Кая очасыз, казлар? (Ринат Нуруллин)

Ринат Нуруллин

КАЯ ОЧАСЫЗ, КАЗЛАР? үзгәртү

(Шигъри башваткыч)


Киек казлар каңгылдашып

Кайталар җылы яктан.

Иң өлкән каз тәпиенә

Компаслы сәгать таккан.


Компас угына карый ул,

Сәгатькә күз салгалый:

- Сайлаган бер юнәлештә

Очыйк әле алга, - ди.


Кошлар төньяк-көнбатышка

Гел юл тотсалар әгәр,

Каз көтүе Җир шарының

Кай төшенә эләгер?


 

Кулланылган әдәбият үзгәртү

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.