, ди. Этне китерделәр, ди, аңа егерме яшь бирделәр, ди. Эт:

— Миңа унысы җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим,— дип әйтте, ди.

Адәм тагын этнең ун яшен алгач, аңа илле яшь булды, ди. Маймылны китерделәр, ди.

— Сиңа егерме яшь,— диделәр, ди. Маймыл:

— Мин һәрвакыт кыен рәвештә яшим, миңа унысы җитәр,— дип әйтте, ди.

Адәмгә тагын ун яшь бирделәр, ди. Аңа алтмыш яшь булды, ди. Хәзер песине китерделәр, ди.

— Сиңа егерме яшь,— дип әйттеләр, ди.

Песи:

— Миңа унысы да җитәр, мин бирсәләр ашыйм, бирмәсәләр юк, кеше кулында яшим,— диде, ди.

Адәмгә тагын ун яшь бирделәр, ди. Ул хәзер җитмеш яшьле булды, ди. Шул бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди. Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яшәр, ди. Егерме яшьтән соң, ат гомеренә керә, дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди. Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә. Аның балалары үскән була, ди. Ул аларга хөкемен өреп утыра, ди. Балаларын өйрәтә, аларга төрле эш куша. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә, маймылга охшый башлый, ди: күзләре чекерәя, эчкә бата, җилкәсе чыга, биле бөкрәя башлый, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә, ди: песи һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата. Адәм дә алтмышны үткәч, шуларны ярата башлый, ди. Шулай итеп адәм җитмеш яшькә җитә ала, ди. Адәмнең гомере шулай корылган да.